Спорт тег белән яңалыклар
-
Татарстанда спорт белән шөгыльләнүчеләр саны 11 процентка артып, 1,6 млн кешегә җитте
Татарстанлылар арасында популяр спорт төрләре исемлегендә футбол, волейбол һәм баскетбол тора.
-
Уңган, булган егетләр
Шәһәрдә яшәүче Семен белән Роман Столяровларның җәйге ялы күбрәк эштә үтә. Игезәкләр бер дә тик тормыйлар: гаилә бюджетын тулыландыру җаен табалар, фехтование һәм спортның башка төрләре белән теләп шөгыльләнәләр.
-
Җиңүләр юлдаш булсын!
Безнең футболчыларыбыз зона турнирының икенче этабында җиңеп, "Б" дивизионында республика беренчелегенең финал өлешенә чыкты.
-
Волейболчылар ярышты
Волейбол буенча район беренчелегендә Ямбакты урта мәктәбе егетләре җиңеп чыкты. Ярышны балалар-яшүсмерләр спорт мәктәбе оештырып, анда тугыз команда катнашты. Икенче урынга - Антоновка, өченче урынга Полянка мәктәбе командалары чыкты. Призёрларга дипломнар тапшырылды.
-
Көчлеләр җиңде
Шәһәр хоккей мәйданчыгында үткәрелгән иптәшләрчә матчта балалар-яшүсмерләр спорт мәктәбе Иске Рәҗәп командасын җиңде. Уен 11:4 хисабы белән тәмамланса да, шәһәр командасына уңыш җиңел бирелмәде, чөнки көндәшләрнең оттырасы килмәде. Һөҗүмчеләр Руслан Вафин белән Николай Разин бу уенда үзләрен яхшы яктан күрсәттеләр, ә капкачы Денис Костюгов капканы уңышлы саклады.
-
Район спартакиадасы башланды
Шимбә көнне район предприятиеләре һәм оешмалары хезмәткәрләре спартакиадасы чаңгы эстафетасы белән башланды. Хатын-кызлар -1014 метрлы, ирләр-2014 метр дистанциядә ярыштылар. Янгын часте спортчылары үз дистанцияләрен аеруча тиз үттеләр: Елена Савельева, Татьяна Погодина, Рөстәм Фәйзелгатов, Евгений Демьянов һәм Артем Ивановлар яхшы хәзерлекләрен күрсәттеләр. Икенче урында- район мәгариф бүлеге чаңгычылары, өченче-"Чайка" приюты һәм...
-
Республика җыелма командасына кертелделәр
Балалар яшүсмерләр спорт мәктәбе тренеры Владимир Борюшкин кул астында шөгыльләнүче Данил Вихлянский белән Никита Бюрюшкин дзюдо буенча 17 яшькә кадәргеләр арасында Россия беренчелегендә Татарстан данын яклап чыгыш ясаячаклар. Турнир Красноярск краеның Ачинск шәһәрендә үтәчәк, бу ярышлар барышында дөнья һәм Европа чемпионатларында катнашу өчен кандидатлар сайлап алыначак.
-
Сынатмагыз, егетләр!
Үткән атнада Зәйдә Идел буе федераль округының яшүсмерләр спартакиадасы булды. Анда Сергей Власов кул астында шөгыльләнгән Артем Главнов уңышлы чыгыш ясады. Бу ярыш йомгаклары буенча, шулай ук Виктор Ермилин составында җыелма команда Рыбинск шәһәрендә үтәчәк Бөтенроссия яшүсмерләр спартакиадасының финал этабында Татарстан республикасы данын яклап чыгыш ясаячаклар.