Реклама
Шәһәр хоккей мәйданчыгында үткәрелгән иптәшләрчә матчта балалар-яшүсмерләр спорт мәктәбе Иске Рәҗәп командасын җиңде. Уен 11:4 хисабы белән тәмамланса да, шәһәр командасына уңыш җиңел бирелмәде, чөнки көндәшләрнең оттырасы килмәде. Һөҗүмчеләр Руслан Вафин белән Николай Разин бу уенда үзләрен яхшы яктан күрсәттеләр, ә капкачы Денис Костюгов капканы уңышлы саклады.
Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз