6 март 2012 яңалыклары
-
Волейболчылар ярышты
Волейбол буенча район беренчелегендә Ямбакты урта мәктәбе егетләре җиңеп чыкты. Ярышны балалар-яшүсмерләр спорт мәктәбе оештырып, анда тугыз команда катнашты. Икенче урынга - Антоновка, өченче урынга Полянка мәктәбе командалары чыкты. Призёрларга дипломнар тапшырылды.
-
Көчлеләр җиңде
Шәһәр хоккей мәйданчыгында үткәрелгән иптәшләрчә матчта балалар-яшүсмерләр спорт мәктәбе Иске Рәҗәп командасын җиңде. Уен 11:4 хисабы белән тәмамланса да, шәһәр командасына уңыш җиңел бирелмәде, чөнки көндәшләрнең оттырасы килмәде. Һөҗүмчеләр Руслан Вафин белән Николай Разин бу уенда үзләрен яхшы яктан күрсәттеләр, ә капкачы Денис Костюгов капканы уңышлы саклады.
-
Яшик әле сөенеп
Кайтып киләм, кыяр-кыймас, Уч төбемә сыяр-сыймас. Тау астында ал бишегем, Иске Рәҗәп - туган җирем. Нәзилә Хәмидуллина, Нәфис Каюмов, 11 класс укучылары. Туган як, туган туфрак, туган якның сихри табигате. ...Шундый кадерле, якын бу сүзләр.Һәркем өчен үзенең туган авылы, җанына рәхәтлек бирә торган гүзәл табигате газиз. Туган туфракның әреме дә,...
-
Улы турындагы якты истәлек
Тормыштагы кайбер очрашулар күңелләргә онытылмаслык булып кереп кала. Мин дә Полянка авылыннан Валентина Борисова белән очрашудан алган тәэсирләремне бервакытта да оныта алмам.
-
Район Мактау тактасына кертелделәр
2011 ел нәтиҗәләре буенча район Мактау тактасына кертелделәр: Битунова Вера Ивановна - Нургалиев КФХ сыер савучысы; Бурмистрова Тамара Николаевна - "Рассвет" социаль хезмәт күрсәтү үзәге хезмәткәре; Вакуров Павел Михайлович - "Сувар Б" шофёры; Вдовина Любовь Витальевна - "Новая жизнь" газетасы редакциясенең компьютерда вёрсткалау операторы; Здобнова Галина Николаевна - 1нче урта...
-
Уңган хезмәтчәннәрне зурладылар
Үткән җомгада район халык хуҗалыгы алдынгылары слеты булды.
-
Алдынгыларга–дипломнар һәм премияләр
Эштә югары күрсәткеч-ләргә ирешүләре өчен 2011 ел йомгаклары буенча бүләкләнделәр: беренче дәрәҗә дипломнар белән механизаторлар Планин крестьян (фермер) хуҗалыгыннан Талип Искәндәр улы Әхмәтвәлиев, "Болгар" Востокзернопродукт" җәмгыятеннән Әсхәт Наил улы Хәлиуллин, Ринат Шакир улы Вәлиев, Юрков хуҗалыгыннан Александр Викторович Карпеев, "Болгар Арыш" җәмгыятеннән Владимир Сергеевич Андронов, Гөлминсәет Абдулла улы Вәлиуллин, Раил...
-
Никита Борюшкин – республика чемпионы!
Казан шәһәренең "Батыр" Олимпия резервы балалар-яшүсмерләр мәктәбендә үткәрелгән республика самбо беренчелегендә Никита Борюшкин барлык көндәшләрен җиңеп чыкты. Ул җиңүне ышанычлы яулады: 84 килограммга кадәр авырлык үлчәвендә алты көрәштә Никита вакытыннан алда җиңеп чыкты. Беренче урын аңа Идел буе федераль округы беренчелегендә республикадан чыгыш ясау хокукын бирә. Владимир Борюшкинның тагын бер...
-
Әниләр һәм әбиләр хөрмәтенә
8 март бәйрәме алдыннан Ким мәктәбендә күңелле бәйрәм оештырылды. Бәйрәмгә укучыларның әниләре, әбиләре чакырылды. Укытучы Мария Максимова җитәкчелегендә балалар концерт һәм күңел ачу чарасы оештырганнар. Ә конкурсларда балалар гына түгел, олылар да катнашты. Бәйрәм табын янында дәвам итте.
-
Көмеш сертификат
Танкеевка авылы "Сказка" балалар бакчасы көмеш сертификат белән бүләкләнде. Бу мәктәпкәчә белем бирү учреҗдениесе белем бирү һәм хезмәт күрсәтү сыйфатының мәгълүмат технологияләре ирекле сертификация системасы керткән көмеш дәрәҗә таләпләренә җавап бирүен күрсәтә. Ул соңгы өч елда балалар иҗат конкурсында катнашу нәтиҗәләре буенча билгеләнде. Әйтергә кирәк, балалар бакчасында тарбияләнүчеләр бу вакыт...
-
Бәйрәм белән, кадерле хатын-кызлар!
Иртәгә Халыкара хатын-кызлар көне - 8 март бәйрәме. Шул уңайдан район башлыгы Камил Нугаев хатын-кызларны бәйрәм белән котлады. Район Советы һәм башкарма комитет исеменнән һәм шәхсән үзем сезне, кадерле хатын-кызлар, беренче язгы бәйрәм белән чын күңелдән котлыйм! Гүзәл хатын-кызларыбыз турында күпме шагыйрьләребез һәм язучыларыбыз үлмәс әсәрләр иҗат иткән, җырлар чыгарган....