Көн темасы рубрикасы буенча яңалыклар
-
Рөстәм Миңнеханов "ТАТМЕДИА" акционерлык җәмгыятен юбилей белән котлады
"Соңгы ун елда компания, ныгып кына калмыйча, бик күп инновацион проектларга башлангыч биреп, яхшы тизлек җыйды", - диелә котлауда.
-
«Онытырга хакыбыз юк...»
Кичә Урта Йорткүл авылында Бөек Ватан сугышы ветераннарына һәйкәл ачу тантанасы булды.
-
Күңел җылысын саклаган
Болгарда яшәүче хезмәт ветераны Антонина Ленькова күптән түгел үзенең туксан яшьлек юбилеен билгеләп үтте. Ул утыз биш ел гомерен яраткан хезмәтенә багышлап, балалар китапханәсенең уку залында укучыларда китапка мәхәббәт тәрбияләргә тырышкан.
-
Җылы вакытында бирелергә тиеш
Тиздән яңа җылыту сезоны башланып китәргә тиеш. Гадәттәгечә, коммуналь хезмәтләр аңа алдан ук әзерләнеп, тиешле эшләрне вакытында башкарып чыгарга тырышалар.
-
Урман – халык байлыгы
17 сентябрьдә Урман хезмәткәрләре көне билгеләп үтелә. Бу гомерләрен урман үстерүгә, аны саклауга һәм табигать хәзинәсен тагын да баетуга үзләреннән зур өлеш кертүчеләрнең һөнәри бәйрәме.
-
Болгарда ишек аллары танымаслык булып үзгәрә
Болгарда күп фатирлы йортларның ишегалларын тиешле тәртипкә китерүгә керештеләр. Бу эшләр яңа республика программасы кысалары нигезендә, Татарстан Президенты ярдәме белән алып барыла.
-
Ел өметне аклады
Аграмак авылындагы Тәлгат Шабанов крестьян (фермер) хуҗалыгы механизаторлары бөртекле культуралар суктыруны август азакларында ук тәмамлады. Тәлгат ҖАМАЛЕТДИНОВ
-
Болгар Ислам академиясендә укулар башланды (+ФОТОРЕПОРТАЖ)
4 сентябрьдә борынгы Болгар туфрагында зур тарихи вакыйга булды - Болгар Ислам академиясе үзенең беренче шәкертләрен кабул итте.
-
Безнең районга язучылар килде
Узган чәршәмбедә районга кырык кешедән торган Татарстан язучылары килде.
-
Игенченең тырышлыгы ырларыннан күренә...
Иске Рәҗәптәге Вәгыйз Мөхәммәтов крестьян (фермер) хуҗалыгы ашлык кабул итү предприятиесенә 800 тонна бөртек тапшырып, килешү буенча алган заем акчасын тулысынча түләп бетергән.
-
Икеләтә җаваплылык тоеп...
"ВЗП "Булгар" җәмгыяте басуларында бүген берьюлы ун комбайн белән ашлык суктыралар. Башаклар эре һәм тук булгач, механизаторларның да кәефе күтәренке, үстерелгән ашлыкны тиз һәм югалтуларсыз җыеп алу өчен һәркем үзендә икеләтә җаваплылык тоеп эшли.
-
Болгарда заманча юллар төзелә
Тукай авылы чатыннан Болгарга бара торган юлда ремонт эшләре тәмамланып килә. Аны "Алексеевскдорстрой" җәмгыяте коллективы башкара.
-
Болгарда – “Болгар радиосы”!
Узган чәршәмбедә Болгар тарих-архитектура музей-тыюлыгында "Татарстан" - "Яңа гасыр" телерадиокомпаниясе ел саен оештыра торган велоэстафетада катнашучыларны каршыладылар.
-
Чын хуҗага яңгыр комачауламый...
Екатериновкадан Ленар Гыйниятуллин хуҗалыгы районда иң зурлардан гына түгел, ә уңышлы үсә торган хуҗалык та. Савым сыерлары гына да биредә 190 баш, мөгезле яшь терлекләр дә аз түгел - 300 баштан артып китә. Бу кадәрле терлекләрне тук кышлату өчен бик күп азык кирәк, шуңа күрә хуҗалыкта терлек азыгы әзерләүгә бик...
-
«Татспиртпром»ның икътисади куркынычсызлык хезмәте Казанда суррогат алкоголь белән сату итүче нокталарны ачыкларга ярдәм итте
Татарстан Республикасы Дәүләт алкоголь инспекциясе хезмәткәрләре, Казанның сәүдә нокталарына үткәрелгән рейд барышында, составында спирт булган суррогат сыеклыклар белән кабат сату итү фактларын ачыклады. Аларны шәхси эшкуарлар законсыз сәүдә иткән өчен административ санкцияләр кулланылганнан соң яңадан сатуга куйган.