17 сентябрьдә Урман хезмәткәрләре көне билгеләп үтелә. Бу гомерләрен урман үстерүгә, аны саклауга һәм табигать хәзинәсен тагын да баетуга үзләреннән зур өлеш кертүчеләрнең һөнәри бәйрәме.
Ирина ТЕЛИЦЫНА
Урманчылыкны үстерү тарихыннан билгеле булганча, Россиянең төп урманчысы итеп Бөек Петрны атыйлар. Ул 1703 елда кораб төзүдә кулланыла торган агачларны кисүне тыю турында боерык чыгарган. Имән, нарат, өрәңге һәм башка агачларны сакларга кирәклеген игълан иткән. Хәер, башка агачларны һәм куакларны рөхсәтсез кискән өчен катгый җәза бирелгән. Хәтта үлем җәзасы да каралган. Идарә итү елларында патша урман байлыкларын саклау һәм алардан нәтиҗәле файдалануга кагылышлы булган йөздән артык указ чыгарган. Боларның барысы да киләчәк буыннарга калдыруны күздә тотып эшләнгән.
Узган гасырның утызынчы елларында Урман кодексы кабул ителгәч, моның нигезендә урман мастеры вазифасы булдырылган. Болгар урманчылыгында эшләүче яшь белгеч Илмир Әхмәдуллин да шундыйларның берсе.
Илмир балачактан урманны яраткан. Әти-әнисе белән гөмбә һәм җиләк җыярга баргач, кызыксынып урманны, анда үсүче агач-куакларны игътибар белән күзәткән. Урман хуҗалыгында эшләүче туганнарына агач утыртуда да теләп ярдәм иткән. Шәһәрдәге икенче урта мәктәптә укыганда аларның классын берничә тапкыр агач утыртырга җибәргәннәр. Шунда аның күңелендә урманчы булу турында уй туган. Һәм урта мәктәпне тәмамлау белән Лубян урман көллиятенә укырга кергән. Урман паркы бүлегендә дүрт ел уку дәверендә белем туплаган һәм күп нәрсәгә өйрәнгән. Эшли башлагач, читтән торып Казандагы аграр университетка укырга кергән. Әйе, алган белем беркайчан артык булмый, киләчәктә кирәге чыгар, дип егет дөрес әйтә.
Мастер буларак, ул урманнарны тулыландыру, аларны ут-күздән, төрле корткычлардан һәм авырулардан саклау буенча чаралар үткәрә, башка технологик операцияләр үти.
- Урман - планетабызның үпкәсе, ул безнең туган йортыбыз, төрле хайваннар һәм бөҗәкләрнең яшәү урыны, - ди Илмир Мөнир улы. - Урманчы үз эшен яратырга тиеш...
Урман мастеры эше катлаулы һәм шул ук вакытта җаваплы да. Илмирга, мәсәлән, өч обход беркетелгән. Яшь белгеч урманчылар эше белән җитәкчелек итә, аларга үзенең киңәшләрен бирә, инструктажлар уздыра, башка мәсьәләләрне хәл итүдә булыша. Эш-мәшәкатьләр аеруча язын һәм көзен арта. Бу чорда билгеләнгән участокларга яшь үсентеләр утырталар. Безнең якларда каен һәм наратка күбрәк өстенлек бирелә. Илмирга шулай ук халык арасында урманнарны саклау һәм яклау буенча да аңлату эшләре алып барырга туры килә. Урман турындагы законны бозучылар да очрый. Мондый очракларда гаеплеләргә карата тиешле чаралар күрелә.
Урманчы һөнәрен сайлавына егет үкенми. Елның кайсы гына фасылында игътибар итсәң дә, табигатьнең үзенең бар матурлыгын урманга салгандыр кебек тоела. Илмир Әхмәдуллинның бурычы да әнә шул матурлыкны саклаудан гыйбарәт.
Руслан Хәмидуллин фотосы.
Безнең социаль челтәрләр:
ВКонтакте Одноклассники Telegram
Реклама бүлеге телефоны 8(843)47-30-0-02.
Нет комментариев