Яңа тормыш

Спас районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Көн темасы

Болгар Ислам академиясендә укулар башланды (+ФОТОРЕПОРТАЖ)

4 сентябрьдә борынгы Болгар туфрагында зур тарихи вакыйга булды - Болгар Ислам академиясе үзенең беренче шәкертләрен кабул итте.

Владимир КОРНИЛОВ
Дини уку йортын ачу тантанасына кадәр академия ректоры Рәфыйк Мөхәммәтшин беренче 36 шәкерткә студент билетларын тапшырды. Шуларның 27се - магистратура, 9ы исә ислам фәннәре докторантурасы программасы буенча белем алачак. Дин белеме алу теләге белән Болгарга Дагыстаннан, Башкортстаннан, Татарстанның күп районнары һәм шәһәрләреннән, илебезнең башка төбәкләреннән килгәннәр. Илебездәге күп кенә мөселман оешмаларының Болгарда Ислам академиясен булдыру кирәклеге турындагы идеясен Татарстан Республикасы җитәкчелеге һәм Россия Федерациясе Президенты Владимир Путин да хуплады. 2016 елның 21 маенда, Идел буендагы Болгар дәүләтендә рәсми рәвештә ислам динен кабул иткән көнне, академия бинасының беренче нигез ташы салынды. Инде менә бер ел дигәндә уку йорты үзенең беренче тыңлаучыларын кабул итә.
Болгар Ислам академиясен ачу тантанасына Россия Федерациясе Президентының Идел буе федераль округындагы тулы вәкаләтле вәкиле Михаил Бабич, Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов, ТР Дәүләт киңәшчесе Минтимер Шәймиев, милләтләр эше буенча Федераль агентлык җитәкчесе Игорь Баринов, мөселманнарның үзәк Диния Нәзарәте рәисе, Россиянең баш мөфтие Тәлгат Таҗетдин, Татарстан Республикасы мөселманнарының Диния Нәзарәте рәисе Камил Сәмигуллин, Казан һәм Татарстан митрополиты Феофан, республика хөкүмәте һәм җитәкчелеге, дини оешма вәкилләре, шулай ук Кытай, Таҗикстан, Үзбәкстан, Кавказ республикасы, Эстония, Финляндниядән, дөньяның башка илләреннән күп санлы кунаклар килде. Мактаулы кунакларны район башлыгы Камил Нугаев каршы алды һәм озатып йөрде.
Тантанада катнашучыларга мөрәҗәгать итеп, Михаил Бабич Россия Федерациясе Президенты Владимир Путинның котлау телеграммасын укыды:
"Болгар Ислам академиясе илебездәге ислам динен өйрәнү мәктәбе традицияләрен яңартырга, мөселман белеме бирүче Бөтенроссия үзәгенә әйләнергә тиеш. Академиядә югары квалификацияле дин әһелләре әзерләнәчәк, фәнни һәм тикшеренү эшләре алып барылачак, киң колачлы социаль, мәдәни, мәгълүмати программалар тормышка ашырылачак. Академияне тәмамлаучыларның уникаль белем алачагына, мөселман общинасының ышанычлы терәгенә әйләнәчәгенә, үз хезмәтләре белән илебездә тынычлык һәм иминлекне саклауга өлеш кертә алачагына ышанам", - диелә телеграммада. Биредә беренче тапкыр практикада укыту өч дәрәҗәдә - мәдрәсә, ВУЗ, академия дәрәҗәсендә алып барылачак. Инде моннан соң Россия студентларына дин белеме алу өчен чит илләргә баруның кирәге калмаячак, аларны Болгарда күп нәрсәләргә өйрәтәчәкләр.
- Академияне мөселманнарның зур бәйрәме - Корбан гаете барган көннәрдә ачу зур символик мәгънәгә ия, - диде үзенең котлау сүзендә Рөстәм Миңнеханов. - Бу изге эшкә өлеш керткән һәр кешегә олы рәхмәтемне җиткерәм. Академия ачылу - ул Татарстан өчен генә түгел, ә Россия күләмендә дә иң зур вакыйгаларның берсе. Бөтен мөселман дөньясы өчен дә бу вакыйга зур әһәмияткә ия...
Бу фикерне Минтимер Шәймиев та дәвам итте:
- Без бүген тарихи вакыйгада катнашабыз. Ниһаять, Россиядә күп еллар узганнан соң ислам белеме бирүгә игътибары сизелерлек артты. Академиягә килгәндә, аны төзү урыны очраклы сайланмады, моннан күп гасырлар элек Россия территориясендә яшәүче борынгы бабаларыбыз ирекле рәвештә ислам дине кабул иткән...
Тантанада катнашучыларга шулай ук Игорь Баринов, Тәлгат Таҗетдин, Равил Гайнетдин, Төньяк Кавказ мөселманнарының координация үзәге рәисе Исмаил хаҗи Бердыев һәм башкалар җылы котлау сүзләрен җиткерделәр. Чыгыш ясаучыларның барысы да дини белем алуның мөһимлеге, ислам диненең тынычлык дине булуы, аны кешеләргә дөрес итеп аңлату , халыклар арасында тынычлык һәм татулыкны саклау кирәклеге турында сөйләделәр. Болгарда төрле милләт вәкилләренең үзара дус һәм тату, бер-берләренә ярдәмләшеп яшәүләрен дә искәртеп үттеләр.
Тантана азагында бинаны төзегән "Грань" төзелеш компаниясе җитәкчесе Леонид Анисимов Болгар Ислам академиясе президенты Камил Исхаковка яңа уку йортының символик ачкычын тапшырды.
Бераз соңрак академиядә халыкара "Духовный Щелковый путь. Созидание. Интеграция" фәнни-дини конференциянең пленар утырышы булды. Билгеле булганча, бу чара Татарстанда 2 сентябрьдән 6 сентябрьгә кадәр үтә. Анда Россия, Кытай һәм Үзәк Азия илләренең диния Нәзарәтләре һәм профильле дәүләт ведомстволары вәкилләре катнаша.
Мондый чара беренче тапкыр 2016 елда Кытай Халык Республикасында булды. Россия ягы конференцияне ел саен оештырырга һәм аны Россиянең, Кытайның һәм Урта Азия республикаларының төрле шәһәрләрендә үткәрү инициативасы белән чыкты. Киләчәктә мондый очрашулар Россия, Үзәк Азия һәм Кытай Диния Нәзарәтләре белән бергә эш алып барып, терроризм һәм экстремизмга каршы көрәш өлкәсендә тәҗрибә уртаклашу өчен бик файдалы булыр, дип көтелә. Яшьләр арасында тәрбия эше алып баруда да нәтиҗәсе булмый калмас.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең социаль челтәрләр:

ВКонтакте  Одноклассники  Telegram

Реклама бүлеге телефоны 8(843)47-30-0-02.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев