Яңа тормыш

Спас районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Җәмгыять

Тынычлык, дуслык һәм иминлек хакына

Татарстанның Дәүләт бәйсезлеге турында декларациягә кул куйганнан бирле ике дистә елдан артык вакыт үтте. 1990 елның 30 августы тарихка республика һәм Россия Федерациясе үсешенә яңа мөмкинлекләр ачкан вакыйга буларак кереп калды. Шушы уңайдан Спас муниципаль районы башлыгы Камил Нугаев халыкны бәйрәм белән җылы котлады. Бу бәйрәм күпмилләтле Татарстан халыкларының бердәмлек,...

Татарстанның Дәүләт бәйсезлеге турында декларациягә кул куйганнан бирле ике дистә елдан артык вакыт үтте. 1990 елның 30 августы тарихка республика һәм Россия Федерациясе үсешенә яңа мөмкинлекләр ачкан вакыйга буларак кереп калды. Шушы уңайдан Спас муниципаль районы башлыгы Камил Нугаев халыкны бәйрәм белән җылы котлады.

Бу бәйрәм күпмилләтле Татарстан халыкларының бердәмлек, татулык символына әйләнде, диелә котлауда. Республика үсешенең, ирешкән уңышларның төп нигезе нәкъ шуңа корылган. Бер-беребезне аңлап, ярдәм итеп яшәсәк кенә без зур проектларны тормышка ашырып, югары нәтиҗәләргә ирешә алабыз. Бүгенге көндә Татарстанның Россиядәге иң югары үсешкә ия булган төбәкләрнең берсе булуында һәрберебезнең өлеше бар.

Бу дәвердә республика илебез белән бергә демократик дәүләттә, күп партиялелек, шәхес иреге шартларында яшәргә өйрәнде, иҗтимагый һәм дини оешмалар белән элемтәләрне ныгытты. Хәзер без яңа тормыш шартларына, социаль шартларның үзгәрүенә һәм яңа икътисадка күнегеп киләбез.

Татарстаныбыз да үзгәрде. Ул киләчәккә карап яши, аны хәзер бөтен дөньяда беләләр. Иң мөһиме - без тормышның нигезен тәшкил иткән кешеләр арасындагы мөнәсбәтләрне, гаилә кыйммәтләрен, өлкән буыннар ирешкән уңышларга ихтирамны, ярдәмчеллек, патриотлык хисләрен саклап кала алдык. Киләчәктә дә шулай булыр дип ышанам.

Халык хуҗалыгын, илебезнең оборона куәтен күтәрү өчен дә Татарстанда күп нәрсәләр эшләнә. Илебезнең барлык җитештерү тармаклары һәм Россия Кораллы Көчләре өчен эшләнгән куәтле "КамАз"лар да, Россия гражданнар һәм хәрби авиацияне очкычлар белән тәэмин итүче самолет һәм вертолетлар - барысы да бездә җитештерелә. Ел саен Яшел Үзәннең Горький исемендәге корабльләр төзү заводы диңгез халык хуҗалыгы, Россия Хәрби Диңгез флоты өчен төрле класслы корабльләр эшләп чыгара. Россия Хәрби Диңгез флотының Каспий хәрби флотилиясендә Яшел Үзәндә төзелгән һәм "Татарстан" дигән корабльнең флагман булуы белән без чын күңелдән горурланабыз.

Республикада торак төзелеше активлаша, транспорт инфраструктурасы үсә, авылларда һәм шәһәрләрдә мәгариф, сәламәтлек саклау, мәдәниятны үстерүгә юнәлдерелгән төрле программалар тулы көч белән эшли. Клублар, ФАПлар, мәктәпләр, балалар бакчалары, башка социаль-мәдәни объектлар төзелә.

Реклама

Быел Казанда Бөтендөнья студентлар уенын югары дәрәҗәдә үткәрдек. Моннан тыш, дөнья чемпионатлары, ярышларның бездә үтүе дә республиканың бу өлкәдә абруй казануын күрсәтә.

Соңгы елларда авыл хуҗалыгын үстерүгә аеруча зур игътибар бирелә, һава шартларының игенчелек өчен уңай булмавына карамастан, Татарстан үзен җитәрлек кадәр кирәкле азык-төлек белән тәэмин итә. Монда Спас районы игенчеләренең дә өлеше бар, диелә котлауда. Катлаулы һава шартларына карамастан, авыл хезмәтчәннәре быел да бөртекле культуралардан шактый югары уңыш алдылар, терлек азыгы хәзерләүдә дә сынатмадылар. Бүгенге көндә урып-җыю тәмамланып килә һәм безнең төп бурыч - алынган уңышны бөртегенә кадәр саклау.

Рухи һәм мәдәни кыйммәтләребез - безнең иң зур байлыгыбыз. Без тарихи мирасны саклау, аны камилләштерүнең яңа юлларын эзлибез. Мәгариф системасын үстерүдә заманнан артта калмау, фән һәм икътисад элемтәсе концепциясен тормышка ашыру, борынгы Болгар һәм Свияжскины яңарту проектларын башлап җибәрү - болар барысы да киләчәктә үсешнең яңа перспективаларын күрсәтә. ЮНЕСКОның соңгы утырышында борынгы Болгарның уникаль әһәмияткә ия булуы турында әйтелде. Ә бу зур җаваплылык өсти. Безнең тарихи җиребездә гасырлар буе төрле милләт һәм дин вәкилләре дус һәм тату яшәгән. Борынгы Болгарда әрмәннәр, греклар, яһүдләр яшәгән авыллар булган. Алар бер җирдә яшәп, бергәләшеп хезмәт куйганнар, башка халыкларның традицияләренә, гореф-гадәтләренә, культурасына ихтирам белән карау аларга үсәргә мөмкинлек биргән.

Уңай үзгәрешләр киләчәктә дә дәвам итәр. Татарстан киләчәктә дә Россиянең куәтле, нык алга киткән төбәге булыр, ил үсешенә лаеклы өлеш кертер, аның бердәмлеген, рухи байлыгын сакларга ярдәм итәр, диде үзенең котлавында район башлыгы.

Район җитәкчесе халыкны бәйрәм белән җылы котлады һәм киләчәктә дә тормышның нигезе булган тынычлыкны, татулыкны, иминлекне ныгытуга үзләреннән лаеклы өлеш кертерләр дигән ышаныч белдерә һәм барысына да нык сәламәтлек, уңышлар, тынычлык, иминлек тели.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең социаль челтәрләр:

ВКонтакте  Одноклассники  Telegram

Реклама бүлеге телефоны 8(843)47-30-0-02.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X