Яңа тормыш
  • Рус Тат
  • Бахитова Маргарита Юрьевна,

    Бер мандатлы 5нче сайлау округы буенча Спас районы Урта Йорткүл авыл җирлегенә депутатлыкка кандидат. "Бердәм Россия" сәяси партия тарафыннан тәкъдим ителде. Хөрмәтле сайлаучылар! Мин, Бахитова Маргарита Юрьевна, 1970 елның 17 февралендә ТАССРның Куйбышев районы Иж-Борискино авылында туганмын. Әлки районы Кошки урта мәктәбендә 10нчы классны тәмамлагач, 1987 елда Чистай медицина училищесына...

    Бер мандатлы 5нче сайлау округы буенча Спас районы Урта Йорткүл авыл җирлегенә депутатлыкка кандидат. "Бердәм Россия" сәяси партия тарафыннан тәкъдим ителде.

    Хөрмәтле сайлаучылар!

    Мин, Бахитова Маргарита Юрьевна, 1970 елның 17 февралендә ТАССРның Куйбышев районы Иж-Борискино авылында туганмын.

    Әлки районы Кошки урта мәктәбендә 10нчы классны тәмамлагач, 1987 елда Чистай медицина училищесына укырга кердем. 1990 елдан 1997 елга кадәр ашыгыч медицина ярдәме күрсәтү хастаханәсенең хирургия бүлегендә палата шәфкать туташы булып эшләдем. 1997 елдан 2001 елга кадәр "Заря" колхозы автопаркында шәфкать туташы булдым. 2003 елдан алып бүгенге көнгә кадәр Иж-Борискино ФАПы мөдире булып эшлим.

    Бу дәвердә миңа авыл халкы тормышына бәйле булган шактый проблемаларны хәл итәргә туры килде. Киләчәктә дә авыл халкының мәнфәгатьләрен якларга, аларның ихтыяҗлары, проблемалары белән якыннанрак танышу өчен халык белән ачыктан-ачык сөйләшергә әзер.

    Сәламәтлек саклау системасында 24 елдан артык эшләп, соңгы елларда булган уңай үзгәрешләрне билгеләп үтәсем килә. Аерым алганда, безнең фельдшер-акушер пунктына ремонт ясалды. Шулай да хәл итәсе мәсьәләләр дә аз түгел.

    Минем сайлау алды программамның төп максаты - авыл халкына тиешле яшәү шартлары тудыру. Моның өчен беренче чиратта җирлек Советы, администрация, предприятие, учреждение җитәкчеләре һәм авыл халкының бердәм тырышлыгы кирәк. Шулай ук район җитәкчеләре белән элемтәләр урнаштырмыйча да эшләп булмый.

    Минем алда торган бурычлар:

    - өлкән буын кешеләренең проблемаларына даими игътибар бирү;

    - халыкның көнкүреш проблемаларын хәл итү;

    - тәүлекнең теләсә кайсы вакытында квалификацияле медицина ярдәме күрсәтү.

    Шулай ук авыл халкын борчыган проблемаларны хәл итүгә мөмкин булганча кешеләрне күбрәк җәлеп итәргә кирәк дип саныйм, чөнки безнең киләчәк тормышыбыз шуңа бәйле. Уңышларга уртак тырышлык белән генә ирешеп булачак.

    Материал депутатлыкка кандидат тарафыннан әзерләнде һәм бушлай бастырыла.

    Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


    Нравится
    Поделиться:
    Реклама
    Комментарии (0)
    Осталось символов: