Яңа тормыш

Спас районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Көн темасы

Ремонтны – грант акчасына

Гыйнвар ае азакларында “РегионСтрой” коллективы район үзәк китапханәсе бинасын капиталь ремонтлауга кереште.

Биредә эшләр мәдәният объектларын модернизацияләү буенча милли проектларны тормышка ашыру кысаларында алып барыла.

Искәртеп үтәбез, узган елның августында безнең китапханә конкурс нәтиҗәләре буенча Россиядәге иң яхшы ун мәдәният учреждениесе арасына керде һәм 10 миллион сум күләмендә грантка лаек булды. Бу сумма тиешле эшләрне башкарып чыгу өчен җитәргә тиеш. Төгәл әйткәндә, китапханәдә җылыту системасы һәм санузеллар тулысынча алмаштырылачак. 1978 елда төзелгән бинада әле бер тапкыр да капиталь ремонт уздырылмаган. Еллар узу белән күп нәрсә искергән, бинаның эчен дә, тышын да яңартырга, коммуникацияләрне тиешле тәртипкә китерергә кирәк. Китапханә бар яктан алганда да матур булырга тиеш, чөнки ул райондагы мәдәният учреждениеләренең методик үзәге генә түгел, ә шәһәрлеләрнең актив ял итү урыны да бит әле. Бирегә төрле яшьтәге кешеләр бик теләп йөриләр, мавыктыргыч чаралар, кызыклы кешеләр белән очрашулар оештыралар.


Милли проектны тормышка ашыру кысаларында ниләр эшләнгән, тагын нәрсәләр эшләнергә тиеш? Төзүчеләр Артем Порутчиков, Дмитрий Афоньшин, Владимир Функ һәм Алексей Усов иң әүвәл иске җылыту системасын сүтеп алган. Бинаның беренче һәм икенче катындагы су килә торган тимер торбаларны полипропиленга алмаштырганнар, идән тактасы астына биметаллдан ясалган радиаторлар урнаштырылган.

Ике санитария узелы да сизелерлек яңарырга тиеш. Биредәге иске сантехниканы тулысынча сүтеп алганнар, алар урынына яңа раковина, унитазлар куелачак. Кайнар су бойлердан килеп торачак. Төзүчеләр стенаны гипсокартон белән тышларга җыена, соңыннан кафель плитка белән ябачак. Идәндә дә шундый ук плитка булырга тиеш. Китапханәгә яңа ишекләр алып кайтканнар. Бу участокта инде эшләрнең бер өлешен башкарып чыкканнар. Мәсәлән, канализация системасы торбалары алмаштырылган, су торбалары сузганнар. Бу эштә Дмитрий Кислов белән Марс Сәлимовның тырышлыгын билгеләп үтәргә кирәк.

Бинада ремонт баруга карамастан, китапханә гадәти режимда эшли. Китапханә хезмәткәрләре төзүчеләрнең үз бурычларын тиз һәм яхшы сыйфат белән үтәүләренә бик канәгать.  Китап укучыларга, газета-журналлар белән танышырга килүчеләргә дә комачауламыйлар. Гомумән, китап укучыларга хезмәт күрсәтүнең беркайчан туктап торганы юк.

“РегионСтрой” коллективы район китапханәсендә план буенча билгеләнгән эшләрне вакытында башкарып чыгу өчен мөмкин булганнарның барысын да эшләячәк. Төзелеш материалларына кытлык юк, иң мөһиме – коллективта тапшырылган бурычның мөһимлеген яхшы аңлыйлар.

Руслан Хәмидуллин фотолары.
 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең социаль челтәрләр:

ВКонтакте  Одноклассники  Telegram

Реклама бүлеге телефоны 8(843)47-30-0-02.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев