29 март 2012 яңалыклары
-
Йорткүллеләр җиңде
Кышкы сезон ахырында Урта Йорткүл авылында чаңгы эстафеталары үткәрелде.
-
Район спартакиадасында
Район спартакиадасына кертелгән ярышларның ун төре буенча мәгариф бүлеге командасы алда бара.
-
Игътибар: язгы ташу вакыты җитә
Язгы ташу халыкка шактый мәшәкатьләр алып килә. Быел язгы сулар артык күп булмас дип фаразлана, шулай да моның кайбер үзенчәлекләре бар.
-
Юлларда сак булыгыз
Статистика мәгълүматларына анализ ясап карасаң, мәктәп каникуллары вакытында укучылар катнашындагы юл-транспорт һәлакәтләре санының бермә-бер артуы күзәтелә. Шуңа күрә хәзер профилактика чаралары үткәрелә.
-
Туган ягыбызга багышлап
Туган ягыбызның бай тарихы турында яңа китаплар дөнья күрде.
-
Хезмәтләрен хөрмәтләп
Кузнечиха авыл мәдәният йорты директоры Радионова Валентина Николаевна, Полянка мәдәният йортының сәнгать җитәкчесе Холмирзоева Зөлфия Юлдаш кызы Татарстан Республикасы мәдәният министрлыгы Мактау грамоталары белән бүләкләнделәр. Аларның район мәдәнияты үсешенә керткән өлеше шулай югары бәяләнде. Спас муниципаль районы Мактау грамоталары белән бүләкләнделәр: Мулинова Юлия Сергеевна - җирлекара үзәк китапханәнең уку залы...
-
Күп балалы гаиләләргә – җир участоклары
Өч һәм аннан күбрәк бала үстерүче 133 гаилә районның җир һәм милек хокуклары палатасына түләүсез җир участоклары алырга гариза биргән. Болгарда шундый 86 гаилә бар. Шулай ук Кимнан - 10, Антоновка, Иж-Борискино, Приволжск, Полянка һәм башка авыл җирлекләреннән 4әр гаилә үз участокларына ия булырга теләк белдергәннәр. 112 гаилә җирне торак...
-
Китапханә конкурслар игълан итә
Үзәк җирлекара китапханә Россия тарихы елына багышланган район конкурслары игълан итте. 10 - 17 яшьтәге мәктәп укучыларын "Кече проза" (хикәя, инша) һәм "Поэзия" (шигырь, поэма) номинацияләре буенча үткәрелгән "Мин Россия җирендә яшим" әдәби конкурста катнашырга чакыралар. Конкурсантларның эше тарихи теманы чагылдырырга тиеш. "Минем яраткан башкалам" дигән тагын бер иҗади конкурста...
-
Укытучыларның уңышы
"Ел укытучысы" республика конкурсының йомгаклау этабында кадет мәктәп-интернаты укытучысы Татьяна Ибраһимова уңышлы чыгыш ясады. Ул "Педагогикада дебют" номинациясендә җиңүче булып, гомуми зачётта илле катнашучы арасында ундүртенче урынны алды. Казан мәктәбе укучылары белән үткәргән география дәресе дә уңай бәя алган. Ә 2нче мәктәпнең технология укытучысы Ольга Выжленкова "Кеше тәрбияләү" дигән класс...
-
Башкарасы эшләр күп
Болгар шәһәренең 1нче урта мәктәбе коллективы язгы каникулларны соңрак вакытка күчерү турында карар кабул итте.
-
Киләчәккә карап эшлиләр
Отрада авылыннан Александр Спиридонов крестьян (фермер) хуҗалыгында сөт җитештерүне арттыру өчен ышанычлы азык базасы булдыруны үзләренең төп бурычлары итеп саныйлар.