24 октябрь 2013 яңалыклары
-
Мәктәпкә багышланган гомер
- Әниебез Галина Ивановна Чичиринага нинди генә рәхмәтләр әйтсәк тә аз булыр кебек, - диләр аның кызлары Алевтина белән Ирина. Әйе, җир йөзендә әниләрдән кадерле, әниләрдән якын һәм газиз кеше юктыр ул. Янәшәдә әни булганда яшәүнең яме тагын да арта.
-
Ташлы юлда машиналар бата
Сентябрь ае саннарының берсендә "Яңа тормыш" газетасында "Үрнәк белән Өчкүл арасында юллар яхшырачак" дигән баш астында язма басылып чыккан иде. Без чыннан да юлларның яхшырачагына өметләндек. Җиң сызганып эшкә керешкән юл төзүчеләр Өчкүл юлыннан авыл кибетенә кадәр биш чакрым араны тигезләп, вак таш түшәделәр. Ни кызганыч, шуннан соң акча юклыкка...
-
Мондый ата-ана буламы?
Суд карары белән узган ел унбер гаиләдә ата-ана балалар тәрбияләү хокукыннан мәхрүм ителде. Аларның барысы да ата-ана бурычын үтәүдән читләшкәннәр. Район прокуроры Дамир Яфизов сүзләренә караганда, Танкеевкадагы ике балалы гаилә шундый аяныч хәлдә калган. Унбер һәм унбиш яшьлек ике кыз бала туганнан бирле әбисе карамагында яшиләр, ә ата-аналары шул ук...
-
Без капчыкта ятмый
Әҗмәрдә яшәүче бер хатын-кызны кеше үтергән өчен суд алты елга ирегеннән мәхрүм итү турында хөкем карары чыгарды һәм гомуми режимлы төзәтү колониясенә җибәрде. Район прокуроры урынбасары Фәнил Гайсин хәбәр иткәнчә, бу җинаять вакытлыча безнең районда яшәгән һәм балык тоту белән шөгыльләнгән гаиләдә кылынган. Бу эш гаиләгә шактый гына табыш китерсә...
-
Язмаларда шул чорлар сулышы
Әлеге язмамны район газетасының 1940-1945 елларда басылып чыккан материалларына нигезләнеп эшләдем. Көектә Буденный исемендәге колхоз 1930 елны төзелә, әмма мине 10 ел узганнан соң колхозда нинди үзгәрешләр булуы кызыксындырды.
-
Туган авылым Көек: исеме каян алынган?
Көек исеменең килеп чыгышын легендар Көек бабай шәхесенә, Казан аръягындагы Көек исемле авыллардан күченеп килүчеләргә һәм шулай ук төрки халыклардагы кайбер ыруларның исемнәренә бәйләп аңлатырга мөмкин. Танылган галим Марсель Әхмәтҗанов үзенең " Татар шәҗәрәләре" дигән хезмәтендә "Көек" исеменең килеп чыгышын каракалпак һәм казах халыкларының кайбер нәселләре исеменә бәйләп шәрехли. Казах...
-
Субсидия эшне ачарга булышты
Мәшгульлек үзәгенең махсус программасы буенча алынган субсидия ярдәмендә (ул 117 мең сум тәшкил итә) быел эшсез тугыз кеше үз эшен ачып җибәрде. Алар бу акчаны нинди максатларда файдаландылар икән? Без эшмәкәрләрнең кайберләреннән шул турыда сораштык.
-
Карт агачларны кисәләр
Быел Болгарда ике йөзгә якын корыган һәм карт агачлар киселде. Бу максат өчен бюджеттан миллион ярым сум акча бүлеп бирелде. Ә эшләрне "Сувар "Б" ҖЧҖ һәм "Энергопромгруппа" ҖЧҖ (Казан шәһәре) эшчеләре башкарды. Шәһәр башкарма комитеты җитәкчесе Алексей Тюленев билгеләп үткәнчә, карт агачларны кисү буенча шундый зур күләмдәге эшләр алты елдан...
-
Белешмәләр урыннарда бирелә
Район социаль яклау бүлеге хезмәткәрләре һәр мәктәпкәчә белем бирү учреждениесендә бер көнлек күчмә офис оештырачак. Шул рәвешле киләсе елның гыйнварыннан ике тапкыр арта торган балалар бакчасы түләүләренә компенсация алу өчен белешмәләр җыела. Кешеләрне урында кабул итү тиешле документлар тапшыру процедурасын җиңеләйтергә, чиратлардан коткарырга тиеш. Бүгенге көндә балалар бакчасына йөргән 845...
-
Түләүсез ял итәчәкләр
Күп балалы һәм аз керемле гаиләдән унбиш укучы көзге каникул вакытында "Раздолье" дәвалау-сәламәтләндерү комплексында ял итеп, сәламәтлекләрен ныгыта алачак. Лагерьда ял итү өчен юлламалар Хезмәт, мәшгульлек һәм социаль яклау министрлыгы тарафыннан бирелгән. Министрлык шулай ук балаларны Чистайга алып бару һәм алып кайту чыгымнарын да үз өстенә алган. Хәзерге вакытта түләүсез...
-
Терлек азыгы җитәрлек тупланган
"Болгар Арыш" ААҖнең терлек азыгы хәзерләүче махсус отряды силоска кукуруз уруны төгәлләде. Язын чәчелгән 727 гектардан 10500 тонна чамасы уңыш алынган. Җәй башының коры булуын һәм көзнең яңгырлы килүен исәпкә алсаң, гектарыннан 144 центнер уңыш чыгуны шактый яхшы күрсәткеч дияргә була. Шулай итеп, агрофирманың силоска ихтыяҗы юк. Кукуруз хәзерләүдә "Ягуар"...
-
Совет утырышы чакырыла
Дүшәмбе, 28 октябрьдә, башкарма комитетның утырышлар залында район Советының чираттагы утырышы була. Депутатлар район бюджетына үзгәрешләр һәм өстәмәләр кертүгә кагылган мәсьәләләрне тикшерәчәк. Утырыш сәгать 11дә башлана.
-
Җирдә тынычлык булсын
Волгоград шәһәрендә булган фаҗига бөтен җәмәгатьчелекне тирән борчуга салды.
-
Әйтергә генә җиңел: утыз ел руль артында
Якшәмбе көнне барлык машина йөртүчеләр һәм автотранспорт системасында эшләүчеләр үзләренең һөнәри бәйрәмнәрен билгеләп үтәләр. Александр Калинушкин гомер буе машинада эшләде - ул утыз елга якын руль артында. Кайда гына эшләмәсен, һәрвакыт үз бурычын намус белән башкарып чыга. Хәзерге вакытта ул үзәк район хастаханәсенең ашыгыч ярдәм бүлегендә эшли. Ә аңа кадәр...