13 май 2016 яңалыклары
-
БДИгә вакыт аз кала...
Районның унберенче класста укыган 82 укучысының барысына да бердәм дәүләт имтиханнарын тапшырырга рөхсәт ителде. Моның өчен аларга инша язарга туры килде, дүрт укучы бу биремне беренче тапкырдан башкарып чыга алмады. Шунысын да исәпкә алырга кирәк, БДИне тапшырыр өчен укучылар тагын бер сынау - еллык контроль эшләр рәвешендә аттестация үтәргә тиеш....
-
Зиннәт агага сәламәтлек теләделәр
9 Май бәйрәме алдыннан республика мөфтияте Иске Рәҗәп авылында яшәүче 92 яшьлек сугыш һәм педагогик хезмәт ветераны Зиннәтулла Гыйззәтуллинны Бөек Җиңүнең 71 еллыгына багышланган бәйрәмгә чакырды. Ул "Туган авылым" комплексында үтте, тантанага Татарстанның барлык районнарыннан сугыш ветераннары җыелды. ТР Мөфтие Камил хәзрәт Сәмигуллин барча кунакларны зур бәйрәм белән котлап, нык...
-
Эзләнүләр дәвам итә
Районның "Болгар" эзләнү отряды ике атна дәвамында Бөтенроссия хәрби-патриотик "Хәтер вахтасы -2016" акциясендә катнашты. Лидия Кострулева Отряд җитәкчесе, Ким мәктәбе укытучысы Борис Андреяновның бу Бөек Ватан сугышы узган урыннарга сигезенче тапкыр баруы, отряд исә мондый җаваплы миссияне инде җиденче тапкыр үти. Эзләнүләрдә катнашу һәрвакыт көчле тәэсир калдыра, чөнки сугышчан үткәннәр...
-
Өлкәннәргә күбрәк игътибар кирәк
Узган чәршәмбедә Спас өлкәннәр һәм инвалидлар йортында попечительләр советының киңәйтелгән утырышы булды, анда ТР Хезмәт, мәшгульлек һәм социаль яклау министры Эльмира Зарипова да катнашты. Утырышта катнашучылар башта интернатны карап чыктылар, анда яшәгән кешеләр белән аралаштылар. Шул ук көнне интернатта өстәмә белем бирү педагогы Варвара Лисюк җитәкчелегендә Балалар иҗат йорты укучылары,...
-
Ремонт дәвам итә
"Сувар Б" җәмгыяте коллективы шәһәр юлларын ремонтлауны дәвам итә. Ул апрельнең өченче декадасында башланган инде, ә беренче майга үзәк урамнар тәртипкә китерелде: юллардагы чокыр-чакырлар, ярылган урыннар һәм башка кимчелекләр асфальтобетон катнашмасы белән тутырылды. Бу эшләрне Дмитрий Игнатьев бригадасы башкара. Чокырларны МТЗ-82 тракторы белән Александр Пеньков тирәнәйтә, ә Сергей Тюряков МТЗ-82...