26 август 2014 яңалыклары
-
Дубки - яңа балалар мәйданчыгы
Республика көне алдыннан шәһәрдәге микрорайоннарның берсендә яңа балалар спорт-уен мәйданчыгын һәм мини-футбол кырын ачу тантанасы булды.
-
Ни туры килсә, шуны урлыйлар…
"Хузангаевский" хуҗалыгы басуыннан бәясе 740 мең сум тирәсе торган ашлама сиптерү җайланмасын урлап киткәннәр. "Центрсельхозхимия" җәмгыятенә караган кыйммәтле җайланманы төнгә караусыз басуда калдырып киткәннәр. Караклар исә шуннан файдаланып, ашлама сиптерү агрегатын икенче билгесез бер техникага тагып киткәннәр. Бу факт буенча тикшерү эшләре кузгатылган, әмма әлегә бернинди нәтиҗәләр дә юк.
-
Ут төртүчеләргә штраф салыначак
Соңгы ике атна эчендә генә дә янгынчыларга Иске Рәҗәп авылы янындагы чүплеккә капкан утны өч тапкыр сүндерергә туры килгән. Соңгы очракта җирле пилорамнан китерелгән калдык-постык төтенләп яна башлаган. Ут чыгуның сәбәпләре әлегә билгеле түгел. Гаеплеләр ачыкланган очракта, аларга зур суммада штраф салыначак.
-
Кешеләргә зыян килми
Үткән бәйрәмдә Болгар музей-заповеднигы территориясендә юл-транспорт авариясе булды. Машиналар бик күп җыелган стоянкада кешеләрне ташый торган электромобиль һәм җиңел машина бәрелешә. Нәтиҗәдә ике машина да яньчелә, бәхеткә кешеләргә зыян килми.
-
Утыз мең штраф
Үткән ялларда исерек килеш руль артына утырган дүрт машина йөртүче туктатылды. Бу көнне ЮХИДИ хезмәткәрләре шәһәр юлларына дежурга чыгалар. Машина йөртүчеләрнең документларын тикшерү өчен генә туктаткан инспекторлар юл хәрәкәте кагыйдәләрен тупас бозучыларны ачыкладылар. Гаепле шоферлар ел ярымга ирекләреннән мәхрүм ителәчәк һәм шуның өстенә һәрберсенә утыз мең сум штраф түләргә туры...
-
Югалып калмаган
Электр үткәргеченең төзек булмавы аркасында, Антоновка авылы янында КамАЗ машинасына ут каба. Машина йөртүче югалып калмый, янгын сүндергеч белән ялкынны сүндерә башлый. Берничә минуттан җирле янгын сүндерү машинасы да килеп җитә. Нәтиҗәдә йөк машинасын коткарып калалар. Аңа аз гына ремонт кирәк булачак.
-
Хезмәтләрен хөрмәтләп
Спас муниципаль районы яшьләр эше, спорт һәм туризм бүлеге җитәкчесе Вәлиәхмәтов Әхтәм Нурвахит улы Россиянең "Физик культура һәм спорт отличнигы" дигән почет билгесе белән бүләкләнде. Аның физик культура һәм спортны үстерүгә, сәламәт тормыш алып баруны пропагандалауга куйган хезмәте шулай югары бәяләнде. Татарстан Республикасының Яшьләр эше, спорт һәм туризм министрлыгының Мактау...
-
Фатир документлары югалган: нәрсә эшләргә?
Татарстан Республикасы Росреестр идарәсе гражданнар өчен иң актуаль мәсьәләләр буенча язмалар бирүен дәвам итә. Бүген без фатирга документларын югалтучылар алдында торган сорауга җавап бирәбез. Бу очракта нәрсә эшләргә? Кемгә мөрәҗәгать итәргә? Үзегезнең күчемсез милекне мошенниклардан ничек сакларга? Бу турыда сезгә Татарстан Республикасы буенча Росреестр идарәсенең документлар кабул итү-бирү бүлеге җитәкчесе...
-
Җәйнең матур, җылы кичләрендә…
Авыл кешесенең эше беркайчан бетеп тормый. Инде менә икенче икмәгебез саналган бәрәңгене алыр вакытлар җитә. Мәшәкатьтән күп нәрсә юк, барысына да өлгерергә кирәк, чөнки вакыт сизелми дә үтә. Менә җәйнең дә соңгы ае узып бара Табигатьнең көйсез һава торышыннан соң чып-чын җәй көннәре белән хозурланабыз. Көндезләрен кояш кыздыра, кичләрен шундый...
-
Уку елын ничек каршылыйбыз?
Беренче сентябрьне, ягъни Белем көнен, без барыбыз да зур дулкынлану белән көтәбез. Җәйге каникуллар тәмамланып, төрле тәэсирләр белән балалар иптәшләре белән очрашуга әзерләнәләр. Яңа уку елы башлануын балалар, укытучылар, ата-аналар нинди тәэсирләр белән көтәләр икән?
-
Укучылар тырышлыгы белән
Җәйге каникулда Урта Йорткүл мәктәбе укучылары ял итеп кенә калмыйча, мәктәп фермасындагы терлекләр өчен кышка азык хәзерләү турында да кайгырталар. Хәзер алар фермасында мөгезле эре терлекләр саны дүрткә җитә. Хезмәт укытучысы Заһит Галиуллин җитәкчелегендә биредә кышлыкка җиде тоннадан артык печән хәзерләнгән. Үткән елгы ашлыкны да исәпкә алсаң, азык запаслары язга...
-
Игътибарлы булыгыз: юлларда – балалар
Яңа уку елы башланыр алдыннан Дәүләт автоинспекциясе хезмәткәрләре "Игътибар - балалар" операциясе үткәрә. Ул юлларда балаларның имгәнүләрен кисәтү максатында үткәрелә. Операция барышыда машина йөртүчеләрнең салонда балаларны ничек йөртүләренә аеруча зур игътибар биреләчәк. Шулай ук велосипедта йөрүче балалар һәм җәяүле-ләрнең юл йөрү кагыйдәләре тикшереләчәк. Балалар бакчаларында һәм мәктәпләрдә ГАИ хезмәткәрләре тематик...
-
Юллар тагын да яңара
Үткән атнада шәһәр урамнарындагы ике километрдан артык юлга асфальт җәелде, ярты километрга вак таш түшәлде. Бу эшләрне "Алексеевскдорстрой", җәмгыятенең Спас участогы бригадасы башкарды. Лихачев урамындагы юлга бер километрдан артык асфальт-бетон салынды, нәтиҗәдә юлның киңлеге җиде метрга җитте. Шулай ук Вертынская урамындагы юлга җиде йөз метр асфальт салынды, Мир һәм Октябрь...
-
Ветеринарлар бурычы
Район дәүләт ветеринария берләшмәсе базасында йомгаклау киңәшмәсе үткәрелде: ведомоство башлыгы Алмаз Хисмәтуллин агымдагы елның җиде аенда ТР Министрлар кабинетының Баш ветеринария идарәсе эш нәтиҗәләре турында сөйләде. Республика Дәүләт ветеринария хезмәте үзенең төп бурычын - эпизоотик торышны һәм азык-төлек иминлеген уңышлы башкара. Терлекләрнең һәм сирәк булса да кешеләрнең йогышлы авыру эләктерүләре...
-
Форумда катнашучылар Болгарга килә
Бу көннәрдә Казанда төрки телдә язучы журналистлар форумы үткәрелә. Республика башкаласына Азәрбайҗан, Ирак, Иран, Казахстан, Кыргызстан, Төркия, Үзбәкстан һәм Косово, шулай ук Башкортостан, Кабарда-Балкария, Чувашстан, Крымда чыга торган газета-журнал вәкилләре килә. Форум программасында делегатларның докладлары тыңлана торган утырышлар гына түгел, ә Татарстанның Милли китапханәсе һәм ТРның Баш архив идарәсе белән...