18 июнь 2014 яңалыклары
-
Бишенче чакырылыш Татарстан Республикасы Дәүләт Советына депутатлар сайлау
-
Уңышлар юлдаш булсын!
Рузилә Шәйдуллина Иске Рәҗәп урта мәктәбенең 9 классында укый. Яшьтәшләреннән бер ягы белән дә аерылып тормый: шундый ук кызыксынучан, максатчан, тырыш, иҗади. Барлык фәннәрне дә тырышып үзләштерә, үзенә тапшырылган эшләрне төгәллек белән үтәргә аның сабыр, тыныч холкы ярдәм итә. Рузилә мәктәптә уздырылучы барлык чараларда да актив катнаша. 2009 елны мәктәпнең...
-
“Туган якның гүзәллеге әкияттәге кебек…”
Узган шимбәдә Кузнечихада авыл бәйрәме үткәрделәр. Бәйрәмгә авылның олысы-кечесе җыелды, республикабыз һәм илебезнең төрле почмакларыннан кунаклар да байтак кайткан иде.
-
Зур бер гаилә кебек
Россия көнендә авыл бәйрәмен уздыру өчкүллеләр өчен матур бер гадәткә әйләнде. Быел да халык бәйрәмне көтеп алды.
-
Бәяләр тагын артты
Шәһәр кибетләрендә күпчелек азык-төлеккә бәяләр кыйммәтләнде. Мәсәлән, 3,4-4 процент майлылыктагы сөтнең 930 миллилитрлы шешәсе хәзер илле сумга якын (кышын - 42 сум) тора, 1,5-2% майлылыктагы сөтнең бер пакеты 45 сумнан да ким түгел. Ваккумлы пакеттагы 220 граммлы бер пачка эремчекне кибетләрдә 66 сумнан тәкъдим итәләр (дүрт ай элек - 53...
-
Исереклек бәласе
Транспорт чаралары белән исерек килеш идарә итүче ике кеше тотылган. Аларның берсе, шәһәрдәге оешма хезмәткәре, кибеткә тәмәке алырга трактор белән барып килергә булган. Салмыш булганга күрә, тракторчы таныклыгының срогы күптән чыкканын да, тракторы инде күптән башка кеше исемендә булуын, аны алып китү урлау саналуын да онытып җибәргән. Аның бу сәяхәте...
-
Юл кагыйдәләрен үтәргә кирәк
Вожи янындагы юлда үзебездә ясалган машина хуҗасы гаебе белән авария килеп чыга. Тизлек режимын арттырып һәм трассадагы дистанцияне саклауга игътибар итмичә, ул үзеннән алда барган машинага килеп бәрелә. Машина йөртүчеләр үзләре авариядә зыян күрмәгән, ә менә хатын-кыз пассажирларның берсенә ярдәм кирәк булып, аны хастаханәгә китергәннәр. Транспорт чараларына да зур ремонт...
-
Янаган өчен җавап бирәчәк
Әнисенә үтерү белән янаган шәһәр кешесенә хәзер суд алдында җавап бирергә туры киләчәк. Исерек килеш ул әнисе белән бәхәскә керә һәм низаг вакытында аңа берничә тапкыр үтерү белән яный. Өлкән яшьтәге хатын-кызга полициягә мөрәҗәгать итәргә туры килгән һәм хәзер җәнҗалчыны җәза көтә.
-
Штрафны вакытында түләгез
Җинаятьләрне һәм хокук бозуларны булдырмый калу максатында РФ Административ хокук бозулар кодексында регламентланган закон нормалары кулланыла. Штраф административ җәзаларның берсе булып тора. Район прокуроры урынбасары Фаил Гайсин аңлатып үтүенчә, ул кылган хокук бозулар өчен дәүләт алдында җавап бирү чарасы булып тора һәм яңа хокук бозуларны булдырмый калу максатында кулланыла. Штрафны...
-
Гаеплеләргә җәза бирелде
"Спас" заказнигы инспекторлары тарафыннан үткәрелгән "Уылдык чәчү" операциясе барышында табигатьне саклау законнарын бозуның җитмеш җиде очрагы теркәлгән. Кырык дүрт очракта РФ Административ хокук бозулар кодексының 8.39 маддәсе буенча ("Аерым саклана торган тыюлык, заказник җирләрендә табигый ресурсларны саклау һәм файдалану кагыйдәләрен бозу турында") административ җәза билгеләү турында карар чыгарылды. Бозучыларның күпчелеге...
-
Үзләре өчен юнәлеш билгеләгәннәр
Мәшгульлек үзәгенең махсус программасы буенча алынган субсидияләр ярдәмендә быел сигез эшсез кеше үз эшләрен ачып җибәрә алачак. Алар бу акчаны нәрсәгә тотарга җыена икән?
-
Хезмәтләрен хөрмәтләп
"Востокзернопродукт Болгар" ААҖ механизаторы Мостафин Рәфәс Ибраһим улы Татарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгының Мактау грамотасы белән бүләкләнде. "Востокзернопродукт Болгар" ААҖ агрономы Вафин Салихҗан Мәүлетҗан улы Татарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгының Рәхмәт хаты белән бүләкләнде. Аларның авыл хуҗалыгы тармагында озак еллык намуслы хезмәте шулай югары бәяләнде. Озак...
-
Тарих белән таныштылар
Кадет мәктәп-интернаты укучылары Биләрдәге Изгеләр чишмәсенә бардылар. Бу сәяхәтне Изге Авраамий чиркәве оештырды. Тарих музее, Изгеләр чишмәсе белән танышу укучыларда онытылмаслык тәэсирләр калдырды. Алар әлеге төбәк тарихына кагылышлы күп кенә яңалыклар ишеттеләр, аралаштылар, иркенләп ял иттеләр. Тәрбия эшләре буенча директор урынбасары Алсу Ходжиева укучыларны урман аланында үзбәк пылавы пешереп сыйлады....
-
Юбилейлары белән котладылар
Урманасты Йорткүленнән Мәрьямбану Зарипова белән Болгардан Любовь Петровага шушы көннәрдә туксан яшь тулды. Аларны район башлыгы Камил Нугаев, ветераннар оешмасы, социаль хезмәт һәм авыл җирлеге вәкилләре җылы котладылар. Юбилярларга Россия һәм Татарстан Президентларының котлау открыткаларын, бүләкләр һәм чәчәкләр тапшырдылар. Озак еллар буе намус белән эшләгәннәре өчен рәхмәт әйттеләр һәм, әлбәттә...
-
Тантаналы шартларда
Россия Көнендә бер төркем яшьләргә паспортлар тапшырдылар. Әлеге чараны ЗАГС бүлеге һәм Татарстан Республикасы Миграция хезмәтенең Спас районындагы идарәсе вәкилләре оештырды. Районның ундүрт яшькә җиткән биш кешесе тантаналы шартларда шәхесне раслаучы төп документны алды. Шул ук көнне яшь парларны теркәделәр, ә менә шәһәрдә яшәүче Михаил һәм Елизавета Кошкиннар гаилә корып...