29 ноябрь 2013 яңалыклары
-
Авыл сәхнәсендә – сәнгать осталары
Иске Рәҗәп авылы халкы алдында моңарчы да танылган иҗат коллективлары еш чыгыш ясады. Шулай да авылга Татарстан Республикасы Дәүләт җыр һәм бию ансамбленең килүе алар өчен көтелмәгәнрәк хәл булды, дияргә дә мөмкин.
-
Велосипедыннан колак каккан
Шәһәрдә яшәүче бер хатын-кыз кинотеатр янында калдырган кыйммәтле велосипедыннан колак кага. Ул бу турыда шунда ук полициягә хәбәр итә. Ләкин оперативниклар кайнар эз буенча шаһитләрне таба алмыйлар. Шәһәрнең үзәк мәйданындагы видеотеркәү камералары да ачыклык кертә алмаган.
-
Машина юлда янган
Үзебезнең илдә эшләнгән машинада электр чыбыкларының кыска ялганышы аркасында янгын чыккан. Янгын юлдан барганда, Болгардан өч километр киткәч, килеп чыга. Төтен чыкканын күрүгә машина йөртүче шунда ук туктап, огнетушитель белән утны сүндеререгә тотынган. Тик ул берни эшли алмаган, янгын сүндерүчеләр килгәнче машина тулысынча янып беткән.
-
Юлдагы фаҗига
Соңгы көннәрдә район территориясендә булган ике авариядә бер кеше һәлак булган. Үзебезнең илдә ясалган автомобиль белән идарә итүче Тракторный поселогы кешесе Кимнан авылына кайтырга чыккан. Борылышларның берсендә югары тизлектә килгән машина бозлавыкта идарәне югалта һәм килеп бәрелә, машина йөртүче ян тәрәзә аркылы асфальтка очып чыга. Алган җәрәхәтләрдән ул шунда ук...
-
Коткарып кала алмаганнар
Полянкада яшәүче берәү үз йортында чыккан янгынның корбаны булган. Тәмәкесен сүндермичә йоклап киткән ир-ат янгын чыгуга үзе сәбәпче була. Линолеум янудан чыккан газлар белән агуланып, ул өеннән чыга алмаган. Тәрәзәдән төтен чыгуын күршеләре күреп алып, шунда ук янгын сүндерүчеләрне чакыралар. Җирле халык һәм янгын сүндерүчеләрнең уртак тырышлыгы белән утны тиз...
-
Взносларны начар түлиләр
Бүгенге көндә юридик затларның Пенсия фондына иминиятләштерү взносларын түләү буенча бурычлары 1952 мең сумнан артып киткән. Персонификация учеты бүлеге җитәкчесе Татьяна Тумаева билгеләп үткәнчә, "Болгар Арыш" ЯАҖ, "Болгарлес" ДБУ, "Газсантехсервис" ҖЧҖ, "Спас райтопсбыт" ҖЧҖ, "Рыбный берег" ҖЧҖ һәм кайбер башка оешмаларның бурычы аеруча күп. Ә бит иминиятләштерү взносларын тулысынча һәм...
-
Бар йөрәк җылысын — сабыйларга
Гомеренең күп елларын балалар тәрбияләүгә багышлаган Татьяна Ефименко бүген үзен берничек тә башка эштә күз алдына китерә алмый.
-
Бүләккә – Мактау кәгазьләре
Кукмарада үткәрелгән ачык экология конференцияседә безнең район укучылары да актив катнашты. Сайлап алу турының бәяләү комиссиясенә ике йөзгә якын эш җибәрелә, ләкин алар 78сен генә сайлап алалар. Бу эшләргә безнең район кызларының проектлары да керде. 1нче шәһәр урта мәктәбеннән Анастасия Кобенячкина - "Болгарны саклыйк" эшен тәкъдим иткән, ә Бураково мәктәбеннән...
-
Сингапур поекты буенча
1нче Болгар урта мәктәбе базасында Сингапур укыту методикасы буенча дәресләр үткәрелде. Инде хәбәр ителгәнчә, Татарстан Республикасы Мәгариф һәм фән министрлыгы белән EDUCARE Сингапур компаниясенең бердәм проекты белем бирү сыйфатын яхшырту максатында гамәлгә кертелгән. Укытучылар Галина Здобнова, Наталья Теймурова, Марина Курзаева һәм Татьяна Козлова Сингапур укыту методикасы буенча математика, рус һәм...
-
Кешеләргә уңайлы булсын өчен
ТР Президенты боерыгын башкару максатында шәһәрнең күп функцияле үзәге базасында 20 ноябрьдән башлап хакимият органнары хезмәте күрсәтү буенча гражданнарны кабул итү тәрәзәсе эшли башлады. Монда архитектор, Пенсия фонды, социаль иминиятләштерү фонды, ЗАГС, салым, миграция хезмәте һәм шәһәр башкарма комитеты белгечләре кабул итәчәк. Тиздән Ак Барс Банкының Болгар өстәмә офисы кассасы...
-
Сугыш ветераннарына ярдәм итик
Сугыш ветераннарына социаль ярдәм күрсәтү өчен бюджеттан тыш акча җыю максаты белән махсус "Җиңү" ("Победа") счеты ачылды. Теләгән һәр кеше Бөек Ватан сугышы елларында илебез азатлыгын саклаган ветераннарга ярдәм итү өчен хәленнән килгәнчә акча күчерә ала. Бөек Җиңүнең 70 еллыгы алдыннан бу аеруча мөһим. "АК БАРС СОЗИДАНИЕ" Хәйрия фонды реквизитлары:...
-
Зур рәхмәт белдерделәр
1нче Болгар урта мәктәбен тәмамлаучылар үзләре белем алган мәктәпкә төрле укыту әсбаплары сатып алуда хәлдән килгәнчә ярдәм итәләр. Аерым алганда, "Туган мәктәбеңә ярдәм ит" акциясенә кайчандыр бу мәктәптә укыган Надежда Луцкова, Александр Бушев, Илназ Хөсәенов, Михаил Максимов, Станислав Головин, Николай Столяровлар, шулай ук хәзерге укучыларның әтисе Арутюн Багдасарян да кушылды....
-
Алда – инвалидлар ункөнлеге
Традиция буенча, ул 1 декабрьдә башлана. Башка еллардагы кебек, ункөнлек барышында физик мөмкинлекләре чикләнгән кешеләргә аерым игътибар биреләчәк. Мондый кешеләр өчен 3 декабрь Бөтендөнья инвалидлар көне итеп билгеләнгән. Аның максатлары - кеше хокукларын тулы күләмдә саклау һәм инвалидларның җәмгыять тормышында катнашуы. Ункөнлек барышында төрле чаралар - концертлар, бәйрәмнәр, очрашулар үткәрү...
-
Район бюджеты проекты турында
Дүшәмбе көнне 2014 һәм алдагы 2015 һәм 2016 елларга район бюджеты проекты буенча ачык тыңлаулар булды. Финанс-бюджет палатасы рәисе Людмила Устина тыңлаулар барышында район бюджетының бу чорда күздә тотылган төп юнәлешләрен ачыклап үтте. Кайбер киңәшләр һәм тәкъдимнәр игътибарга алынды.
-
Иң мөһим мәсьәләләр каралды
Кичә район җәмәгать советының чираттагы утырышы булды. Аның эшендә район башлыгы Камил Нугаев катнашты. Утырыштагы чыгышында район башкарма комитеты җитәкчесе Сергей Тюнев кешеләрне авария хәлендәге йортлардан күчерү мәсьәләсенә тукталды. Ул халыкны мондый йортлардан күчерү һәм бушаганнарын сүтү мәсьәләсенә кагылган республика һәм муниципаль программаны тормышка ашыру буенча районда үткәрелә торган эшкә...