10 апрель 2013 яңалыклары
-
Тапкырлар җиңде
Узган атнада район мәктәпләре КВН командаларының йомгаклау фестивале булды. Әлеге популяр конкурста Никольск, Иж-Борискино, Кузнечиха, шәһәрдәге урта, кадетлар мәктәбе һәм тармак технологияләре техникумы командалары катнашты. Финалга "Николс" (Никольск), "Дети России" (Иж-Борискино), "Даешь молодежь" (Болгардагы 1 мәктәп) һәм "Драйв" (Болгардагы 2 мәктәп) чыкты. Район Мәдәният йорты сәхнәсендә алар ике сәгать дәвамында...
-
Пенсияләр күпмегә артты?
Район халкының пенсиясе апрель аеннан башлап, тулаем алганда 1 миллион 800 мең сумга, ә һәр кешенең айлык пенсиясе уртача 300 сумга артты. Индексация пенсиянең барлык төрләренә кагыла. Агымдагы елның февраленнән 6,6 процентка индексацияләнгән хезмәт пенсияләре апрель аеннан өстәмә 3,3 процентка арта. Моннан тыш, социаль пенсияләрнең күләме 1,81 процентка индексацияләнеп, дәүләт...
-
Язны каршылап
Гөлсинә Габделвәлиева, Чәчәкле авылы. Нәүрүз - төрки халыкларның кышны озату, язны каршылау бәйрәме. Март аеның соңгы шимбәсендә Чәчәкле һәм Йолдыз авылы халкы Мәдәният йортына "Нәүрүз" бәйрәменә җыелды. Быел кыш тиз генә китәргә уйламады, көннәр җылытып, бер-ике көн гөрләп ташулар акты да, яңадан чын кыш килде. Табигатькә указ биреп булмый, һәр...
-
Мәктәп хәбәрләре
Дипломга лаек булды Безнең укучылар Казан шәһәрендә үткәрелгән Каюм Насыйри исемендәге XI регионара яшьләр фәнни-тикшерү укуларында катнаштылар. Иж-Борискино урта мәктәбеннән Анна Амосова, рус филологиясе секциясендә "Милләтләр дуслыгын яклаучы" ("Глашатай дружбы наций") эше белән чыгыш ясап, өченче урынны алды. Аңа диплом тапшырдылар. Беренче мәктәп укучылары Ләйсән Мингәрәева белән Алинә Сафина эшләре...
-
Урамнан гөрләп ташу ага...
Надежда Володина Быелгы яз халыкка шактый мәшәкатьләр алып килде, язгы кар сулары бигрәк тә борчуга салды. Мин, мәсәлән, Мир урамында яшим. "Теремок" балалар бакчасы, 1нче шәһәр мәктәбе дә шушы урамда урнашкан. Кар эреп, язгы сулар төшкәч, зур гына күл хасил була һәм безнең урамнан йөрүе нык кыенлаша, суның агып китәр...
-
Мәрхәмәтле кешеләр аз түгел
Галина Петряева. Без энекәшем белән икебез дә беренче группа инвалидлар. Шуңа күрә башкалар ярдәменә мохтаҗ булуыбыз турында аңлатып торасы юктыр. Ярый әле, тормышыбызда мәрхәмәтле кешеләр бар. Район хастаханәсенә без үзебез генә бара алмыйбыз. Ләкин хәбәр итүгә табиб-терапевт Наилә Туктар кызы Мистахова тиз килеп җитә. Тәҗрибәле табиб үзенең дөрес киңәшләрен бирә,...
-
Хезмәтләрен хөрмәтләп
Спас муниципаль районы Мактау грамоталары белән бүләкләнделәр: Лихачева Татьяна Александровна, Болгар шәһәренең "Спас Агентлыгы" җитәкчесе - иминиятләштерү системасында озак еллык намуслы хезмәте өчен; Панкратова Ольга Николаевна, "Шеронова, 23" торак милекчеләре ширкатенең баш бухгалтеры - торак-коммуналь хуҗалык тармагында озак еллык намуслы хезмәте өчен.
-
Сәламәтлек – зур байлык
Узган шимбә көнне шәһәрнең беренче мәктәбендә сәламәтлек көне үткәрелде. Иртәнге зарядка һәм бу темага багышланган класс сәгатьләреннән соң, укучылар һәм укытучылар өчен спорт ярышлары башланды. Ә кичен кул көрәше буенча тренер Ринат Шәрипов өлкән класс укучыларына мастер-класс үткәрде. Алар шулай ук викторина сорауларына җавап бирделәр, бу темага стена газеталары чыгардылар....
-
Кеше гомерен коткару өчен
Узган атнада оештырылган донор көннәрендә кан тапшыру пунктына 150дән артык кеше килде. Дөрес, медицина күрсәткечләре буенча кан бөтен кешедән алынмады. Шулай да, Казаннан килгән республика кан алу үзәге станциясе хезмәткәрләре бу көннәрдә 52 литр кан җыйдылар. Һәр донорга 300 сум компенсация бирелде. Бу акциядә Красная Слобода, Полянка, Ким, Иж-Борискино, Приволжск,...
-
Тарихи мирасны саклау
Болгар һәм Свияжскины Бөтендөнья мирас исемлегенә кертү, башка мәсьәләләр белән бергә, ЮНЕСКОның Бөтендөнья мәдәни һәм табигый мирас Комитетының чираттагы 37нче сессиясендә тикшереләчәк. Ул агымдагы елның 17 июненнән 27сенә кадәр Камбоджада үткәрелә. Бу турыда ТР Дәүләт Киңәшчесе, тарихи һәм мәдәни һәйкәлләрне яңарту Республика фондының попечительләр советы рәисе Минтимер Шәймиев Казан Кремлендә...
-
Яхшы якка үзгәрә
Узган атна ахырында Спас районы газ эксплуатация хезмәте участогында капиталь ремонттан соң участокның административ бинасы, мастерской, авария-диспетчер хезмәте урнашкан бинаны ачу тантанасы булды.