28 декабрь 2012 яңалыклары
-
2013 елда гадиләштерелгән салым системасына күчү
Махсус салым режимнары реформасы шул исәптән гадиләштерелгән салым системасына да кагылды. Хәзер, 2013 елдан гадиләштерелгән системага күчү өчен билгеләнгән вакыт эчендә бу хакта салым инспекциясенә хәбәр итәргә генә кирәк. Салым кодексының 26.2 бүлегендә каралган таләпләр төгәл үтәлгән очракта, әлеге махсус режимның өстенлекләреннән хәзерге вакытта ЕНВД (мәҗбүри керемгә бердәм салым) түләүчеләр...
-
Биш ел күп вакыт түгел
Күптән түгел кадетлар интернат-мәктәбендә тантаналы чаралар булып үтте, бу бәйрәм мәктәпнең оешуына биш ел тулуга багышланды.
-
Быел балалар күбрәк туды
Декабрьдә ЗАГС органнарына 95 ел тулды. Бу вакыт эчендә система шактый камилләште, даими үсеп һәм яңарып торды. Бүгенге структура үз алдында торган бурычларны закон нигезендә яхшы башкара.
-
Газета укучылар игътибарына
Газетаның киләсе саны 4 гыйнварда, җомга көнне, чыга.
-
Балалар китапханәсендә бәйрәм
Балалар китапханәсе коллективы актив китап укучылар белән бергә "Яңа ел килгәч" дигән чыршы бәйрәме уздырды. Балалар игътибарына курчак театры, Валерий Шульгинның "Неуловимый Фунтик" китабы буенча сәхнәләштерелгән тамаша тәкъдим ителде, алар табышмаклар чиштеләр, җырладылар, шигырьләр укыдылар. Китапханә үткәргән чараларда даими катнашучыларга һәм җәйге уку программасының иң яхшы укучыларына рәхмәт хатлары тапшырылды.
-
Юридик ярдәм алдылар
Бөтенроссия халыкка түләүсез юридик ярдәм күрсәтү көне кысаларында, шәһәребездә яшәүче берничә кеше квалификацияле консультация алды. Кабул итү "Бердәм Россия" партиясенең җәмәгать кабул итү бүлмәсендә ("Октябрь" кинотеатры) оештырылды. Халыкны күбесенчә торак алу, ипотека һәм кайбер башка мәсьәләләр борчый.
-
Игътибар: каникуллар!
"Кышкы каникуллар" акциясе башланганнан бирле, ЮХИДИ бүлеге инспекторлары балаларның иминлегенә куркыныч янаган дистә ярым юл хәрәкәте кагыйдәләрен бозу очрагы теркәгән. Аларның күпчелеге машиналарда балаларны беркетә торган җайланмаларның булмавына бәйле. Еш кына балалар үзләре дә юл кагыйдәләрен боза. Юлны ярамаган урында чыгулары өчен биш укучыга кисәтү ясалган. Акция кышкы каникуллар беткәнче...
-
Патриотлар тәрбиялиләр
Үсеп килүче буынга хәрби-патриотик тәрбия бирүдә зур эш алып барган өчен Ким урта мәктәбе коллективы укытучылары Татарстан Республикасы Эчке эшләр министрлыгы Рәхмәт хатына лаек булдылар. Хатта аларның "Татарстан Республикасы яшьләренә 2011-2013 елларда патриотик тәрбия бирү" республика комплекслы программасында актив катнашулары, укучыларда сәламәт тормыш алып бару һәм егетләрне армия хезмәтенә хәзерләү...
-
Казанга – чыршы бәйрәменә
Безнең районнан бер төркем мәктәп укучылары республика мәгариф һәм фән, яшьләр эше, спорт һәм туризм министрлыгы тарафыннан башкаланың "Татнефтьарена" сараенда оештырылган Яңа ел бәйрәмендә катнашты. Мондый бүләккә лаек булучылар арасында алтын медальгә дәгъва итүче унберенче класс укучылары, иң яхшы спортчылар, ирекле халык дружинасы активистлары бар иде. Кунакларны Татарстан Республикасы Президенты...
-
Хезмәтләрен хөрмәтләп
ТР Президенты Указы белән "Татарстан Республикасының атказанган авыл хуҗалыгы хезмәткәре" дигән мактаулы исем бирелде: Садыйков Назыйм Хасыйм улына, Спас муниципаль районы «Болгар Арыш» җәмгыяте бүлеге управляющие; Рыжов Николай Сергеевичка - Спас муниципаль районы «Болгар Арыш» - Икмәк кабул итү предприятиесе» җәмгыятенең башкарма директорына. Спас муниципаль районы Мактау грамоталары белән бүләкләнделәр:...
-
Киләчәккә өмет белән карыйбыз
Үтеп баручы ел кайсы ягы белән истә калды һәм якынлашып килүче елдан ниләр көтәсез? Безнең хәбәрчебез берничә кешедән шул хакта сорады.
-
Уй - хыялларыгыз чынга ашсын!
Яңа ел алдыннан район башлыгы Камил Нугаев халыкны бәйрәм белән котлады.