18 октябрь 2012 яңалыклары
-
Футболчылар көч сынашты
"Мини-футболны - мәктәпкә!" гомумроссия проекты кысаларында 1997-1998 елда туган егетләр һәм кызлар арасында район ярышлары үткәрелде. Анда ун мәктәптән 15 команда катнашты. Егетләр арасында беренче урынны - 2нче урта мәктәп, икенче - 1нче мәктәп, өченче урынны Иске Рәҗәп мәктәбе командалары алды. Кызлар арасында икенче мәктәп командасы җиңеп чыкты, икенче урынга...
-
Кунаклар җиңеп чыкты
Күптән түгел Ким белән Никольск урта мәктәбе егетләре һәм кызлары арасында баскетбол буенча дусларча очрашу булды. Кимда үткәрелгән ярыш киеренке барса да, кунаклар көчлерәк булып чыкты. Никольск мәктәбе укучылары Надежда Абалымова, Егор Абалымов, Кимнан Анна Якимчева иң яхшы уенчылар дип табылды.
-
Көрәшчеләр бер дә сынатмый
Ренат Шәрипов шәкертләре Киров шәһәрендә Россия Герое Эдуард Камалиев истәлегенә үткәрелгән армия кул көрәше буенча традицион бөтенроссия турнирында уңышлы чыгыш ясадылар. Спортчыларга бүләкләр тапшырылды, ә тренер Мәскәүнең "Ватан уллары" ("Сыны России") үзәгенең "Патриотик тәрбия бирү өчен" медаленә һәм команданың яхшы хәзерлеге өчен грамотага лаек булды.
-
“Абвгдейка”га теләп йөриләр
Балаларны мәктәпкә әзерләү - белем бирүдәге актуаль проблемаларның берсе. Ул бездә ничек хәл ителә?
-
Агач утыртуда катнаштылар
Быел көз Болгар һәм аның тирә-ягында 300гә якын агач һәм куак үсентесе утыртылды.
-
Донор көннәре үтте
Бу атнада ике көн буе безнең районда республика кан тапшыру станциясе хезмәткәрләре эшләде. Инде өченче тапкыр үткәрелә торган акциядә 100дән артык донор катнашты. Барлыгы 45,5 литр кан җыелган.
-
Италиягә юллама белән бүләкләнде
Тармак технологияләре техникумы студенты Александр Сорокин тиздән Италиягә китәчәк. Бу сәяхәт аның "Повар, кондитер" һөнәре буенча иң яхшысы-2012" һөнәри осталык республика олимпиадасында җиңеп чыгуы аркасында мөмкин булды. Александрга булачак һөнәре буенча стажировка үтеп, халыкара дәрәҗәдәге сертификат алырга, чын осталар ярдәмендә тәҗрибә тупларга мөмкинлек бирелә. Боларның барысы да һөнәри үсеш өчен...
-
Авылларда – уңай үзгәрешләр
Бүген Антоновка, Гусиха һәм Иске Рәҗәп авыллары тормышында бик әһәмиятле вакыйгалар булды. Антоновкада яңа фельдшер-акушерлык пункты ачылды. Бу бина - беренче медицина-санитария ярдәмен камилләштерү һәм сәламәтлек саклауны модернизацияләүгә юнәлдерелгән республика программасы кысаларында район территориясендә урнаштырылырга тиеш булган биш модульле ФАПның берсе. Ә Гусиха авылында олы юлдан авыл үзәгенә кадәр төзелгән...
-
Район Советының чираттагы утырышы
Район Советының чираттагы утырышы 22 октябрьдә, дүшәмбе көнне булачак. Депутатлар игътибарына өстәмә керемнәр алу сәбәпле район бюджетына үзгәрешләр кертү, хезмәт хакын индексацияләү, җир участоклары бәяләрен билгеләү, муниципаль милекне тапшыру һәм башка мәсьәләләр тәкъдим ителәчәк. Сессия үзенең эшен сәгать 10да, район башкарма комитетының утырышлар залында башлап җибәрәчәк.
-
Сыйфатны күтәрү максатында
15 октябрьдән башлап, Бөтенроссия сыйфат айлыгы игълан ителде.
-
Алда эшләр күп әле
Бүген борынгы Болгарда Халыкара табигатьне саклау союзы вице-президенты Калев Сепп, ТР Президентының социаль мәсьәләләр буенча ярдәмчесе Татьяна Ларионова, ТР экология һәм табигый ресурслар министры урынбасары Андрей Калайда, ТР урман хуҗалыгы министры урынбасары Харис Мусин һәм башка рәсми затлардан торган вәкаләтле делегация булып китте. Делегациягә ТР Дәүләт Киңәшчесе Минтимер Шәймиев җитәкчелек...