28 август 2012 яңалыклары
-
Казанда Яшьләр форумы ачылды
Кичә Казанда тантаналы шартларда "Бөтендөнья татар яшьләре форумы" халыкара оешмасының 5нче съезды ачылды. Съезд ике елга бер тапкыр үткәрелә. Форумга 30лап ерак һәм якын чит илләрдән делегатлар җыелды. Безнең районнан да форумда ике делегат катнаша. КФУ студенткалары Ләйсән Мөхәммәтшина белән Рәмзия Рәхмәтуллина дүрт көн дәвамында барган форумда үз яшьтәшләре белән...
-
Владимир Путин Болгарга килде
Бүген Болгар дәүләт тарих-архитектура музей-тыюлыгында Россия Федерациясе Президенты Владимир Путин булып китте. Аның безнең якларга килүе - тарихи вакыйга. Президент тыюлык территориясендәге һәйкәлләр һәм борынгы Идел Болгары башкаласында торгызу эшләренең барышы белән танышты. Президентның Болгар җиренә килүе турында тулы мәгълүмат газетабызның киләсе санында басылачак.
-
Мәскәүгә сәяхәт
Хезмәт ветераннары Фиркат Галимов, Гамир Кадыйров һәм Ким мәктәбенең 10нчы класс укучысы Евгений Фоминнан торган безнең район делегациясе Татарстан төркеме составында Мәскәүдә булып кайтты . Бу сәяхәт ТР Президенты патронаҗы буенча үткәрелеп, Бөек Ватан сугышында Җиңүнең 70 еллыгына һәм республика ветераннар оешмасына 25 ел тулуга багышланган "Буыннар эстафетасы" патриотик акция...
-
Педагоглар фикер алыша
Кичә район Мәдәният йортында педагогларның традицион август конференциясе булды. Конференциягә килүчеләрне район башлыгы Камил Нугаев җылы сәламләде. "Мәктәпнең дәресләрдән соң белем бирү сыйфатын күтәрүдәге роле" дигән доклад белән укытучылар алдында мәгариф бүлеге җитәкчесе Александр Ермилин чыгыш ясады. Утырыш эшендә ТР Мәгариф һәм фән министры урынбасары Энҗе Нигъмәтҗанова катнашты.
-
Республикабызның зур бәйрәме
1990 елның 30 августында ТР Дәүләт суверенитеты турында Декларация кабул ителгәннән соң, бу көн республиканың зур бәйрәменә әверелде. Шушы уңайдан Спас муниципаль район башлыгы Камил Нугаев район халкын бәйрәм белән котлады.
-
Белем һәм тәрбия бирүгә керткән хезмәтләре өчен
Балаларга белем һәм тәрбия бирүгә керткән хезмәтләре өчен «Россия федерациясенең атказанган гомуми белем бирү хезмәткәре» исеме бирелде: Кременсков Евгений Николаевич, 1нче Болгар урта мәктәбенең музыка укытучысы. Россия Федерациясе Мәгариф министрлыгы Мактау грамоталары белән бүләкләнделәр: Королёва Татьяна Александровна, "Солнышко" мәктәпкәчә белем бирү учреждениесе тәрбиячесе; Яхина Мөнирә Билалетдин кызы, Ямбакты урта мәктәбе...
-
Куркыныч авыру
Күптән түгел үзәк район хастаханәсендә үткәрелгән медицина советы киңәшмәсе районның туберкулёзга каршы алып барылган эшенә багышланды.
-
Юлдагы фаҗигаләр
Юл кагыйдәләрен тупас бозу аркасында килеп чыккан ике юл һәләкатендә бер кеше һәлак булды. "Фиат" машинасы шофёры караңгыда Болгар авылының Мөхәммәдьяр урамындагы юлдан барган җәяүлене күрмичә, аны бәрдереп китә һәм җинаять урыныннан кача. Алган тән җәрәхәтләреннән җәяүле тиздән җан бирә. Машина йөртүченең гаебен хәзер тикшерүчеләр ачыклый. Икенче очракта ВАЗ-2106 машинасын...
-
Африка чумасы яный
Россия Федерациясенең егерме субъектында таралган дуңгызларның Африка чумасы вирусының безнең төбәккә үтеп керүе гаять зур икътисадый зыян китерергә мөмкин. Бу авыру аеруча шәхси хуҗалык һәм крестьян (фермер) хуҗалыгы хуҗалары өчен зур куркыныч тудыра.
-
Бездә дә страуслар асрый башладылар
Түбән Кама эшмәкәре Байрак Низамов безнең яклар өчен сәер шушы кошларны үрчетергә булган. Приволжск посёлогы янындагы бер буш урында бина төзеп, шактый җиргә койма тоткан һәм страуслар алып кайтып, теләге булган һәр кешегә аларны күрсәтүне оештырган.
-
Игенчеләр башкарган эшкә нәтиҗә ясый
Район хуҗалыклары бөртекле, бөртекле-кузаклы һәм ярма культураларны җыеп бетерде диярлек. Тулай җыем 73970 тонна тәшкил итә, аларның 20750 тоннасы - сабан бодае, 20140 тоннасы - арпа, 17270 тонна - көзге бодай, 7540 тонна - арыш, 3870 тонна - солы, 1460 тонна - карабодай, 1150 тонна - борчак, 1110 тонна -...
-
Белемгә кызыксыну уятып
Укучылар көненең яртысын алып торган өстәмә белем бирү процессы балалар өчен кызыклы, мавыктыргыч һәм файдалы итеп оештырылырга тиеш.
-
Куйган хезмәте бушка китмәс
Ул үз гомерен балалар укытуга багышлаган кешеләрнең берсе. Заһирова Румия Әхәт кызы кечкенәдән укытучы булырга хыяллана. Әмма язмыш син дигәнче генә бармый икән. Тормышы бер җайга барганда, күңел түренә кереп утырган хыялы үзенекен итә. Ул язмыш кушуына буйсынмыйча, балачак хыялын тормышка ашыра.
-
Сез иң гүзәл кеше икәнсез!
Бер урында илле ел буе армый-талмый эшләгән ир-атларны сирәк очратасың. Әгәр ул хатын-кыз, өстәвенә педагог та икән, аның алдында баш иясе килә.