7 август 2012 яңалыклары
-
Штрафлар сизелерлек артты
2012 елның 1 июленнән РФ административ хокук бозулар кодексындагы үзгәрешләр үз көченә керде, автомобильләрне туктату һәм кую кагыйдәләрен бозган өчен штрафлар күләме сизелерлек артты. Бу үзгәрешләр 2011 елның 21 апрельдәге Россия Федерациясе Федераль законы нигезендә каралды.
-
Дулкынландыргыч очрашулар...
Июль урталарында районыбызда гадәти булмаган делегация кунак булып китте. Ата-бабалары - элеккеге алпавыт Панаевлар яшәгән җирләрне карау өчен Париж шәһәреннән аларның варислары - Надин белән Элен Бестужевалар (әниләренең кыз фамилиясе - Панаева) килде. Тарихи Ватан бертуганнарны ничек каршылады соң?
-
Эш урыннарында иминлек булсын
Агымдагы ел башыннан эш урынында ике бәхетсезлек очрагы теркәлде. Берсе -"Спас коммуналь челтәрләр"оешмасында, икенчесе - спорт мәктәбендә. Зыян күрүчеләр имгәнү алганнар.
-
Ана медале белән бүләкләнә
Антоновка авылында Шамаевлар гаиләсе - ишле гаилә була. Хәер, үткән гасырның илленче елларында моның белән берәүне дә шаккатыра алмыйсың. Шулай да алар гаиләсе үзенчәлеклерәк - чөнки башта өч игезәк, аннары ике игезәк бала дөньяга аваз сала.
-
Гомерен музыкага багышлады
Күптәнге гадәт буенча, август башларында Өчкүл авылы халкы һәм кайткан кунаклар "Славяне" вокаль-инструменталь ансамбленең чираттагы концертына җыелалар. Бу җыр бәйрәмен әлеге ансамбль белән кырык елдан бирле җитәкчелек итүче Владимир Петряев оештыра.
-
Хезмәтләрен хөрмәтләп
Спас муниципаль районы Мактау грамоталары белән бүләкләнделәр: Петряев Владимир Яковлевич - Өчкүл мәдәният йортының "Славяне" вокаль-инструменталь ансамбль җитәкчесе. Авыл мәдәниятын үстерүгә, балаларны һәм яшьләрне музыкага тарту эшенә керткән зур хезмәте әнә шулай югары бәяләнде. Шимина Людмила Леонидовна, районның мәгълүмати-методик үзәге методисты. Аның мәгариф системасында озак еллык намуслы хезмәте шулай югары...
-
Җәй көне дә китаплар укыгыз
Балалар китапханәсендә оештырылган күргәзмә укучыларны шуңа өнди. Күргәзмәдә Мәскәүнең барлыкка килүенә 865 ел тулуга, Бородино сугышының 200 еллыгына, пионер оешмасының 90 еллыгына, шулай ук республика балалар китапханәсе үткәргән "Татарстан - безнең дус гаиләбез" иҗади конкурсына багышланган дүрт бүлек бар. Балалар күргәзмәнең эчтәлеге белән бик кызыксынып танышалар, биремнәргә җавап бирәләр һәм,...
-
Бал мулдан булды
Татар Такталы авылыннан Дамир Нуруллин быел умарталыгыннан 500 килограммга якын бал суыртып алган. Балның бер өлеше туганнарына күчтәнәчкә китсә, шактыен сатып җибәргән. Бал саткан акча йортны ремонтлау өчен төзелеш материаллары алырга җитәргә тиеш. Шушы көннәрдә ул балның икенче партиясен суыртырга җыена.
-
Лагерьда – дүртенче смена
10 августта "Болгар" лагерында дүртенче смена ачыла. Ул бер атна дәвам итәчәк. Монда шәһәр һәм авыл мәктәпләренең 5-10 класс укучылары, балалар район думасы әгъзалары, волонтерлар ял итәчәк. Балалар махсус программа буенча шөгыльләнәчәк һәм, әлбәттә, рәхәтләнеп ял итәчәкләр. Моның өчен лагерьда әйбәт шартлар тудырылган. Теләгән кешеләргә путевкаларны мәгариф бүлегенә килеп алырга...
-
Махсус программа буенча
Районның берничә хуҗалыгы льготалы шартларда техника сатып алырга мөмкинлек биргән республика "Лизинг-грант" программасында катнашачак. Аерым алганда, җирләре Өчкүл һәм Екатериновка авылы тирәләрендә булган Фәргат Мөхәммәтов крестьян (фермер) хуҗалыгы яңа МТЗ-1221 тракторы, Екатериновкадан Радик Сафин, Кузнечихадан Зөлфия Ибраһимова МТЗ-82 тракторы алырга булдылар. Радик пресс-җыйгыч алырга да исәпли. Алар кирәкле документларны хәзерләгәннәр....
-
Район Советы утырышы була
Шимбә көнне, 11 августта, сәгать 10да район башкарма комитетының утырышлар залында Спас муниципаль район Советының чираттан тыш утырышы чакырыла. Депутатлар тикшерәчәк төп мәсьәләләрнең берсе - дини экстремизмны профилактикалауның торышы һәм аңа каршы тору чаралары турында. Көн тәртибенә башка мәсьәләләр дә кертелде.
-
Район басуларында
Район хуҗалыкларында бүген тулы көчкә арпа суктыралар һәм сабан бодаен җыеп алуга керешәләр. Көн саен басуларда 1700-1800 гектардан ашлык җыела, комбайн бункерларыннан 3200-3300 тонна бөртек бушатыла. Бөртекле, бөртекле-кузаклы һәм ярма культуралары 24,5 мең гектардан җыеп алынган. Бу барлык мәйданның 62 процентын тәшкил итә. Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсе мәгълүматларына караганда,...
-
Күркәм традицияләрне дәвам итеп
Андрей Тюнёв крестьян (фермер) хуҗалыгында урып - җыю эшләренең шактый өлеше төгәлләнгән: көзге бодай, арпа һәм карабодай суктырылган, хәзер сабан бодаен гына суктырасы бар. Игенчелектәге барлык чараларны тиешенчә башкарганлыктан, уңыш уртача район дәрәҗәсеннән сизелерлек артык.