14 июнь 2012 яңалыклары
-
Игелегең кайтсын үзеңә
Ирина Никитина егерме биш ел сәламәтлек саклау системасында эшли. Никольск фельдшер-акушерлык пункты белән җитәкчелек итүенә дә озакламый унбиш ел тула.
-
Иске Рәҗәптә – Сабан туе
Иске Рәҗәптә үткәрелә торган Сабан туена ел саен төрле төбәкләрдән кунаклар күп җыела. Чынлап та, язгы кыр эшләрен тәмамлап, җәйге мәшәкатьләр башланып киткәнче, урман буенда бергә җыелып, сөйләшеп, киңәшләшеп утырудан, рәхәтләнеп күңел ачудан яхшырак нәрсә бармы икән дөньяда...
-
Чәчәк ат, туган авылым!
Бишенче ел рәттән өчкүллеләр тату гаилә кебек бергә җыелып, 1090 еллык тарихы булган туган авыл көнен билгеләп үтә.
-
Хезмәтләрен хөрмәтләп
Район үзәк хастаханәсенең терапия бүлеге мөдире Корнилов Александр Васильевич Спас муниципаль районы Мактау грамотасы; флюорография кабинеты рентгенолаборанты Трембицкая Анна Геннадьевна, район үзәк хастаханәсенең табиб-эпидемиолог ярдәмчесе Ишмөхәммәтова Раилә Азат кызы Спас муниципаль районы Рәхмәт хатлары белән бүләкләнделәр. Аларның намуслы хезмәте һәм районның сәламәтлек саклау системасына керткән өлеше шулай югары бәяләнде.
-
Илебезнең иң мөһим бәйрәме
Сишәмбе көнне шәһәрнең Үзәк мәйданында Россия Көненә багышланган бәйрәм чаралары үтте. Бу бәйрәм белән район Советы һәм башкарма комитеты исеменнән шәһәр башкарма комитеты җитәкчесе Алексей Тюленёв җылы котлады. Ул барысына да бәхет, иминлек, тынычлык, дәүләтебезнең киләчәктә дә үсүен һәм киләчәккә ышаныч теләде. Бу уңайдан оештырылган концертта ветераннар һәм казаклар хоры,...
-
Район Советы утырышы
Узган чәршәмбе көнне икенче чакырылыш Спас муниципаль район Советының чираттан тыш утырышы булды. Депутатлар фикер алышкан мәсьәләләр арасында 2011 елның 14 декабрендә кабул ителгән "2012 һәм пландагы 2013 һәм 2014 елларга "Спас муниципаль районы" муниципаль берәмлеге бюджеты турында, үзгәрешләр һәм өстәмәләр белән" район Советы карарына үзгәрешләр һәм өстәмәләр кертү турында...
-
Бер көнне дә югалтырга ярамый
Камил Нугаев, Спас районы башлыгы. Терлек азыгы хәзерләү мәсьәләсенә бүгенге көндә зур игътибар бирелә. Май ахырында үткәрелгән видеоконференциядә Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов авыл хуҗалыкларын эш темпларын бермә-бер арттырырга, ә җирле үзидарә органнарын - шәхси хуҗалыкларны терлек азыгы белән тәэмин итү мәсьәләсен җитди контрольгә алырга өндәде. Авыл хуҗалыгының нәтиҗәлелеге элек-электән һава...
-
Уртак тырышлык белән
Кыска вакыт эчендә язгы кыр эшләрен төгәлләп, Владимир Марянин крестьян (фермер) хуҗалыгы игенчеләре бүгенге көндә тиешле агротехника чараларын башкару белән мәшгуль.