5 апрель 2012 яңалыклары
-
Декларация тапшырырга кирәк
1995 елның 22 ноябрендә кабул ителгән №171-ФЗ "Этил спирты, алкоголь һәм составында спирт булган продукция җитештерү һәм әйләнешен дәүләт көйләве һәм алкогольле эчемлекләрне куллануны (эчү) чикләү турында" Федераль закон (2011 елның 18 июлендә редакцияләнгән №218-ФЗ Федераль закон) нигезендә, алкогольле һәм спиртлы эчемлекләрне ваклап сату белән шөгыльләнгән оешмалар, шулай ук сыра...
-
Алдан ук чарасын күрергә кирәк
Пионер урамындагы йортта яшәүчеләр. Быел кыш озак килде. Кар да күп булды, аеруча февраль-март айларында туктаусыз яуды. Шәһәрдә карны чистартып торсалар да, проблемаларның беткәне юк. Мәсәлән, безгә иртә белән чистартылган юлга чыгу өчен балалар белән бергә биек кар көртләреннән сикерергә туры килә. Ә юлда бит машиналар йөреп тора... Бу кар...
-
Катгый таләпләр куела
2010 елның октябрь аенда "Татарстан Республикасында балалар сәламәтлегенә, аларның физик, психик, рухи һәм әхлакый үсешенә зыян китерүне кисәтү чаралары турында"гы ТР Законы үз көченә керде. Бу Закон нигезендә, яшүсмерләргә кичен һәм төнлә җәмәгать урыннарында йөрү тыела. Ул нинди нәтиҗә бирә?
-
Үз көчләренә ышанып яшиләр
Иж-Борискино авылында яшәүче Александр Берёзкинның эш-мәшәкате ел буе кимеп тормый. Хуҗалыктагы терлек-туарны карау күп вакытны ала.
-
Тарихны кем яхшырак белә?
2нче урта мәктәп базасында 1812 елгы Ватан сугышында җиңүнең 200 еллыгына багышланган район фәнни-тикшерү конференциясе булды. Ул укучыларда туган илебез тарихына карата кызыксыну уяту, традицияләр белән таныштыру максатыннан мәктәп интеллектуаль марафоны кысаларында үткәрелде. Балалар игътибарына "Скажи-ка, дядя, ведь недаром..." дигән телдән журнал тәкъдим ителде, аннары алар Иж-Борискино мәктәбенең 8 класс...
-
Сәламәтлек – иң зур байлык
Балалар китапханәсендә "Сәламәт яшәү рәвеше - нәрсә ул?" дигән темага "түгәрәк өстәл" утырышы булды. Чарага чакырылган 2нче урта мәктәпнең сигезенче класс укучылары алдында яшь спортчылар - футболчылар Денис Аникин, Эдуард Малыгин, Давид Шахназарян чыгыш ясады. Алар спорт белән шөгыльләнүнең әһәмияте, үзләренең уңышлары, киләчәккә планнары турында сөйләделәр. Изге Авраам чиркәве вәкиле...
-
Донорлар көне
Киләсе атнада, 10-11 апрельдә, районда донорлар көне була. Зур әһәмияткә ия булган бу чарада ел саен халык күп катнаша. Быел бу акциядә 230-250 кеше катнашыр дип көтелә. Район үзәк хастаханәсе поликлиникасы бинасында урнашкан донор пунктына килүчеләргә иртәнге сәгать 9дан республика кан салу станциясе медиклар бригадасы хезмәт күрсәтәчәк. Донорлар өчен төрле...
-
Депутатларның чираттагы утырышында
Кичә Спас муниципаль район Советының чираттагы утырышы булды. Депутатлар игътибарына мөһим мәсьәләләр тәкъдим ителде. Аларның берсе - "Спас муниципаль районы" муниципаль берәмлегенең 2011 елгы бюджетын үтәү турындагы отчётны раслау. Бу уңайдан финанс-бюджет палатасы рәисе Людмила Устина чыгыш ясады. Өстәмә керемнәр исәбенә ел дәвамында бюджетта үзгәрешләр булды. Шунлыктан Совет утырышларында тиешле...
-
Борынгы Болгар кунаклар көтә
Чәршәмбе көнне безнең районда эш визиты белән Татарстан Республикасы Премьер-министры Илдар Халиков, Дәүләт Киңәшчесе Минтимер Шәймиев булып киттеләр. Делегация составында шулай ук ТР Премьер-министр урынбасары Зилә Вәлиева, авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры Марат Әхмәтов, Президентның социаль мәсьәләләр буенча ярдәмчесе Татьяна Ларионова, республика мөселманнарының Диния нәзарәте вәкилләре дә бар иде.