Тарихны кем яхшырак белә?
2нче урта мәктәп базасында 1812 елгы Ватан сугышында җиңүнең 200 еллыгына багышланган район фәнни-тикшерү конференциясе булды.
Ул укучыларда туган илебез тарихына карата кызыксыну уяту, традицияләр белән таныштыру максатыннан мәктәп интеллектуаль марафоны кысаларында үткәрелде. Балалар игътибарына "Скажи-ка, дядя, ведь недаром..." дигән телдән журнал тәкъдим ителде, аннары алар Иж-Борискино мәктәбенең 8 класс...