Яңа тормыш

Спас районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Җирле хакимият

Катгый таләпләр куела

2010 елның октябрь аенда "Татарстан Республикасында балалар сәламәтлегенә, аларның физик, психик, рухи һәм әхлакый үсешенә зыян китерүне кисәтү чаралары турында"гы ТР Законы үз көченә керде. Бу Закон нигезендә, яшүсмерләргә кичен һәм төнлә җәмәгать урыннарында йөрү тыела. Ул нинди нәтиҗә бирә?

Тамара Камаева,
балигъ булмаганнар эше һәм аларның хокукларын яклау комиссиясе секретаре.
Исегезгә төшерәбез, халык телендә "комендант сәгате" дип йөртелгән бу Закон нигезендә, балигъ булмаган балаларга 1 сентябрьдән 31 майга кадәр - 22 сәгатьтән 6 сәгатькә кадәр, 1июньнән 31 августка кадәр - 23 сәгатьтән 6 сәгатькә кадәр җәмәгать урыннарында йөрү тыела. Яшүсмерләр әти-әниләреннән башка төнлә урамнарда, стадионнарда, паркларда, скверларда һәм балалар мәйданчыкларында, вокзал, аэропорт территорияләрендәге Интернет-кафеларда йөрергә тиеш түгел. Мондый тыюлар яшүсмерләрне җинаять кылудан, хокук бозулардан саклап калачак.
Моннан тыш, тәүлекнең теләсә-кайсы вакытында да аларга сыра рестораннарына, шәраб һәм сыра барларына, рюмочныйларга керү тыела.
Закон үз көченә кергәч, даими рәвештә рейдлар үткәрелә башлады, биредә бу таләпләрне үтәмәгән яшүсмерләрне ачыклыйбыз. Үткән ел, мәсәлән, үткәрелгән 74 рейд вакытында тыелган урыннарда йөргән 136 яшүсмер тоткарланды, аларның 122се төнлә тотылды.
Рейдларда комиссия әгъзалары, мәктәп, тармак технологиясе укытучылары, шулай ук полиция вәкилләре, опека һәм попечительләр органы, мәгариф бүлеге, социаль яклау хезмәткәрләре, район Советы депутатлары катнаша. Нәтиҗәдә 49 беркетмә төзелде, 46 ата-ана административ җаваплылыкка тартылды һәм аларга кисәтү ясалды. Өч очракта хокук бозуларны кабатлаучыларга 2 мең сум күләмендә административ штраф салынды.
Агымдагы елда 21 рейд үткәрелде, аның йомгаклары буенча 7 беркетмә төзелде, шуның алтысы -ата-аналарга, 1се - кафе хуҗасына, чөнки 22 сәгатьтән соң монда унике яшьлек бер кыз баланы күрдек. Шәхси эшмәкәргә 3000сум штраф салынды.
Барлык ата-аналарга административ беркетмәләр төзелде һәм ул безнең комиссия каравына кертелде, монда инде штраф салу яки кисәтү ясау турында карар кабул ителә. Штраф беренче тапкыр хокук бозган очракта да салына, ул 500 сумнан 1000 сумга кадәр була. Әгәр бала сәгать 10нан соң кафеда утырмаса, паркта яки башка җәмәгать урыннарында йөрмичә өйгә ашыкса-кисәтү генә ясала.
Хокук саклау органы вәкилләре 22 сәгатьтән соң вокзал территориясендә, транспортта булырга туры килгәндә, өлкәннәрдә баланы үзенеке булуын раслаучы документы булырга тиеш диләр. Балигъ булмаганнарга керү тыелган яки чикләнгән урыннарда белдерү язып эленгән. Барлык кафеларда, барларда, рестораннарда кисәтүләрне күрергә була.
Ләкин, күрелгән чараларга карамастан, 2011 елда яшүсмерләр катнашындагы җинаятьләрнең 7се- кич белән, 4се-22 сәгатьтән соң эшләнгән. Болар барысы да мәктәп яшендәге балалар һәм, әлбәттә, бу бик борчулы хәл. Димәк, бу балаларга карата ата-аналар тарафыннан җитәрлек контроль юк, шулай ук гаиләләр белән элемтәдә торырга тиешле оешмалар эшендә дә кимчелекләр бар.
Дөресен генә әйткәндә, бу Закон кабул ителеп, гамәлгә кергәннән соң, яшүсмерләр арасында тәртип бозулар саны, кич белән соңга кадәр йөрүләр күзгә күренеп кимеде. Алар үзләре дә, ата-аналар да җаваплылык тойдылар, контроль барлыгын аңлап, кич белән балалары чыгып китсә, катгый чикләү куя башладылар. Әйтеп үткәнемчә, әлбәттә, бу үзенең нәтиҗәсен бирде.
Озакламый җәйге каникуллар җитә, бу вакытта балаларга карата контроль тагын кими. Шуңа күрә мәктәпләрдә югарыда әйтеп үтелгән Законны ныклап аңлату эше алып барылырга тиеш. Ата-аналар җыелышында, махсус дәресләрдә, төрле әңгәмәләр барышында бу турыда ныклап сөйләшергә кирәк, бу инде яшүсмерләр арасында тәртип бозуларны булдырмый калырга ярдәм итәчәк.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең социаль челтәрләр:

ВКонтакте  Одноклассники  Telegram

Реклама бүлеге телефоны 8(843)47-30-0-02.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев