27 декабрь 2011 яңалыклары
-
Фаразлар статистика күзәтүеннән соң ясала
2009 елның 14 февралендәге РФ Хөкүмәте боерыгы нигезендә, хуҗалык итүче субъектларның барлык категорияләренә 2011 елгы эш нәтиҗәләре буенча федераль статистика күзәтүен үтәргә кирәк булачак. Тикшерүнең максаты - тармакара элемтәләрне һәм икътисад структурасын бөтен яктан чагылдыручы мәгълүмат алу. Ә бу исә социаль-икътисади тармакта дәүләт прогнозларын ясау өчен кирәк.
-
Пиротехника белән сак булыгыз
Яңа ел һәм Раштуа бәйрәмнәрен традицион бенгаль утлары, төрле төстәге конфетти тутырылган хлопушкалардан башка күз алдына да китереп булмый.
-
Ныклы чыныгу мәктәбе булды
Илшат Габдрахманов Ватан алдындагы изге бурычын намус белән үтәп кайткан. Ул "За ратную доблесть" һәм "За службу на Северном Кавказе" медальләре белән бүләкләнгән, өч ел контракт буенча хезмәт итү дәверендә аңа ике тапкыр туган авылына ялга кайту мөмкинлеге бирелгән. Хезмәт иткәндә хәтәр вакытлар булса да, ул бу сынауларны егетләрчә үткән.
-
Үз бурычын намус белән үтәп кайтты
Безнең шәһәрдә яшәүче Андрей Моисеев күптән түгел армия хезмәтеннән кайтты.
-
Бәйрәмгә иң яхшы әзерләнүчеләр
Район үзәк хастаханәсенең йогышлы авырулар бүлеге коллективы бинаны Яңа елга иң яхшы хәзерләүчеләр конкурсында җиңеп чыкты. Менә дүртенче ел инде биредә бәйрәм уңаеннан осталыкка, тапкырлыкка смотр үткәрелә. Анда табиблар да, шәфкать туташлары да, кече медперсонал да һәм хәтта авырулар да катнаша. Медиклар бигрәк тә авыруларның күңелен күрү өчен тырышалар. Кызганычка...
-
Табигать безнең яклауга мохтаҗ
Бураково һәм Аграмак мәктәбе укытучылары Лариса Захарова һәм Марина Төхвәтуллина экологик оешмалар активының республика мәктәбе эшендә катнаштылар. Утырыш барышында экологик хәрәкәттә катнашучылар алдында торган актуаль бурычлар, шулай ук табигатьтән файдалану һәм тирә-як мохитне саклау өлкәсендәге проблемалар тикшерелде. Утырышта катнашучылар тупланган тәҗрибә белән уртаклаштылар, 2012 елга чаралар планы эшләнде һәм ирекле...
-
Район Советы утырышы
Кичә район Советының чираттагы утырышы булды. Депутатлар бюджет акчаларын бүлү, 2012 елга торак-коммуналь хезмәтләр өчен тарифлар, 2012-2014 елларга районда ришвәтчелеккә каршы стратегияне тормышка ашыру программасын раслау буенча Советның элек кабул иткән карарларына үзгәрешләр һәм өстәмәләр кертү турындагы мәсьәләне карадылар һәм тиешле карарлар, өстәмәләр кабул ителде.
-
Җиңеп кайтты!
Данила Вихлянский самбо буенча дөнья һәм Европа чемпионы Михаил Зюзин истәлегенә багышланган "Дуслар истәлеге" ачык турнирында җиңү яулады.
-
Яңа елга матур теләкләр
Үтеп баручы елның соңгы көннәрендә бәйрәм чаралары күп үткәрелә.