20 март 2012 яңалыклары
-
СССРның баш төзүчесе
2012 елның 15 февралендә Мәскәүдә 83нче яшендә РСФСРның атказанган төзүчесе, 1980 елларда СССР Төзелеш материаллары сәнәгате министры булып эшләгән Сергей Фёдорович Военушкин вафат булды. Ул елларда КПССның башлангычы - 2000 елларга Советлар Союзындагы һәр гаиләне торак белән тәэмин итү программасы өчен нәкъ аның ведомствосы җаваплы була. Элеккеге Союз министрын бик...
-
Яшьлек елларын хәтерләтте
Люция Хәйбуллина, Ямбакты балалар бакчасы мөдире. 9 мартта Ямбакты авылы мәдәният йортында Юныс Әминовның "Өти балак" дигән комедиясен куйдылар. Анда 7-9 сыйныф укучылары катнашты, алар белән бергә мәдәният йорты директоры Рәмзия Насыйрова, җирле китапханәче Ләйлә Хөсәенова да тырышып әзерләнгәннәр. Әсәрне сәхнәгә куярга әзерләгәндә авыл музее җитәкчесе Сания апа Хөсәенова да...
-
Гомерләрен мәктәпкә багышлаган укытучылар
Быел - шәһәрнең 1нче мәктәбендә төрле елларда эшләгән ветеран-укытучыларның юбилей еллары. Аларның барысы да укучылар күңелендә тирән эз калдырган шәхесләр.
-
Хезмәтен хөрмәтләп
Район Мәдәният йорты директоры Зыкова Любовь Павловна Спас муниципаль районы Мактау грамотасы белән бүләкләнде. Аның озак еллык намуслы хезмәте һәм район мәдәнияты үсешенә керткән өлеше шулай югары бәяләнде.
-
Көрәшчеләргә – медальләр һәм бүләкләр
Тренер Владимир Борюшкин шәкертләре бертуган Насыйровлар призына үткәрелгән самбо буенча Кукмара районы ачык беренчелегендә көмеш һәм бронза медальләргә лаек булдылар. Татарстан, Башкортостан, Самара һәм Киров өлкәләреннән 300гә якын көрәшче җыелган бу турнирда безнең спортчылар арасыннан Данила Вихлянский уңышлы чыгыш ясады. Үзе өчен гадәти булмаган 55 килограммга кадәр авырлык үлчәвендә ул...
-
Гражданнарны кабул итәчәкләр
РФ Генераль прокуратура комиссиясе 20 марттан 30 мартка кадәр эчке эшләр бүлеге органнарында гражданнарның конституцион хокукларын яклауны тикшерү максатында Татарстан Республикасы прокуратурасында эшнең ничек оештырылуын тикшерәчәк. Шуңа күрә бу көннәрдә ТР прокуратурасы бинасында республика эчке эшләр органнары хезмәткәрләренең гамәлләре законлы булу-булмавына кагылган мәсьәләләр буенча гражданнарны кабул итәчәкләр. Кабул итүне РФ...
-
Зона этабында уңышлы чыгыш ясадылар
"Созвездие-Йолдызлык-2012" эстрада сәнгатенең 12нче ачык республика яшьләр телевизион фестиваленең Чистай шәһәрендә үткәрелгән зона этабында безнең районның яшь артистлары ике - беренче һәм дүрт икенче урынны алдылар. "Вокал-соло" номинациясенең урта яшь төркемендә, узган елдагы кебек үк, Дарья Чудакова җиңеп чыкты (ул район Мәдәният йортыннан чыгыш ясый). Фестивальдә башкарган бер җырның сүзләрен...
-
Теләк һәм тырышлык кирәк
Кечкенә генә авылда яшәсәң дә, үз шөгылеңне табып, ел әйләнәсендә табыш алырга мөмкин. Татар Такталы авылыннан Рәис Гайнуллинның гаилә фермасы моңа бер мисал.
-
Алдынгылар слетында катнаштылар
Торак-коммуналь хуҗалыгы хезмәткәрләре Николай Пеньков, Евгений Ваһапов һәм Илһам Нуриев быел район алдынгылар слётына үз коллективларыннан вәкил булып бардылар.