18 апрель 2014 яңалыклары
-
Призлар алып кайттылар
Балалар-яшүсмерләр спорт мәктәбе тренеры Владимир Борюшкин шәкертләре 1996-1998 елда туган егетләр арасында самбо буенча ачык беренчелектә ике алтын һәм бер көмеш медаль алдылар. 23нче механикалаштырылган агропромышленность колоннасы оештырган ярышлар Әлмәттә үтте. Үз авырлык үлчәвендә Никита Борюшкин (100 килограммнан артык) һәм Дмитрий Борюшкин (70 килограммга кадәр) беренче булдылар. 55 килограммга кадәр...
-
Безнең спортчылар сынатмады
Сәламәтләндерү-белем бирү үзәге спортчылары спорт белән яңа шөгыльләнә башлаучылар арасында карате кекусинкай буенча Татарстан ачык кубогында бер алтын, өч көмеш һәм өч бронза медальгә ия булдылар. Ярышлар Базарлы Матакта үтте. Тренер Рәшит Зыятдинов билгеләп үткәнчә, безнең команда өчен беренче, икенче мәктәпләр һәм Өчкүл мәктәбе укучылары чыгыш ясаган. Барлыгы аның составында...
-
Телефон “гаепле”
Салмыш килеш руль артына утырган бер кешегә штраф салганнар һәм идарә итү таныклыгыннан мәхрүм иткәннәр. Бу ир-атны дәүләт автоинспекторы рульдә барганда телефоннан сөйләшкәне өчен туктатканлар, чөнки бу кагыйдәне бозу булып санала. Алар шулай ук ир-атның салмыш булуын сизеп алганнар, алкотестер да моны раслаган.
-
Кюветка төшкәннәр
Ял көннәрендә юлда тагын берничә авария теркәлгән. Болгар - Базарлы Матак автомобиль юлында иномарка кюветка төшеп капланган. Моңа машина белән идарә итүченең руль артында йоклап китүе сәбәпче булган. Ир-атның үзенә зыян килмәгән, ә машинага хәзер ремонт кирәк булачак. Тагын бер юл-транспорт авариясе шәһәрдә, пристань тирәсендә килеп чыккан. Руль артында утыручы...
-
Янгын чыга
Мунчадагы төтен юлының төзек булмавы аркасында шәһәрдә яшәүче берәүнең хужалыгында янгын чыга. Ут чаткылары түшәмгә кагылган җылыту материалына эләгеп, берничә корылманы берләштергән уртак түбә яна башлый. Хуҗалар шунда ук янгын сүндерүчеләргә чылтыратканнар, ә үзләре гараждан машинаны, абзардан терлек-туарны чыгаралар. Янгын сүндерүчеләр утны берничә минутта сүндереп, йортка күчәргә ирек куймыйлар. Янгыннан...
-
Медальләр урынына
Билгеле булганча, 2013 елның 1 сентябрьдә чыккан Федераль закон нигезендә, яхшы укыган өчен мәктәпләрдә алтын һәм көмеш медальләр белән бүләкләү бетерелде. Мәгариф бүлеге җитәкчесенең укыту- методик эш буенча урынбасары Людмила Рыбакова сүзләренә караганда, быел җәй йомгаклау аттестациясен уңышлы үткән, 10 һәм 11нче классларда барлык фәннәрдән дә"бик яхшы" билгеләренә укучыларга отличнога...
-
Эшмәкәр дәүләт пошлинасын ничек түли?
Гражданнар һәм юридик затлар өчен дәүләт пошлинасының күләме сизелерлек аерылып тора. Милек хокукын теркәгән өчен кеше 1000 сум дәүләт пошлинасы түләсә, юридик зат шуның өчен үк 15000 сум түләргә тиеш булачак.
-
Җирләр дәүләткә кайтарыла
ТР Кадастр палатасы хезмәткәрләре өч гектарга якын җирне үзләштерүдән саклап калдылар.
-
Күңел җылысын – балаларга
Безнең Иске Рәҗәп гомуми урта белем бирү мәктәбенең укытучылар коллективы укучыларның белемен камилләштерү, сәламәтлеген ныгыту, тормышка әзерлекле кешеләр итеп чыгаруда зур тырышлык куялар. Моның өчен мәктәптә бөтен мөмкинлекләр бар.
-
Ветераннар тормышта үрнәк күрсәтәләр
Дүшәмбе көнне башкарма комитетның утырышлар залында үткән район ветераннар оешмасының чираттагы пленумында актуаль мәсьәләләр каралды.
-
Гражданлык җәмгыятен үстереп
21 апрельдә Җирле үзидарә көне билгеләп үтелә. Ул 2012 елда, җирле үзидарә институтының ролен һәм әһәмиятен күтәрү, демократия һәм гражданлык җәмгыятен үстерү максатында кабул ителде. Бу көнне, 1785 елда, патша Екатерина II "Жалованная грамота городам" Указын раслый, ул җирле үзидарә турында Россия законнары үсешенә нигез сала. Безнең районда җирле үзидарә...
-
Рәсем өчен бүләк
1нче урта мәктәпнең 8 класс укучысы Нина Еланина "Европа хокуклары балалар күзлегеннән" рәсемнәр конкурсында җиңеп чыкты. Конкурсны Россия мәктәпләре укучылары өчен Казан (Идел буе) федераль университеты Евросоюз Үзәге белән бергә оештырган. Нинаның "Төлке һәм куян" әкияте буенча ясаган рәсеме "Иң әкияти караш" номинациясендә билгеләп үтелде. Аңа диплом, медаль һәм бүләк...
-
Анапага сәяхәт
Өстәмә белем бирү педагогы Ксения Гунина җитәкчелегендә "SаMоSтоятельные дети" наркотикларга каршы проектта катнашкан сигез кеше һәм Балалар иҗат йорты волонтерлары Анападагы лагерь базасында оештырылган "Беги за мной" тематик профильле сменада катнаштылар. Төркемгә беренче һәм икенче шәһәр, Иске Рәҗәп һәм Иж-Борискино урта мәктәбе вәкилләре керде. Сәяхәтне Россия Федерациясе Мәгариф һәм фән...
-
Татар телен өйрәнәләр
Районның мәктәпкәчә учреждениесендә эшләүче рус телле тәрбиячеләрнең барысы да татар теленә өйрәтү буенча "Ана теле" электрон проектында катнашалар. Ул Россия һәм чит илдә татар телен өйрәнергә теләүчеләр өчен ачылган. Программаның структурасы тугыз дәрәҗәдән тора. Һәр дәрәҗә, үз чиратында, сигез бүлеккә бүленгән. Һәр бүлектә тыңлау, сөйләү, уку һәм язу буенча биремнәр...
-
Сайлаулар алдыннан укыту
Узган сишәмбе көнне район территориаль һәм сайлау участогы комиссияләре әгъзаларын укыту үткәрелде. Алар алдында Татарстан Республикасы Үзәк сайлау комиссиясе рәисе Экзам Гобәйдуллин, секретарь Надежда Борисова, оештыру бүлеге мөдире Фәридә Таҗиева, район башлыгы Камил Нугаев чыгыш ясады. Комиссия әгъзаларының игътибары Татарстан Республикасы Дәүләт Советына сайлаулар алдыннан законнарга кертелгән үзгәрешләргә юнәлдерелде.