7 февраль 2014 яңалыклары
-
Тыела алмасаң, штраф түлә
Шәһәрдә яшәүче берәү исерек килеш өендә кара тавыш чыгарган өчен административ җаваплылыкка тартылды.
-
Атна саен авария
Үткән атнада шәһәрдә тагын авария булды.
-
Никитаның тагын бер уңышы
Шәһәрдәге икенче урта мәктәпнең өлкән класс укучысы Никита Борюшкинның Идел буе федераль округы беренчелегендә яулаган медальләренә янә бер бүләк өстәлде: Казандагы дзюдочылар турнирында өченче урынны алды.
-
Шиңгән чәчәкләр
(нәсер) Бәләкәй кызым игътибар белән балалар журналындагы бер рәсемне карап утыра.
-
Олы тормыш юлы үткән
Күптән түгел Урта Йорткүл авылында гомер кичерүче Хәербанат апа Ниязовага туксан яшь тулды. Аны район башлыгы урынбасары Рушания Закирова, ветераннар оешмасы рәисе Юрий Зуйков, социаль хезмәт вәкилләре, җирлек башлыгы Гөлинә Кәримуллина ихлас күңелдән котладылар һәм иң яхшы теләкләрен җиткерделәр. Кунаклар Хәербанат апага Россия Президенты Владимир Путин исеменнән котлау открыткасы, чәчәкләр...
-
Пенсия фонды - яңа урында
Район Пенсия фонды идарәсе яңа бинага күчте. Сишәмбе көнне, капиталь ремонттан соң, бинаны ачу тантанасы булды.
-
Элеккечә үк кискен тора
Коррупциягә каршы комиссиянең киңәйтелгән утырышы булды.
-
Балаларның яраткан укытучысы
Балачактан укытучы булырга хыялланган Людмила Хохлова мәктәпне тәмамлагач, кая барырга дип аптырамады.
-
Тәмәке тартучыларны – җавапка
Узган елның ноябрендә "Об охране здоровья граждан от воздействия окружающего табачного дыма и воздействий потребления табака" турындагы Федераль законга җәмәгать урыннарында тәмәке тарткан өчен җаваплылыкны тагын да арттыруны күздә тоткан төзәтмәләр кертелде. Шуннан соң ниндидер үзгәрешләр күзәтеләме?
-
“Закон – яшәү кагыйдәсе ул…”
Бу атна башында прокуратураның отчет җыелышы булды, аның эшендә район башлыгы Камил Нугаев катнашты. Киңәшмәгә барлык хезмәтләр вәкилләре, бүлек һәм предприятие җитәкчеләре чакырылган иде.
-
Дулкынландыргыч фильм
"Октябр» кинотеатрында шәһәрнең 2нче мәктәп укучылары өчен "Садись рядом, Мишка!" дигән нәфис фильм күрсәтелдде. Бу фильм Ленинград блокадасы балалары, аларның авыр язмышлары турында. Сугыш елларында Ленинград балаларының күргән авырлыкларын укучылар зур дулкынлану белән карадылар. Фильм Ленинград блокадасын өзүгә 70 ел тулуга багышланган, ул январь ахырында билгеләп үтелде.
-
Ашыгыч ярдәм хезмәтенең йөз еллыгына
Үзәк район хастаханәсенең баш табиб урынбасары Наилә Мистахова һәм ашыгыч ярдәм бүлеге табибы Наил Исхаков "Ашыгыч ярдәм күрсәтүне реформалаштыруның актуаль проблемалары" дигән регионара фәнни-практик конференциядә катнаштылар.
-
Алда – сайлаулар
Участок сайлау комиссияләре әгъзалары киңәшмәсе алда торган ТР Дәүләт Советы депутатларын сайлауларга хәзерлек кысаларында үткәрелде.
-
Депутат белән очрашу
Өченче көн "Октябрь" кинотеатрында ТР Дәүләт Советында КПРФ фракциясе җитәкчесе, партия рескомының беренче секретаре Хафиз Миргалимов район халкы белән очрашты.
-
“Россия чаңгы юлы” чакыра
Бу якшәмбедә Рабига күле янында сәламәт тормыш рәвеше алып барырга теләүчеләр өчен традицион чаңгы ярышлары була. Ярышта катнашучылар сәгать 9га җыелачаклар, ә ике сәгатьтән соң беренче старт бирелә. Үткән еллардагы кебек, ярышларда мәктәп укучылары һәм укытучылары, оешма һәм учреждение җитәкчеләре, гомумән чаңгы шуарга яратучы бөтен кеше катнашыр дип көтелә. Бу...