5 декабрь 2014 яңалыклары
-
Күгәрченнәр - тынычлык кошлары
Бу кошларны яратып үрчетүчеләр тарафыннан оештырылган күгәрченнәр күргәзмәсе инде традициягә әйләнде һәм аларны карарга быел да халык күп килгән иде. Күргәзмә район Мәдәният йортының спорт залында оештырылды.
-
Туган көнең белән, Максим!
Безнең мәктәптә Максим Христофоров исемле малай укый. Сәламәт булмаганлыктан, ул инвалид арбасында йөрергә мәҗбүр, аны өенә барып укыталар. Ләкин Максим күңел төшенкелегенә бирелә торган кеше түгел. Бик тере, кешеләр белән аралашучан, укуын да теләп укый. Ләкин мәктәптә пандус булмаганлыктан, ул мәктәпкә йөри алмый, аңа классташлары белән бик сирәк аралашырга туры...
-
Урладыңмы – эшләп түлә
Гусиха авылының 34 яшьлек кешесе Россия Федерациясе Җинаять кодексының 158 нче маддәсе нигезендә (урлашу, чит кеше милкен урлаган өчен) гаепле дип табылды. Прокурор ярдәмчесе Евгений Шуваловның хәбәр итүенә караганда, бу кеше агымдагы елның 8 октябрендә Болгар шәһәрендә Киров урамындагы бер йорт ишек алдына кергәч, велосипед урлап чыга һәм сата. Нәтиҗәдә...
-
Китаплар кулдан-кулга йөри...
Үзәк китапханә хезмәткәрләре Өлкәннәр һәм инвалидлар йортында яшәүчеләр һәм хастаханәгә килүчеләргә хәйрия акциясе оештырды. Чара инвалидлар ункөнлеге уңаеннан үткәрелә. Китапларның кешедән кешегә йөрүе глобаль дөнья хәрәкәтенең нигезе булып тора һәм Россиядә әле күптән түгел генә барлыкка килде. Аның нигезендә, китапны укыганнан соң, кеше аны башкаларга биреп, китап укучыга яңа авторлар,...
-
Яхшылык җирдә ятмый
Узган ел район инвалидлар җәмгыяте оешканга егерме биш ел тулды. Билгеле, бу чорда үзгәрешләр шактый булды. Аның составына кергән кешеләргә нинди проблемаларны ешрак хәл итәргә туры килә, бу җәмәгать оешмасының эшенә кем юнәлеш бирә?
-
Юбилее белән җылы котладылар
Шәһәребездә яшәүче Вера Наумованы күптән түгел туксан яшьлек юбилее белән котладылар. Ветеранны район башлыгы Камил Нугаев, ветераннар оешмасы рәисе Михаил Тюленев, социаль хезмәт вәкилләре җылы котладылар. Аңа сугыш авырлыкларын да, ачлыгын-ялангачлыгын да күп күрергә туры килә, окоп казырга да, урман кисәргә дә йөргән. Тормыш сынауларына бирешмәгән, гомере буе намус белән...
-
“Кешеләр кайгырту тоярга тиеш...”
Танкеевка авылындагы крестьян (фермер) хуҗалыгы җитәкчесе Равил Бакиров хаклы рәвештә әнә шулай ди. Шунысы сөенечле, хуҗалык терлекчеләре узып баручы елны уңай нәтиҗәләр белән тәмамлыйлар. Ирешкән уңышларга коллективның һәр әгъзасы үзеннән өлеш керткән.