Яңа тормыш

Спас районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Мәгариф

Призерларга бүләкләр тапшырды

Район башлыгы Камил Нугаев республика һәм Бөтенроссия фән олимпиадаларында призер исемен алган укучыларга һәм аларны бәйгегә әзерләгән укытучыларга Рәхмәт хатлары һәм акчалата бүләкләр тапшырды.

Әдәбият, татар әдәбияты һәм технология буенча Бөтенроссия олимпиадасының республика этабы призерлары Виктория Курсина (2нче мәктәп, 10 класс), Алия Сәмигуллина һәм Илназ Мөхәммәтҗановка (8 класс, Иске Рәҗәп) 5 мең сумга сертификатлар тапшырылды. Аларның укытучылары Наталья Мөхетдинова, Гөлназ Фәйзиева һәм Илназ Мәхмүтов 15 мең сумлык сертификатка ия булдылар.
Технология буенча Бөтенроссия олимпиадасының республика этабы һәм финалы призеры Софья Выжленкова - 10 мең сумлык сертификат, аның укытучысы Ольга Выжленкова 30 мең сумга сертификат белән бүләкләнделәр.
Мәгариф хезмәткәрләренең профсоюз оешмасы укытучыларны теплоходта өч көнлек сәяхәт белән бүләкләде.
Реклама

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең социаль челтәрләр:

ВКонтакте  Одноклассники  Telegram

Реклама бүлеге телефоны 8(843)47-30-0-02.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X