Яңа тормыш

Спас районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Юнармиячеләргә бүләкләр

1941-1945 еллардагы Бөек Ватан сугышы ТР Виртуаль музееның иң яхшы корреспондент пункты республика конкурсы нәтиҗәләре буенча Спас районы вәкилләре дә билгеләп үтелде.

"Юнармия" Бөтенроссия хәрби-патриотик балалар-яшүсмерләр иҗтимагый хәрәкәте әгъзалары, П.А. Карпов исемендәге Болгар кадет мәктәбе укучылары Арслан Исмәгыйлев һәм Василий Сбитнев Бөек Ватан сугышы ветераннары һәм тыл хезмәтчәннәре исемнәрен мәңгеләштерүдә актив катнашулары өчен дипломнар белән билгеләп үтелде. Василий Сбитневка шулай ук кыйммәтле бүләк - командир сәгате тапшырдылар. Татарстан Республикасы Виртуаль музее үсешенә зур өлеш кертүе өчен "Юнармия" җирле штабы җитәкчесе Илһам Мидхәтов Рәхмәт хаты белән бүләкләнде.
Бүләкләр "Татарстан музейлары эшчәнлегенең актуаль мәсьәләләре: музейлар һәм хәрби-патриотик тәрбия бирү" республика фәнни-практик семинары барышында тапшырылды.
Анда дәүләт, муниципаль һәм ведомство музейлары җитәкчеләре, Татарстан музейлары Ассоциациясе әгъзалары, 1941-1945 еллардагы Бөек Ватан сугышының Виртуаль музее корреспондент пункты җитәкчеләре катнашты. Семинар программасына музей эшчәнлегенең актуаль мәсьәләләрен тикшерү кертелде.

Фото: http://art16.ru/gallery2/v/nmrt/tatfrontu-luchshiy-korpunkt---2016/20170418-dsc02254.jpg.html

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең социаль челтәрләр:

ВКонтакте  Одноклассники  Telegram

Реклама бүлеге телефоны 8(843)47-30-0-02.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев