Яңалыклар
Спас районы басуларын корткычларга һәм чүп үләннәренә каршы эшкәртәләр
Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсе мәгълүматлары буенча, хәзерге вакытта район басуларын корткычларга һәм чүп үләннәренә каршы эшкәртү шактый югары темплар белән башкарыла. Бу эш инде мәйданнарның 90 процентында диярлек төгәлләнгән. Игенчеләр шулай ук сабан һәм бөртекле культуралар, рапсны тукландыру белән мәшгуль.
Терлек азыгын хәзерләү дә активлаша. Хуҗалыклар арасында аеруча "Авангард"...
Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсе мәгълүматлары буенча, хәзерге вакытта район басуларын корткычларга һәм чүп үләннәренә каршы эшкәртү шактый югары темплар белән башкарыла. Бу эш инде мәйданнарның 90 процентында диярлек төгәлләнгән. Игенчеләр шулай ук сабан һәм бөртекле культуралар, рапсны тукландыру белән мәшгуль.
Терлек азыгын хәзерләү дә активлаша. Хуҗалыклар арасында аеруча "Авангард" АҖ һәм "Болгар Востокзернопродукт" ААҖ бүлекләрен билгеләп үтәргә була, анда инде 770 тонна прессланган печән һәм 4300 тонна сенаж әзерләнгән. Һава шартлары терлек азыгын әзерләү өчен бик уңай торганга күрә, һәр мөмкинлектән файдаланып калырга кирәк. Шәхси хуҗалыкта терлек асраучыларга да ашыгырга кирәк, чөнки соңгы көннәр кызу булуы сәбәпле, печәннең сыйфаты бермә-бер кими. Туфракта дым кимегәннән-кими бара, бу көннәрдә яңгырлар явып үтмәсә, терлек азыгы әзерләүдә кыенлыклар туарга мөмкин.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Безнең социаль челтәрләр:
ВКонтакте Одноклассники Telegram
Реклама бүлеге телефоны 8(843)47-30-0-02.
К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса
Нет комментариев