Яңа тормыш

Спас районы

18+
Рус Тат
Яңалыклар

Спас районы командасы SUNNYФЕСТ фестивалендә призлы урынны алды

Фестиваль Мамадыш районында узды.

VI Бөтенроссия SUNNYФЕСТ креатив чаналар фестиваленнән Спас районы командасы өченче урынны алып кайтты.

Мамадыш районында узган фестивальдә утыз команда катнашты. Спас районы исеменнән Яшьләр парламенты командасы чыгыш ясады. “Спас пулясы” дигән исем астындагы команда 18нче номер астында чыгыш ясады һәм 150 метр араны үтә алды. Уртак тырышлык команданы “Как по маслу” номинациясендә почетлы өченче урынга чыгарды.

Фестивальгә йомгак ясалганнан соң, җиңүчеләргә һәм призерларга дипломнар, истәлек бүләкләре һәм акчалата призлар тапшырылды.

Шунысын да билгеләп үтәргә кирәк, чаналар фестивалендә Спас районы командасы быел беренче генә тапкыр катнашты.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең социаль челтәрләр:

ВКонтакте  Одноклассники  Telegram

Реклама бүлеге телефоны 8(843)47-30-0-02.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев