Күмелгән китап - 5
Көмеш чылбырлы кул сәгатен Шәмсинең дә күп тапкырлар күргәне бар.
(Дәвамы. (Дәвамы. Беренче, икенче, өченче, дүртенче бүлекләре).
Камил Сәгъдәтшин
...Вәлиулла солдатны озатканда үзенә күрә бер истәлекле хәл дә булып алды. Россия белән Австрия арасында барган канкоеш сугышта батырлык күрсәтеп, медальгә лаек булган татар солдаты, полковникны шаккатырып, патша бүләгеннән баш тарта. Аптырашта калган офицер аңа көмеш чылбырлы кул сәгате бүләк итүе турында авылда гына түгел, тирә-якларда да беләләр.
Көмеш чылбырлы кул сәгатен Шәмсинең дә күп тапкырлар күргәне бар. Авыл халкы әйтүенчә, авылның иң кодрәтле кешесе - Садыйк бай шул сәгать өчен кара айгырын бирмәкче булган. Атына бик кызыкса да, Вәлиулла солдат алыш-биреш итүдән баш тарткан. Гаиләсе ишәеп, хатыны Миңниса һәм ике кызын ничек тә булса ач үлемнән саклап калу өчен борчылган бер вакытта, үзен сыерлы иткән Сәгъдәтшага насыйп булган сәгать икән ул! Вәлиулла солдатның карары нык иде. Сәгать Сәгъдәтшага булды. Олы юлга сәфәр чыкканнарның гомерен хәзер шушы сәгать саный иде.
Бишенче бүлек
Вәлиулла солдатны озаткач, туган яклар белән соңгы җеп өзелгәндәй булды. Әле генә ялт итеп торган көләч кояш та кашларын җыерып, тиз арада болыт арасына кереп чумарга ашыкты. Көмеш чылбырлы сәгать кенә бернигә игътибар итмичә, келт тә келт килеп, юлаучыларга алга атларга көч-күәт бирә сыман. Шәмси моның шулай икәнлегенә үзе инанды. Әтисеннән рөхсәт алып, сәгатьне колагына якын куеп, озак итеп тыңлап барды.
Җан биргәнгә җүн бирер диелсә дә, алда билгесезлек, ниндидер хәвеф-хәтәр көтүен һәркайсы яхшы аңлый. Тик, тәвәкәлләп озын юлга чыккансың икән, алга, бары тик алга атларга кирәк. Шул чагында гына куелган максатларга ирешеп була. Көмеш чылбырлы сәгать тә моны раслап, тигез тавыш белән текелдәвен дәвам итә.
Юлаучыга янчык та авыр дигәндәй, булган кадәр йөк ике көпчәкле кул арбасына сыешлы иде. Ерак юлга ни нәрсә аласың? Шул, бүген кирәк булган вак-төяк инде. Алай да җыела икән. Берничә көнлек азык-төлек, кием-салым, тормыш кирәк яраклары белән тулы арбаны чиратлашып Сәгъдәтша белән әтисенең бертуган энесе Сәхватша тартып бара. Хатын-кыз, бала-чаганың да кулы буш түгел. Һәркайсының үз капчыгы.
Тия ягына чыккач, юллар ярыйсы икән. Аякка ябышып алҗыткан балчыктан соң такыр юлдан атлавы күпкә рәхәт.
Башкалардан әз генә алданрак атлаучы Сәгъдәтша әллә үзен, әллә башкаларны тынычландырырга теләп, “җәлтрәк атласак, кичке караңгы төшкәнче Тиягә җитәргә дә була”, дип сөйләнеп алды. Олылардан калышмаска бик теләсә дә, Шәмсинең сабырлыгы соң чиктә иде булса кирәк:
– Әти, кайчан туктыйбыз инде? Әзрәк кенә ял итеп аласы иде...
Сәгъдәтша көмеш чылбырлы сәгатенә карап, җавап бирергә ашыкмады. Мондагы юлларны яхшы белә ул. Кара урманнар белән тоташып киткән урыннарда туктавы куркыныч. Һәр авылның үз башкисәрләре бар. Корылык елларында андыйлар аеруча азынды. Кышкы юлда төн чыгарга тукталган юлаучыларның аты-чанасы белән суга төшкән сыман кинәт юкка чыгулары турында имеш-мимешләрне торган саен ешрак ишетергә туры килә.
Хәвефле хәлләр хакында әтисенең сөйләгәннәрен Шәмсинең дә ишеткәне бар. Бу якларда әллә ничә төрле милләт кешеләре яши бит. Мукшы, мари, чуашлар кебек бергә укмашып тормыш алып баручылар янәшәсендә, элегрәк заманнарда бер урыннан икенчесенә күчеп көн итәргә күнеккән ногай, калмык кабиләләренең аз санлы төркемнәре әле дә очраштыргалый. Андыйлар олы юллардан читтәрәк, кара урман буйларындагы Чирмешән елгасына барып тоташучы кечкенә инешләр тирәсендә, башкалардан аерым яшәүне кулай күрә.
Кайчандыр тирә-якны дер селкетеп торган халыкларның да йөзләрчә ел дәвамында башка милләтләр белән аралашып яшәве эзсез узмаган. Бу тирәдә төпләнеп калган аз санлы милләтләрнең дә кайберләре сан ягыннан күпчелек булганнар басымы астында бер диннән икенчесенә күчә барган.
Сигез мәчетле Бәрәнҗәр авылында заманы өчен шактый зур белем туплаган кешеләр аз булмаган. Россия шәһәрләрендә генә түгел, Европа һәм Гарәбстан илләрендә укып кайтучылар да булган, дип сөйлиләр. Шәмсинең бабасы - авылның Байтирмән очы дип йөртелгән мәчете мулласы да шундыйлардан саналган. Корьән-хафиз булуы өстенә, көнчыгыш халкы телләрен белгән. Күп гасырлар дәвамында бу якларда барган зур яуларда шаһит киткәннәрнең каберләрен зиярәт кылырга төркем-төркем булып килгән үзбәк, таҗик, кыргыз, казах һәм башка милләт кешеләре белән Бәрәнҗәрдә башлап ул аралаша торган булган.
Кайчандыр Чыңгыз хан гаскәрләрен тар-мар китереп, кире чигендерә алган, сан ягыннан иң күп халык яшәгән шәһәрләре, алга киткән икътисады булган Бөек Болгар дәүләте дәвамчыларының бүгенге хәле алдынгы фикерле кешеләрне аеруча борчыган. Әмма еллар узган саен баш калкытырга мөмкинлек кенә кимегәннән кимегән. Бәрәнҗәрнең алдынгы фикерле дин әһелләренә дә, “язмышыңа шулай язылгач, берни эшләр хәл юк”, - дип, баш иеп яшәүдән башка чара калмаган. Халык арасында сирәк кенә килеп чыккан ризасызлык галәмәтләре исә камчылы казаклар, үрәтникләр тарафыннан тиз арада бастырылган. Бәрәнҗәрдә яшәүчеләр үз фикерен шыпырт кына белдерергә күнеккән. Башкача булганда, андыйларны Себер көткән.
Юлда барганда әтисе белән Сәхватша абыйсы арасында Мәләкәс шәһәренең килеп чыгышы турында да бәхәс куерып алды.
– Мәләкәс - татар авылы. Казан ханлыгы чорында ук барлыкка килгән. Элек-электән төрле милләт кешеләре яшәгән. Татарлар белән иңгә-иң торып яшәгәннәр. Әмма, авылга татарлар нигез салган. Борынгы язмаларда да шулай әйтелгән.
– Шулайдыр. Укымышлы бер танышым да шулай дигән иде. Мәләкәстә ясаклы чуашлар, керәшеннәр, марилар белән удмуртлар да байтак булган. Хәзер урыслар күбрәк, - ди Сәгъдәтша, һәрвакыттагыча энесенең сүзләрен куәтләп.
Сәхватша сак сөйләшә. Туган якларының тарихы белән кызыксынып, Сәгъдәтшаның күп китаплар укуын яхшы белә ул. Шуңа да, бәхәскә бик тирән кереп тормыйча, сүзне башкага бормакчы. Тик буасы бер ерылгач, Сәгъдәтшаны туктатырлык түгел:
– 1919 елда Мәләкәскә Берлинда үтерелгән немец революционеры Роза Люксемберг исемен биргән иделәр. Барып чыкмады. Анда меңләгән кеше яши бит. Халык күтәрелде. Мәскәүгә барып җиттеләр. Өч айдан Мәләкәскә үз исемен кайтардылар. Шау-шуның бер файдасы да булды: шул вакыттан бирле Мәләкәс шәһәр булып санала...
Олыларның шундый сүзләреннән соң, Шәмсинең түбәсе күккә тия язды. Ничек кенә булса да тизрәк Мәләкәс шәһәренә бары җитәсе, андагы күпкатлы йортларда яшәүче бәхетле кешеләрне күрәсе килде. Их, авылдагы дусларына кайтып сөйлисе иде. Әлегә иртәрәк шул. Аның әле меңләгән чакрым юл үтеп, Мәләкәстән дә зуррак шәһәрләрне күрәсе бар.
Олылар сөйләшүеннән аңлашылганча, алар озакламый барып җитәчәк Тия авылында яшәүчеләрне дә тирә-якта староверлар дип йөртәләр икән. Бу якларда яшәүчеләрнең күпчелеге мәҗүсилек тарафдарлары булган. Чиркәү тарафыннан төрле эзәрлекләүләргә дучар ителсәләр дә, кайберәүләр яшертен генә борынгы бабаларының дини гадәтләрен хәзер дә дәвам итә, имеш. Берничә кат озын итәкле күлмәк кигән хатын-кызларны, яшь кенә булсалар да көрәктәй сакал үстергән урыс агайларын Шәмсинең дә күргәне бар үзе. Мәҗүсиләр шундый була микәнни?
– Андыйлар тырыша-тырмаша үзләренең яшәү рәвешләрен, борынгыдан калган горыф-гадәтләрен сакларга тырыша. Арада безнеңчә сөйләшеп, вата-җимерә христиан динен тотучылары, чиркәүгә йөрүчеләре дә бар...
Сәгъдәтшаның бу сүзләре әнисе белән җиңгәсен дә чыгырыннан чыгара:
– Татар кешесе ничек чиркәүгә йөрсен ди инде? Ходайдан да курыкмыйлар микәнни?
– Мәҗүсиләрнең аллалары күп бит аларның. Җир алласы, суныкы... Кайсысыннан курыксыннар? - ди Сәхватша сүзне шаяртуга борырга теләгәндәй. Тик, абыйсының кырыс карашы астында тукталып кала. Абыйдан узып сөйләү - Сәгъдатшалар нәселендә чит нәрсә.
Шәмсинең ишеткәне бар: староверлар дип атап йөртелүче өлкән яшьтәге хатын-кызлар ыштан кими, имеш. Кызык өчен генә сөйлиләр дисәң, чатнама суыкларда өсте-өстенә кара күлмәкләр кигән өлкән яшьтәге хатын-кызларны үзенең дә күргәне бар. Кышкы салкыннарда шәрә бот белән йөрер өчен кат-кат кием кимичә дә булмыйдыр шул.
Көн кичкә авышканда Тия авылына да барып җиттеләр. Инде төнгелеккә урнашып, бераз тамак ялгап алырга да вакыт. Беркемне борчымыйча, берәр ышык урында тукталырга булыр дигән ниятләре барып чыкмады. Гөнаһ шомлыгы, каяндыр түбәтәй зурлыгындагы болыт чыгып, вак яңгыр сибәли башлады. Берничә атна буена кыздырган кояш нәкъ менә алар юлга чыккач кына болыт арасына кереп югалсын инде. Мондый хәлгә кемнең эче пошмасын. Ярый, хәерлегә булсын. Төн ката шәһәргә барып кергәнче, монда кунарбыз, диеште юлчылар.
Сәгъдәтшаның үз уйлары бар икән. Тиядә аның күптәнге бер танышы яшәргә тиеш. Исән-сау булса, аңа сугылып карарбыз, диде ул, башкаларга каршы төшәргә мөмкинлек калдырмыйча.
Тел бит теләсә-нинди сорауларга да тиз арада җавап табарга булыша. Беренче очраган урыс агаеннан сорашып ачыкладылар: татарлар өчен Исмәгыйль, ә урыслар өчен Самуил исемле танышлары урамның аргы башында, аерым бер утраучыкта яши, диделәр. Соңыннан белделәр: авыл картлары җыелышып, башка милләттән булган Исмәгыйльне үз яннарына сыйдырмаган. Еллар узып, күрше чуаш авылның бер кызына өйләнеп, балалары тугач кына, урам читендәге аерым утраучык сыман җирдә өй төзергә рөхсәт биргәннәр. Үткән-сүткән татарлар яки ясаклы чувашлар төн кунарга аларга туктала, диделәр.
Берничә ел элек Сәгъдәтша да куларбасын тартып, Тиядә иләк, сөзгеч, тубал сатып йөргәннән соң, аларда тукталган. Бик кунакчыллар, ди. Ногай нәселеннән адашып калган Исмәгыйльне Тия урыслары да хәзер инде чит-ят итми бугай. Юлчылар өчен Ходай биргән кешедер. Биредә төпләнгәненә шактый еллар узса да, татарча да, чуашча да аралаша.
– О, кунаклар килгән! Айдагыз, узыгыз!
Ишек алдына кинәт кенә килеп кергән таныш булмаган кешеләрне күргәч тә, хуҗа әллә ни аптырап калмады. Соңгы вакытларда бәхет эзләп чит-ят җирләргә сәфәр чыккан өченче гаиләне каршылый икән Исмәгыйль-Самуил дигән изге күңелле бәндә. Аның караңгы чырай күрсәтмәве - Сәгъдәтшаныкылар өчен зур шатлык иде. Юлчыларның хәлен тиз аңлаган Самуил кунакларның ай-ваена да карамый, өйгә чакырды. Хатыны да хуҗаның үзе кебек киң күңелле кешегә ошаган. Ире яратып Аннушка дип таныштырган Анна кунаклар килгәч, бар эшен ташлап чәй әзерләргә кереште.
Озын-озак юлга чыкканнарның да биштәре буш түгел. Шәмсинең әнисе белән җиңгәсе - өчәүләшеп табын мәшәкатьләрен кайгырта башлады. Ир-атлар исә ишек алдына киң өстәл ясап, болай да бала-чага белән тулы кечкенә генә өйне тыгызламаска ниятләде.
Шәмсинең әлегәчә бу кадәрле зур мәҗлесне күргәне юк иде. Менә бит, үзләре ачлыктан качып китә, үзләре шундый зур өстәл артында бәйрәм итә. Ваклап тураган каз ите, әнисе юлга дип әзерләгән бер өем юка, пешкән йомыркалар янына Анна түтәй йөгерә-чаба баздан тозлаган кәбестә, кыяр ише ризыклар өстәде. Өстәлдән майлы иткә ошаган бер төрле ризыкны кулына алгач, әнисе әздән генә Шәмсинең кулына сукмый калды:
– Улым, ярамый! Дуңгыз ите ашау зур гөнаһ.
Ир-ат, хатын-кызлар, бала-чага өстәл тирәсенә елышып, ашыкмыйча, рәхәтләнеп сыйланды.
Ул ара тәмам караңгы төште. Хатыннар табынны җыештырган арада Исмәгыйльнең берсеннән-берсе кечкенә кызларына әйткән сүзләре Шәмсине бөтенләй аптырашта калдырды.
– Нука живо, бисмиллагызны укып, чукыныгыз! Пора спать!
Ярым-йорты русча белгән Шәмси балаларның өй чатындагы кечкенә чаршау белән томаланган рәсемле такта янына тезләнеп, нәкъ безнеңчә диярлек намаз укый башлавына шак катты. Әгүзе-бисмилласы безнеңчә, ә чукынулары...
Сәгъдәтулла белән Сәхватша да мондый хәлгә битараф кала алмады бугай. Ни әйтергә белми, аптырабрак сүзсез тордылар. Исмәгыйль-Самуил хәлгә бераз ачыклык кертте:
– Гомер буе шулай инде без... Ике дин арасында. Ата-бабайлардан калган гадәтне дә ташлап булмый. Чиркәүгә барып чукынабыз да, кайткач шыпырт кына намаз укыйбыз. Ни хәл итәсең? Чиркәүгә йөрмәгән өчен поптан җәбер-золымны аз күрмәдек. Хатыныма да эләккәләде. Балалар безнең кебек типкеллектә яшәмәсен иде инде. Ходай бер бит...
Туган авылдан аерылып, чит җирләрдә кичергән беренче көн шулай узды.
Иртәгә таңнан торып юлга кузгаласы. Исмәгыйль-Самуил абыйга, Анна түтәйгә рәхмәт. Хуҗаның юк йомышын бар итеп, аларны Мәләкәскә кадәр озатырга җыенуына да рәхмәттән башка сүз юк. Булса була бит ул, шундый изге күңелле кешеләр. Никадәр йөк аның җилкәсенә күченде. Әтисе эшләгән ике көпчәкле җиңел арбага кызыгудан гына түгелдер. Аны да чит-ят кулларга ташлап калдырып булмый ич инде. Хуҗалыкта гел кирәге чыга. Үзләрен якты чырай белән каршылаган, ишек алдында табын әзерләп, кичләрен ямьле иткән Исмәгыйль-Самуил абыйларга бер истәлек булыр.
Ә иртәгә... Шәмси үз гомерендә беренче тапкыр кызыл кирпечтән катлы-катлы итеп төзелгән йортлар, таш түшәлгән урамнарны күрәчәк. Әтисе әйтүе буенча, Мәләкәс вокзалындагы ябык арбаларга утырып, тимер юл буенча Ташкент шәһәренә таба кузгалып китәчәкләр. Алла боерса...
(Дәвамы бар).
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Безнең социаль челтәрләр:
ВКонтакте Одноклассники Telegram
Реклама бүлеге телефоны 8(843)47-30-0-02.
Нет комментариев