Яңа тормыш

Спас районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Иҗат

Күмелгән китап (дәвамы)

...Никадәр генә тырышсам да, күмелгән китапның череп баручы битләрендәге язмаларны саклап калу мөмкин булмады. Озак еллар дәвамында бу турыда беркемгә дә әйтмәдем. Хәтта, искә алырга да батырчылыгым җитмәде.

Камил Сәгъдәтшин                                                                                                                                   

Вакыт  теләсә нинди яраны да төзәтә, диләр. Телевидениедән бер тапшыру вакытында киләчәккә иҗат планнарым турындагы сорауга, ничектер, үзем дә сизмәстән, ярты гасыр элек күмелгән китап турындагы әлеге вакыйганы искә алып, бу турыда язасы килүемне әйттем. Шуннан китте... Язганнарыма күз салып баручы каләмдәшләр генә түгел, таныш булмаган кешеләр дә бу хәлнең дәвамы турында сораулар бирә башлады. Тиф дигән зәхмәттән исән котылып, чит-ят шәһәрдә бер ялгызы торып калган тугыз яшьлек малайның җиде-сигез ай буена  үзен кайтып алуларын көткәннән соң,  җәяүләп диярлек туган авылына кайту тарихы беркемне дә битараф калдырмады.

Бу турыда язарга кирәк иде. Тик, күп вакыйгалар, шәһәр һәм авыл исемнәре инде күптән хәтердән чыккан. Хәзер инде ул чактагы хәлләрне күз алдына китерү дә кыен. Бер генә юл  - истә сакланган кадәрлесен әдәби калыпка салып бәян итү чарасы кала.

Шуңа да күп кенә вакыйгалар, авыл һәм шәһәр атамалары алга таба бераз үзгәртелеп бирелә. Шул исәптән, бүгенге Иске Рәҗәп авылы Бәрәнҗәр,  төп герой исә Шәмси исемле булачак.

Өченче бүлек 

Татар халкы тарихында төрле сәбәпләр белән бүгенгәчә ачыкланып җитмәгән тарихи вакыйгалар шактый. Шундыйларның берсе - 1223 елның көзендә Чыңгыз хан гаскәрләре белән Бөек Болгар халкы арасында булган канкоеш сугыш тарихы. Борынгы Болгар төбәген тагын да күбрәк таныта алган бу бөек җиңү турында моңарчы мәгълүмат бик аз. Төрле сәбәпләр белән болгарларның үзләреннән сан ягыннан да, кораллану буенча да күпкә өстен булган Чынгыз хан гаскәрен тар-мар итеп, кире чигенергә мәҗбүр итүләре турында бүген дә әле тарихи чыганаклар дәшми калуны өстенрәк күрә.

Әлеге сугышның нәкъ менә ул чорда дөньяның иң зур шәһәрләре рәтендә булган Шәм-Суар каласы тирәсендә булуы турында мәгълүмат юк диярлек. Чыңгыз хан гаскәренең Идел кичеп, алга таба хәрәкәте турындагы картада күрсәтелгәнчә, монгол-татар яуларын тар-мар итүдә Шәм-Суар һәм аның янәшәсендә урнашкан болгар авылларының, шул исәптән  Бәрәнҗәр халкының тиңдәшсез батырлыгы турында сөйләмимени?

Бәрәнҗәр авылы ул чорда дошман явын үзенең биек валлары, төрле яклап ныгытылган кирмәннәре белән каршы ала. Бу як кешеләре тирә-яктагы урманнардан да бик оста файдалана. Туган җирен дошманнардан саклап, шәһит киткән болгарларның якты истәлегенә кайчан да булса бер һәйкәл салынырмы? Бу кадәресе дә киләчәккә калып бара.

Бәрәнҗәр төбәгенең “Калалар тавы” дип аталучы калкулыгында җир сөргәндә күпләп кеше сөякләре, сугыш кирәк-яраклары калдыклары табылуын үзем дә хәтерлим. Авыл уртасындагы изгеләр зиярәтендәге язулы ташлар да шәһит киткән бабаларыбызның батырлыгы истәлеген саклый. Кызганыч, ул ташлар да инде югалып бара...

Бу юлларны ни өчен язам?  Әлеге вакыйгаларның  Бәрәнҗәр авылы халкына, аерым алганда  алга таба тасвирланачак хәлләргә  дә әзме-күпме бәйләнеше бар.

Алтмышынчы елларда Бәрәнҗәрнең  изгеләр зиярәтенә төрки илләрдән төркем-төркем булып мөселман кардәшләр килә иде. Айлар буе шунда намазлар укып, кайчандыр бу тирәләрдә барган канлы сугышларда башларын салган кан-кардәшләрен искә алдылар. 

Ерак-ераклардан килгән юлчыларны авыл халкы һәрвакыт олы хөрмәт белән каршылап, кулдан килгән кадәр ярдәм итәргә тырышкан. Әти әйтүе буенча андыйлар арасында  безнең  бабабыз Габдуллаҗан мулла да булган. Кайчандыр Бохара мәдрәсәсендә белем алган кешенең төрки телләрендә яхшы аралашуы да әлеге бәйләнешләрне ныгыткан булса кирәк. Нәсел-нәсәбен олы сәфәргә күндергән Сәгъдәтша бабай әнә шул дин кардәшләребезнең ярдәменә дә исәп тоткан бугай. Башкача булса, илледән узган ир-ат гаиләсен, якын туганнарын куркыныч астына куймас иде. Тугыз кешенең  меңнәрчә чакрым ераклыктагы  илләргә баш ташлап сәфәр чыгуы ул заманнар өчен ифрат кыен булгандыр.

Бәрәнҗәр авылы тарихындагы кайбер башка вакыйгаларны да искә алып китү урынлы булыр. Авыл бүген Кузнечиха дип йөртелсә дә, гамәлдә борынгы Шәм-Суар шәһәренең дәвамчысы саналырга хаклы. Калкулыкта урнашкан өске өлешен тирә-як халкы әле дә “борынгы шәһәр” дип йөртә.

Бәрәнҗәрдән урман аша чыгып, турыдан барганда ун чакрым чамасы булыр. Кузнечиха элегрәк елларда район үзәге дә булып торды. Кайбер таш биналар да сакланып калган иде. Әллә монда яшәүчеләр үз тарихларын бөтенләйгә онытсыннар дип, әллә башка сәбәпләр белән Шәм-Суар шәһәрчеге  елдан-ел бирешеп, соңгы берничә дистә ел эчендә тәмам бетеп баручы авылга әйләнеп калды. Кайчандыр Европаның иң зур шәһәрләреннән саналган Шәм-Суар хәзерге вакытта ятьмәгә эләккән балык сыман яшәү белән үлем арасында чәбәләнә.

Табигате генә һаман шул. Гаҗәеп матур болын-кырлары, түгәрәк күлләре җәйләрен күрше Ульян өлкәсеннән килүче күп санлы туристларны җәлеп итә. Кайчандыр зур-зур көймәләр йөзеп йөргән мул сулы елгалары гына саегып бара. Кипкән елгаларны саф сулары белән яшәтергә омтылучы чишмәләренең йөрәк тибеше әле дә сизелә. Югыйсә, менә бит ул, татарның бөек тарихы безнең күз алдында. Бер вакыт килер дә, үз тарихын яңабаштан барлар әле ул. Шуңа өметләник...

Иксез-чиксез Бәрән урманнары читләрендә тармакланып киткән ерганаклардагы абагаларның буе икешәр метрга җитә. Мондагы тирән җыпкылар җәй көннәрендә җәяүлеләрне генә түгел, атка атланган җайдакларны да дошман күзенә күренмәслек итеп яшерә алган. Шәм-Суарның көньяк тарафына урнашкан Бәрәнҗәр авылы читендәге тарихи кирмәннәр, дошманнардан саклану өчен төзелгән биек валлар борынгы бабаларыбызның шанлы тарихы шәһитләре шөкер, бүген дә исән.

Шәм-Суар каласында йөз меңгә якын кеше яшәгән, диләр. Игенчелек, терлекчелек алга киткән. Металл эретеп, төрле товарлар җитештергәннәр. Сәүдәгәрләре ерак көнчыгыш илләре белән алыш-биреш иткән. Заманы өчен алга киткән бу төбәктә тормыш кайнап торган. Иң мөһиме - Шәм-Суар үзенең батыр сугышчылары белән дан тоткан. Яу белән килгән дошманнар кайчак сан ягыннан күбрәк булсалар да җиңелүгә дучар ителгән. Янәшәдәге Бәрәнҗәр авылы халкы исә Шәм-Суарның ышанычлы терәге саналган. Бөек Болгарга яу белән килгәннәр беренчеләрдән булып бәрәнҗәрләр кылычы аша үткән. Бу якларның мал-мөлкәтен кулга төшерергә омтылып, илгә яу белән килгәннәрнең барысы да диярлек тар-мар ителгән!

Бәрәнҗәр авылы тирәсендәге яуларның исәбе-хисабы юк. Хәтта ки, Чыңгыз хан гаскәрләре белән хәлиткеч сугыш та нәкъ менә Шәм-Суар шәһәре тирәсендә булган, диләр.

Бу төбәк бүген дә әлегә кадәр ачылмаган серләр саклый. Бәрәнҗәр авылының һәр карыш җире, һәр почмагы үзенә күрә тарихи. Бала чакларда Бәрән урманнарының әллә кайларга кадәр сузылып киткән җыпкыларының текә ярларыннан төпкә таба атлаганда йөзләргә ниндидер сәер, шомлы җилләр кагылып, тирә-якны тагын да серлерәк итүе хәтердә саклана.

Бу як халкы гомер-гомергә урман аланлыкларыннан кура җиләге, чикләвек, кузгалак кебек төрле табигать күчтәнәчләре белән сыйланып яшәгән. Бик борынгы заманнарда кара урман эчләрендә качкыннар булуы, юлыңда аларны очратсаң төрле бәла-казаларга таруың барлыгы турындагы берсеннән-берсе җан өшеткеч вакыйгаларны бала чакта еш ишетергә туры килгәләде. Кара урман эчләрендә яшеренеп ятучы җен-пәриләр, шүрәлеләр турында ишетеп кенә түгел, кайбер сәер хәлләр белән үземә дә йөзгә-йөз очрашырга язган икән.

...Ул чакларда миңа әле сигез яшь чамасы булгандыр. Җәй көннәре гадәттәгечә әти белән көтү көтеп уза. Иртәнге дүртләр тирәсе. Таң йокысы бүленгәнгә, күзләр үзеннән-үзе йомылып китә. Саграк булырга туры килә. Колхоз сыерлары әрсез, гел уҗым ягына тартыла. Күрми калсаң, ямь-яшел уҗым ашап, бәлага тарулары да бар. Узган ел шулай бер сыер күбеп, чак кына үлемнән калды. Ярый әле мал табибы килеп, бүртенеп кабарган сыерны коткарып кала алды.

Колхоз көтүенең бер рәхәт ягы бар: көтүчегә ат бирәләр. Кирәк була калса, көтүнең аргы башына очып кына барып җитеп була. Шунысы җайсыз, ат әледән-әле аяк астындагы яшеллекккә үрелеп, башын кискен аска чөя. Искәрми калсаң, муены буйлап җиргә шуып төшкәнеңне белми дә каласың. Аның каравы, йоклап китәргә ирек бирми.

Кояш әле яңа күтәрелеп килә. Аның көләч нурлары биткә төшеп, күз керфекләрен иркәли. Шундый хозурлыктан изрәп ат өстендә утырганда, кинәт сыерларга әллә-ни булды. Нәрсәдәндер нык куркынганда, алар сәер тавыш белән мөгри башлый. Башларын чайкап, бер тирәгәрәк туплана.

Ни булды икән дип, якынгарак барсам, сыерлар сәер бер җан иясен уратып алган. Аягүрә баскан җәнлекне хәтерләтүче гәүдәсе нәкъ кечкенә кешенеке сыман. Көтүне аралап, атымны сыерлар янынарак тартам. Миңа ифрат кызык. Ун-унбиш метр ара калгач, имәнеп киттем. Кеп-кечкенә кеше коты очкандай миңа карап тора. Тояклары белән җирне тырнаган сыерларның үз-үзләрен сәер тотышы атыма да күчте. Сәер кешегә якынрак килим дисәм, арт аякларына күтәрелмәсенме!

Алда әйткәнемчә, җен-пәриләр турында бала чактан ук шактый күп ишеткәнем бар. Тик, андый хәлнең барлыгына гына ышанмыйм. Башкача булса, җиде-сигез яшемдә каравыл йортында бер үзем кунып ята алмаган булыр идем. Каршымда басып торучы кечкенә кешенең дә пәри булуына ышанасы килми. Җен булса, үзе миннән ул кадәр үк курыкмас  иде.

Түгәрәкләнеп баскан сыерлар ниһаять ике якка аерылып, кечкенә кешегә юл ачылды. Ул исә шуны гына көткән: янәшәдәге “Су башы” дигән җыпкы ягына йөгерде. Мин аның артыннан... Атым гына нигәдер янә киреләнә. Әйтерсең , ике аягын тышаулап куйганнар. Аптырагач, җәһәт кенә ат өстеннән төшеп, кечкенә кеше артыннан чаптым. Тотам, янәсе. Югыйсә, миңа нәрсәгә инде ул? Аның чабуы сабый бала йөгерүен хәтерләтә. Ара-тирә артына борылып, куркынган күзләре белән миңа карап ала. Инде тотам дигәндә генә, аякларым нәрсәгәдер абынып, җиргә мәтәлдем. Күпме ятканмындыр, әти килеп җирдән күтәреп алды.

- Нәрсә булды, улым?

- Кечкенә генә сәер кеше күрдем. “Су башы” җыпкысы ягына чапты...

Әти нигәдер гаҗәпләнмәде. Бары тик “Башың әйләнмиме? “,- дип кенә сорады.

Башым әйләнә, ниндидер томан пәрдәсе күз алдымны томалап тора. Әти шунда, бу турыда беркемгә дә әйтмә, ярамый, дип тагын бер гаҗәпләндерде. Озак итеп белгәннәрен укыды.

Миңа чыннан да ул вакытта нидер булды. Төн буе манма-тирдә саташып чыкканымны хәтерлим. Икенче көнне әни иртән үк им-томчы Нурҗиһан әби янына алып барды. Мин әти киңәше буенча,  бу турыда беркемгә бер сүз ычкындырмадым. Хәтта, үземнең кендек әбисе саналган Нурҗиһан әбигә дә серне ачмадым. Ул исә әнигә: балаң бозымга очраган, дип аңлатты. Бозым дигәннәре генә өч-дүрт көнгә барды. Дер-дер калтыраган килеш авырып чыккан чаклар берничә тәүлеккә сузылды. Шуннан соң мин ул “Су башы” дигән җирне гел әйләнеп узарга тырыша идем.

Әлеге “җенле” урын хакында авылда яшәүчеләрдән төрле имеш-мимешләрне шактый ишетергә туры килде. Баштарак кечкенә генә күренгән, эчкәрәк керә барган саен зураючы “Су башы” җыпкысына ялгыш кына кереп китсәң дә, адашып, чыга алмый азапланган кешеләр дә булгалаган. Ниндидер ут шары очып чыкканын күреп калганнар. Ул тирәләрдә йөргән маллар хәзер дә әле нәрсәдәндер куркынып, җыпкыны тирәләп үтү ягын чамалый. Элегрәк заманнарда качкыннарга ошаган кешеләрне дә шул тирәдә күреп калганнар...

Бәрәнҗәр төбәгенең һәр почмагы үзендә ниндидер сер саклый. Шуларның берсе турында ишеткәннәрне теге китапка да язып алган идем.

Ачлык елларында Төркиягә җыенучы туганнар арасындагы бер сөйләшүне әти очраклы рәвештә ишетеп калган. Узган гасыр башларында бер төркем Бәрәнҗәр авылы уртасындагы изгеләр зиярәтенә, Кала тау кирмәне һәм башка кайбер урыннарда дога кылып, төннәрен шыпырт кына казу эшләре алып барган. Ай буена ашарга-эчәргә дә кирәк бит. Әтинең әтисе - Габдуллаҗан бабай алар белән еш аралаша. Төннәрен ниндидер казу эшләре алып баруларын да бары тик ул гына белә. Белсә дә, беркемгә сиздерми. Үзбәкләр рәхмәтле халык. Киткәндә, саубуллашып, юл сәдакасы итеп бер янчык бирәләр. “Без мәңге сиңа бурычлы. Безнең якларга килсәң, кадерле кунак булырсың. Янчыкны без юлга чыгып, җиде көн узгач, ачып карарсың, диләр. Озын-озак сәфәргә чыккач, янчык эчендәге кыйммәтле әйберләр бик ярады. Берничә тапкыр бәла-казадан йолып калды, дип искә алган иде әти.

Габдуллаҗан бабай үзе үләр алдыннан улы Сәгъдәтшага шушы янчыкны биреп, ачлыктан исән калганнарны зур сәфәргә фатихасын биреп калдыра.     

Сәгъдәтшалар нәселенең 21 елгы ачлыктан качып, меңнәрчә чакрым ераклыктагы чит-ят илләргә китүе дә шул танышлык белән бәйле түгелме икән дигән сорау күңелне тырнап торса да, бу турыда яза башлау өчен моңарчы күңел кыюлыгы җитмәде. Аннары, әти искә алган күп хәлләр еллар узган саен томан арасында калуы да гаҗәп түгел. Хәтер дигәнең тутыга башлавы да гаҗәп түгел. Гәрчә, каравыл өендә озын кичләр буена әтинең үз башыннан кичкәннәрен сөйләве генә бүгенгедәй күз алдымда булса да.

Ул чакта әти-әнисе, туганнарына ияреп, ерак юлларга чыгып киткән Шәмси миннән дә кечерәк булган икән бит. Җәһәннәм читенә барып, үлем тырнагына эләгүе, савыгып чыккач та җан өшеткеч ялгызлыктан ни эшләргә белмичә туганнарын эзләп чит шәһәрдә  ярты ярты елдан артык каңгырап йөрүе, аннан соң  дүрт ел буе меңнәрчә чакрым юл үтеп туган авылына кайтып егылу тарихы  хәтер төпкеленнән кайчан да булса бер чыгасына өметем өзелмәде.   

Борынгы Болгар якларындагы бәрәнҗәрләр кабиләсенең  нәсел дәвамчысы - Иске Бәрән авылы  1921 елгы зәһәр корылыктан тәмам хәлсезләнеп калган бер вакытта, Сәгъдәтша үзенең нәсел-нәсәбен саклап калуның бердәнбер юлы итеп Төркиягә чыгып китү турында хыяллана. Берничә  елга сузылган ачлы-туклы тормыш кыз туганнары Миңҗамал белән Җанияне, гаиләсендәге дүрт баланың икесен алып киткәч, башка чара да калмагандыр. Авылдагы ике йортның берсенә килгән кайгы-хәсрәттән башкача котылу юлы булмавы көн кебек ачык булгандыр...

- Аллага тапшырып, тәвәккәллик! Язган булса, Ташкентка барып җиткәч, Төркиягә юл алырбыз. Анда барып керер кешебез бар. Ходай кушса, яхшырак тормыш күрә алырбыз. Барыбыз да үлеп беткәнче,кузгалыйк. Бер без генә түгел, илгә килгән каза. Без күрәсен башка кеше күрмәс...

Сигез яшьлек Шәмси мондый яңалыкка аеруча нык сөенүчеләрнең берсе булгандыр. Әнисенең һәм апасының ни өчен елауларына аптырап калмаса, сөенеченнән кычкырып ук җибәргән булыр иде. Юлга үзләре генә чыгасы түгел бит. Әтисенең бертуган энесе Хөснулла абый гаиләсе белән бергә санасаң - барлыгы 9 кеше!

Мондый хәлнең булуына моңарчы ышанып та җитмәгән туганнар ашыга-ашыга юлга әзерләнә. Өй кирәк-яракларын тирә-күршеләргә кайсын бушлай, кайсын акчага алыштыра торгач, иң соңыннан  моңарчы йортның төп терәге булган сыерга да чират җитә. Иң авыр вакытларда да өй түбәсеннән йолкып ашаткан салам белән гаиләгә сөт биреп азапланучы малкайга пычак күтәрергә Сәгъдәтшаның кулы күтәрелми. Бу юлы инде олыларга кушылып Шәмси дә үкси. Тик, сыерны үзең белән шундый ерак юлга алып чыгу мөмкин хәл түгел. Сатып алырга мөмкинлеге булганнар да күренми. Ахыр чиктә, малкайны түбән очта яшәүче туганнарына илтәләр. Әтисен озата барган Шәмси, сыерның  мондый хәлгә гаҗәпләнгәндәй юл буе башын чайкап баруын, аерылышканда ике күзеннән  дә яшь агуын күреп, гаҗәпләнә. Биш-алты елдан соң, шушы сыерны бүләк итеп алган кардәш абзыйның ерак юлдан кайткан Шәмсигә буаз тана бүләк итәчәген алдан каян беләсең?

Шәмсинең бала чактан калган иң матур хәтирәләренең берсе - күрше йортта яшәүче Миңлегөл булгандыр. Үзеннән берничә айга олырак бу кыз белән аны бала чакның иң саф, иң тирән яшерелгән серләре бәйли.

- Шәмси, үзбәк якларына син дә китәсеңме? Ул җирне бик ерак дип әйтәләр  бит...

- Анда бит гел җәяү түгел, поездга утырып барасы...

- Ни нәрсә соң ул?

- Тәгәрмәчле зур арба инде шунда. Тимер юл буенча тәгәрәтеп баралар...

- Кайтканда миңа нәрсә алып кайтасың?

- Син нәрсә телисең соң?

- Үзең исән-сау кайтсаң, миңа шул җитә, - ди кыз үз кыюлыгына үзе гаҗәпләнеп. Аннары җәлт кенә малайның кулына ак кәгазьгә төрелгән бер әйбер салып куя. Кул яулыгы... Киләчәктә Шәмсинең  иң авыр чакларында да түш кесәсендә йөртәчәк бүләк була ул. Бәлки туган якларына да аны исән-сау килеш саклап, шул кул яулыгы алып кайткандыр, кем белә...

Авылдашлар белән саубуллашу өч-дүрт көнгә сузыла. Һәр кешенең үз хәсрәте булса да, ерак сәфәргә чыгып китүчеләр аеруча кызгыныч. Алда ниләр буласын кем белә? Исән-сау күрешеп буламы, юкмы, бу кадәресе дә бер Ходайга гына билгеле...

Атна башында кояш чыгар-чыкмас вакытта тугыз кеше бер ат арбасына төялеп юлга кузгала. Тимер юл станциясенә кырык чакрым ара. Күрше урыс авылы Хмелевкага кадәр ат белән озата барачак туганнары Вәлиуллага рәхмәт. Юлга чыгар алдыннан  атын ял иттереп, яхшылап ашаткан. Шулай да, атка авырлык китермәс өчен арбага баллар, хатын-кызлар гына утыра. Язгы юл әле бик үк кибеп тә җитмәгән. Көпчәкләр урыны белән балчыкка батып-батып ала. Арык атка болай да җиңел түгел.

Иртән иртүк торгангамы, Шәмсинең күзләре йомылып-йомылып ала. Әнисенең яулык очы белән күзен сөрткәләп алуы малайның күңеленә ниндидер шом сала. Нәрсә дип еларга инде? Алар бит кыш булмый торган якларга китә. Анда ел буе җиләк-җимеш үсә диләр. Бакчалардагы алманы иелеп алучы да юк икән. Менә хәзер булса икән алма...

Ул зур малай бит инде. Туган яклардан чыгып китүнең никадәр авыр икәнлеген дә белә. Әтисенә ияреп, күрше авылларга юкә иләк, сөзгеч сатарга барганы да бар. Икешәр көн йөреп кайталар иде. Нигә еларга инде? Исән-сау кеше бер әйләнеп кайта бит ул...

Шулай да, нигәдер моңсу. Тау өстенә күтәрелгәнче авылга тагын бер кат карыйсы килә. Калкулыктан төшкәндә, күренмәячәк бит ул. Хуш, туган авылым! Дусларым, туганнарым. Хуш, Миңлегөл!

                                   (Дәвамы бар).

    

      

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең социаль челтәрләр:

ВКонтакте  Одноклассники  Telegram

Реклама бүлеге телефоны 8(843)47-30-0-02.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев