Яңа тормыш

Спас районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Язмышлар

Күмелгән китап

Бу дөньяда ялгызлыктан да авыр нәрсә юктыр. Үзәкләрне өзеп, йөрәкнең иң нечкә кылларын ботарлаган шик-шөбһә тәүлек буена җанына тынгылык бирми.

Камил Сәгъдәтшин

Дәвамы. Беренче бүлек

Икенче бүлек

...Айлар буе дәвам иткән кичке сөйләшүләр бер амбар кенәгәсенә генә сыйдырышлы булмады. Чит-ят җирләрдә япа-ялгыз калган тугыз яшьлек үсмернең хәл-әхвәлен күз алдына китерүе дә кыен. Көн туу белән  өмет тулы күзләрен тимер юл вокзалы ягына төбәп, әти-әнисеннән хәбәр көтә ул. Ялгызлыктан, сагынудан газиз калып, Барис дәдәйнең абзар почмагында тавыш-тынсыз гына елаган чаклары аз булмый.

Бу дөньяда ялгызлыктан да авыр нәрсә юктыр. Үзәкләрне өзеп, йөрәкнең иң нечкә кылларын ботарлаган шик-шөбһә тәүлек буена җанына тынгылык бирми. Оныттылар микәнни? Әллә үзләрен ниндидер сәбәп белән чик аша чыгармадылармы? Андый хәлләр турында да ишеткәне бар аның. Югыйсә,  ул үлмәде бит. Җәһәннәм газаплары аша исән калды.

Эзли килеп, үзен туры китерә алмасалар, бу турыда ак халатлы апалар белер иде. Аларның күбесе кечкенә генә татар малаеның зәхмәтле авырудан исән калып, үзен килеп алырга тиешле әти-әнисен зарыгып көткәнен белә. Кайчагында башыннан сыйпап, кесәсенә прәннек-конфет ише тәмле әйберләр салып китәләр. Гомере буе үзбәкләр арасында торып, әз-мәз татарча белгән Барис дәдәй дә гел ашханә тирәсендә кайнаша. Бер көтү дуңгызларын ач калдырасы килми: сырхауханәдәгеләрдән арткан азык калдыкларын, бәрәңге кабыгы, кәбестә яфраклары, һәркайсын бөртекләп җыя.

Әти-әнисе, туганнары Төркиягә барып урнашкач та, аны кайтып алу җаен табарга тиеш. Бу - һичшиксез шулай. Ул  дөньяда ялгызы түгел. Әлегә бик авыр булса да, киләчәккә өмете зур. Тешне кысып булса да сабыр итәргә, түзәргә...

Кайчан, кайчан гына аның артыннан килерләр икән соң? Әллә үзләре белән берәр төрле хәвефле хәл килеп чыкты микән? Юктыр, булмас. Мондый уйны күңелдән куар өчен иртә таңнан кичке караңгыга кадәр абзар-кура тирәсендә кайнашырга тырыша. Баштарак күзенә бүре булып күренгән дуңгызлар да мөлаем җан ияләре икән бит. Мырык-мырык килеп, янында бөтереләләр. Моңсу уйлардан котылып тору өчен бусы да ярап тора.

Барис дәдәй малайның тырыша-тырмаша дуңгызлар арасында булуына сөенә. Инде олыгаеп баручы урыс агае күндәм үсмернең картлык көнендә үзенә ярдәмче булыр дип өметләнә бугай. Кызлардан рәт чыгарлык түгел. Кияүгә китәрләр дә, үз тормышлары белән яшәрләр. Кече кызын шушы малай белән башлы-күзле итсәң генә инде.  Белмәссең...

Көн-арты көн,  атналар, айлар бер-бер артлы уза тора. Үсмернең күпме битәрләп тә, гаилә белән бергә почмакка басарга теләмәвенә генә эчләре нык поша. Бүре баласын бүреккә салсаң да, урман ягына каравы шулдыр инде, диләр.

Елга якын үзара тарткалаша торгач,  малайның түземе тәмам төкәнгән булса кирәк. Вокзал тирәсендә ни эшләргә белми, аптырап басып торганда, янәшәдә татарча сөйләшүче ике абзыйны очрата ул. Тегеләрнең чит илгә барырга исәп итеп тә,  тиешле кәгазьләре булмау сәбәпле, кире Бөгелмә ягына кайтып китәргә җыенуларын белеп ала. Әгәр аның әти-әниләре, туганнары да шулай кире борылган булсалар? Авылга кайтсалар, кире монда килә алмыйлар бит инде...

- Абый, минем дә авылыма кайтасым килә. Үзегез белән  ала алмассызмы?

- Ни сөйлисең син, энем? Поездга билет алыр өчен айга якын йөк ташыдык. Билетсыз утыртмаслар. Ничек үзең генә калдың соң?

Күз яшьләренә буыла-буыла, малай үз тарихын сөйләп бирә. Елга якын әти-әнисеннән хәбәр булмавын, аларның да чик аша чыга алмыйча, кире туган якларга кайтып китү ихтималын әйтә. Башкача булганда, күптән кайтып алырлар иде бит инде.

- И, энем, без каршы килмәс тә идек, сиңа билет алырга түгел, ипи алырга да акчабыз калмады шул...

- Качып булса да барырмын. Мин карадым инде. Вагондагы күмер тартмаларының берсе буш.  Монда калып, чукынасым килми...

Биш вакыт намазны калдырмаган мөселман агайларына малайның шул сүзе нык тәэсир иткән, күрәсең. Татар  баласын  күрәләтә чит-ят кулларга калдырып булмый бит инде. Уйлаша торгач, ике агай ни булса шул булыр, дип малайны үзләре белән алырга карар итә. Бәлки әле проводник белән килешеп тә булыр. Кем белә?

Тугыз яшьлек малайның туган якка сәяхәте шулай башлана. Поездда бераз баргач та, үзен күмер ящигыннан табып алып, юлдаш абыйлары никадәр генә ялынсалар да,  этә-төртә билгесез станциядә төшереп калдыруларын, аннары инде җае чыкканда нәрсәгә булса да утырып, кайчакта җәяүләп тә таныш булмаган шәһәр - авыллар аша  дүрт ел буе туган авылына кайтуы ике амбар кенәгәсенә генә дә сыйдырышлы булмады. Камыт энәсе белән беркетеп, шактый битләр өстәргә туры килде.

...Юлында яхшысы да, яманы да очрый. Ятимнәр йортына да урнаштырып карыйлар. Сыек шулпа эчә торгач, яңадан сырхауханәгә эләгә. Моңарчы кагылу- сугылуның ни икәнлеген белмәгән авыл малаена хәлсез кулларын сузып, урам чатларында бер телем ипи соранып утырырга да туры килгәли. Үзен рәнҗетергә ирек бирмәскә тырышса да, сугыш чукмарларына әйләнеп беткән урам малайлары әле киемен, әле ризыгын тартып ала. Кайдан ярдәм көтәсе? Тиктомалдан гына канга батырып, кыйнап ташларга да күп сорамыйлар. Көн-төн күңелен тырнап, йөрәген телгәләп торган сагыну хисен берни дә баса алмый. Бер генә чара - баш ташлап качарга гына кала.

Алга китеп булса да әйтим: әти гомере буе Төркиягә китеп адашкан әти-әнисеннән, туганнарыннан хәбәр көтеп яшәде. Яше алтмыштан узгач та, Үзбәкстанга сәяхәт кылып карады. Хәтерем ялгышмаса, Чарджоу шәһәреннән ерак түгел зур елга буендагы “Фараб” исемле пристаньдә чуалган нәсел җебенең эзенә бераз төшә - ачлык елларында бу якларга күченеп килгән  авылдашларын эзләп табу бәхетенә ирешә. Ерак туганы Рәшидә апа әйтүе буенча, туганнарның Төркия чиген узып, ниндидер татар авылына барып төпләнгән булуы мөмкин. Ике айга якын эзләнүләр шуннан артык бернинди нәтиҗә бирми. Үзбәкстанда калган булсалар, хәбәрләшкән булыр идек, ди Рәшидә апа. Сигез кеше суга төшкәндәй югалырга тиеш түгел бит инде.

Төркия дә җәһәннәм читендә түгел. Әти-әнисен, туганнарын нигә эзләмәгән, диючеләр дә булыр. Гомере буе билгесезлектә тилмергәнче, бер-бер хәбәр килеп ирешкән булыр иде бит. Бүгенге күзлектән караганда гына шулай шул ул. Ә инде “халык дошманнары” дип, авылыбызның  йөздән артык кешесен төрмәләргә утыртып, “чит ил шпионы” дигән тузга язмаган гөнаһлар тагылган заманнарда Төркиядә туганнарың барлыгын сиздерү генә дә үз-үзеңә үлем җәзасы чыгару белән бер була. Бөек Ватан сугышында әсирлектә булып, немец-фашист концлагерьларының әчесен татыган кеше буларак, сугыштан соңгы елларда да Төркиядәге туганнарын эзләргә бернинди  мөмкинчелек булмаган. Әтигә үзе өчен генә түгел, гаиләсе, унбер баласының  киләчәк язмышы турында да уйларга туры килгән.

 ...Китапны яздым язуын. Тик кемгә күрсәтергә? Кемнән киңәш алырга? Дөрес, район гәҗитендә Абдулла абый Бикмаметов эшли эшләвен. Сирәк булса да, безнең авылга да килеп чыккалый. Тик шундый зур кеше мин язганнарны укып азапланыр микән? Мәкаләләрне гел язып торам үзе. Икеләнүләремне җиңеп, телефон аша Абдулла абыйның үзе белән сөйләштем.

–Китап яздым, дисең ин-де. Ярый, атна ахырында мин сезнең авылда булам, язмаларыңны әзерләп куй!

Абдулла абый (урыны җән-нәттә булсын) ипле сөйләште. Нәтиҗәсен әйтермен дип, китапны үзе белән алды.

Авылыбызның элемтә бүле-гендә эшләүче Факия апа минем серләремнән хәбәрдар. Мәктәптән кайтканда, юк йомышны бар итеп, почтага сугылып үтү минем өчен гадәткә кергән бер хәл. Газета-журналлар белән тулы кечкенә генә бүлмәгә килеп керү белән Факия апага карыйм. Мәкалә чыкканга ул миннән дә дә артыграк сөенә бугай.  Бу турыда иң беренче булып хәбәр итә.

Почтада көн буена тормыш кайный. Хат-хәбәрләр белән генә бетми бит әле. Үлем-китем, нинди дә булса башка яңалыклар да көне-сәгате белән дигәндәй бөтен авылга хат ташучылар аша тарала. Ә инде  район гәҗитенә нәрсә турында язарга мөмкин булуын  Факия апа миңа җайлап кына әйтеп тора.

Ул вакытларда районда Иске Рәҗәптән зуррак авыл булмады кебек. Кайберәүләр аны “Шанхай” дип тә атап йөртә иде. Күрше авыллардан дистәләгән бала безгә килеп укыды. Мин беренче сыйныфка кергәндә, өч класс бар иде. Һәркайсында утыздан артык бала.

Авылның борынгы тарихы турында искә алучылар “элегрәк тагын да зуррак булган” дип сөйлиләр. Булыр да. Тарихи чыганаклардан мәгълүм булганча, кайчандыр җиде мәхәлләле авыл булган бит ул.

Көннәрне саный-саный, берничә ай үтте. Түзмәдем, Факия ападан рөхсәт сорап, почтада кеше-кара булмаганда, Абдулла абыйга янә шалтыраттым. Берничә көннән сезгә җыенам, очрашырбыз, дип сөендерде.

Тик, иртә шатланганмын. Абдулла абыйның хуҗалыкка килүен белеп, көн буена идарә бинасы тирәсендә йөренгәләп торсам да, үзен кичке кырын гына күрә алдым. Абдулла абыйның нигәдер кәефе кырылган иде. Берничә амбар кенәгәсенә тегәрҗеп белән беркетелгән китапны үземә сузды:

- Энем, баш катырып йөрмә. Көтүче малаеннан нинди язучы чыксын,- дигән сүзләре күкрәкне үтәли тишкән ук очыдай йөрәгемне тырнап алды. Кичке нәрәттән соң идарә каршында җыелып торган төркемдәге кайберәүләрнең көлү тавышлары астында китапны алып, тизрәк күздән югалырга тырыштым.

Көзнең салкынча, яңгырлы киче иде. Каравыл өендә ялгызым. Минем хәлне аңлагандай, якында гына ябалак елаган тавыш ишетелә. Авыл читендәге каравыл өе тирәсендә ябалак-ның әллә көлгән, әллә елаган тавышын моңарчы да еш ишеткәләгәнем бар иде. Тик бу юлы ул ниндидер үзәкне өзгеч моң белән сугарылган, кышның салкын төннәрендәге сыман яңгырады. Элегрәк ябалак елавын ишетсәм, тизрәк каравыл өйенә кереп китәргә ашыга идем. Инде ияләштем.

Салкын яңгыр тамчылары биткә бәреп, күз яшьләренә кушылып, аска тәгәри. Ябалак тавышы ниндидер кискен хәрәкәтләр ясарга этәрә сыман. Бу кичтә мин кискен бер карарга килдем. Үз-үземә башка берни дә язмаска дигән карар иде ул. Чыннан да, көтүче малаеннан нинди язучы чыксын инде. Булмаганны. Моннан соң беркемнең дә башын катырып йөрмәм. Язмам да.

Китабымны пөхтәләп гәҗит битләренә  төреп, каравыл өе янына озак итеп чокыр казыдым. Әгүзе-бисмилламны әйтеп,  җир куенына иңдер-гәндә төн уртасы җитеп килә иде инде.

Факия апа минем халәтемне сизенде бугай. Сирәк кенә почтага сугылып үткәндә, “Нәрсә булды сиңа,ә? Бу айда бер мәкаләң дә чыкмады бит, дип битәрләп алса да озак вакытлар кулыма каләм ала алмадым.

Тормыш һәр нәрсәне үз урынына куя дисәләр дә, күңелем тынычлану өчен миңа елга якын вакыт кирәк булды. Ул ара җәйге каникуллар вакыты да килеп җитте. Димәк, җәй буе әти белән колхоз бозаулары арасында кайнашырга туры киләчәк.  Яшел үлән дәррәү күтәрелә башлагач, бозауларны болыннан алып кереп булмый. Кыш буена такы-токы гына ашатып, җан асрап чыккан малкайларның сабый балалар сыман сөзешеп уйнауларын  күрсәм, үзем дә шатлана башлыйм. Өстәвенә,  яңарак эшли башлаган  председатель Галиәхмәт абый җилкәмә кулын куеп, “Энем, колхозның киләчәге шушы бозауларда”, - дип, үсендереп җибәрүе дә күкшәгән күңелгә канат куйгандай итте.

Җәй уртасы иде бугай. Көтмә-гәндә Абдулла абый белән кабат очраштык. Сүз иярә сүз чыгып, ул председательгә китап турында сөйләгән. Укырга да өлгермичә, малайның күңелен сүрелдердем бугай, дигән. Үзе дә ишле гаиләдә үскән, тормыш кыенлыкларын шактый күргән Галиәхмәт абый аны шунда ук минем янга махсус алып килгән.

- Энем, теге чакта китабыңны укып чыга алмадым. Авырып йөргән чакларым иде. Ачуланма инде, язмаларыңны карап чыгыйм әле.

Ни әйтергә дә белми, аптырап калдым. “Күмдем бит мин аны, Абдулла абый,- дип мыгырдандым.

- Юкка. Әрәм иткәнсең. Ярый, тагын язарсың,- диде Абдулла абый.

Кичен бозауларны утарга япкач, велосипедка утырып, авыл читендәге ферма өе янына очтым. Йөрәк дөп-дөп тибә. Менә шушы багана төбенә күмгән идем бугай. Череп бетә язса да, сакланган. Тик, кара савытына каләм белән манып язылган хәрефләр генә танымаслык хәлгә килгән икән шул. Югалган. Мәңгелеккә...  

Дәвамы бар.                  

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең социаль челтәрләр:

ВКонтакте  Одноклассники  Telegram

Реклама бүлеге телефоны 8(843)47-30-0-02.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев