Яңа тормыш

Спас районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Иҗат

Күмелгән китап - 4

Әтием, Бөек Ватан сугышында катнашкан Шәмгүн Сәгъдәтша улына багышлана.

(Дәвамы. Беренче, икенче, өченче бүлекләре).

Камил Сәгъдәтшин

Бәрәнҗәр төбәгендә “Әл-морза кашы” дип йөртелә торган зур калкулыкның иң биек җирендә тукталып, юлаучылар белгәннәрен укып алды. Намаздан соң, күкрәкләр киңәеп, сулышлар иркенәеп китә бит ул. Сагышлы уйлар да, таң алдыннан таралып баручы томан пәрдәсе сыман, күккә күтәрелеп, юкка чыга бара.

Дүртенче бүлек

Патша армиясендә хезмәт иткәндә утызы да тулмаган килеш каты яраланып,  көч-хәл дигәндәй Бәрәнҗәр авылына кайтып егылган Вәлиулла солдат җае чыккан саен  “Туган якның кояшы да башка бит аның”,- дип тикмәгә генә кабатламый торгандыр. Тернәкләнеп китүенә өметләр өзелеп барганда, туган ягының шифалы һавасы, авылдашларының ярдәме белән хәйран гына яшәп ята бит әнә. Күрше авылда ире үлеп, тол калган Миңниса апаның ике баласына әти булып яши.

- Майна күперен исән-сау чыксак, Миләүкәгә ерак калмый. Шуннан борылырмын инде. Атым үземнеке булса, Тиягә кадәр дә озаткан булыр идем. Иртәгә таңнан тагын юлга чыгасы. Олы кызыбыз чирли бит. Әнисе Суар ягындагы имче карчыкка алып барып карыйсы иде, ди. Сеңелесенең малае чирләп киткәч, шифасы тигән. Өшкертеп, өйгә кайтканчы малай ярыйсы гына хәлләнеп киткән. Безгә дә шифасы тимәсме икән? Күрәләтә кабергә кертәсе килми бит.  Төн буе ут булып янды...

Вәлиулла солдатның зарына Сәгъдәтшаныкылар да   кушыла. Шәмсинең әнисе әйтүенчә, бу дөньяда кайгысыз кеше юктыр инде ул. Ике ел эчендә ярты авыл ачлыктан кырылганда, әле аклар, әле кызыллар килеп, булган кадәр ашлыкны, кош-кортларны гына түгел, барлык вак терлекне талап алып китсеннәр әле! Базга качырмаган булсак, без дә сыерсыз калган булыр идек...

Вәлиулла солдат җае чыккан саен үзен сыерлы иткән өчен рәхмәтләрен әйтеп калырга ашыга. Ачлык елларында   сыеры, һич югы кәҗәсе булганнарның күбесе исән калды бит. 

Күңелсез хәтирәләрдән соң, арбадагылар беркавым тын гына барды. Һәркем үз уйларына чумган. Көн аралаш булып торган хәсрәт-кайгылардан тизрәк арынасы килә. Күз күрмәгән якларга китүнең төп сәбәбе дә шул.

Ачлыктан качып китүнең  үз кыенлыклары бар икән. Авылдан ераклашкан саен Шәмсинең күңеленә ниндидер сагышлы уйлар күбрәк керә башлады. Бер уйласаң, бу кырлар, бу болыннарны соңгы тапкыр күрәләр бит алар. Җырларда җырланганча, “мәңге онытылмаслык итеп карап каласы килә”. 

Калкулыкны узгач, ерактан ялтырап Майна елгасы күзгә чалына. Бәрәнҗәрне урыс авылы Миләүкә белән  аерып торучы чик тә бит әле ул. Авылдан өч-дүрт чакрым ераклыктагы елга ярына якынлашкан саен күңелне ниндидер курку хисе биләп ала. Андый вакытларда бабасының әледән-әле кабатлый торган бер гыйбәрәсе  искә төшә: “Урыс атаң булса да, билеңдә балтаң булсын”. Буыннан-буынга сакланып килгән әлеге сүзләрнең ни өчен әйтелүен генә Шәмси аңлый алмый. Югыйсә, Миләүкәдә яшәүчеләрне үз күзләре белән күргәне бар аның. Сакал баскан йөзләре, муеннарындагы тәреләреннән тыш берние белән аерылып тормыйлар. Соңгы елларда корылык алып килгән кайгы-хәсрәт ике авылны тагын да күбрәк берләштерә бугай. Гадәттә, Миләүкәгә шырпы, тоз кебек төрле кирәк-ярак юнәтер өчен генә түгел, үзара аралашырга, алыш-биреш итәргә курыкмый баралар. Барган саен үзләре өчен ниндидер бер яңалык ачып кайталар. Баксаң-күрсәң, урыслар да начар халык түгел, ахры. Ара-тирә үзара эләгешеп алуларны исәпкә алмаганда, әтисе әйткәндәй, гади урыс белән рәхәтләнеп сөйләшеп, аралашып була. Ә инде байлары белән каберең янәшә булмасын. Соңгы телемеңне тартып алырга да күп сорамаслар...

Шәмсинең дә әтисенә ияреп, янәшә-тирәдәге урыс авылларына барып, алыш-биреш иткәне бар. Бәрәнҗәрләр һөнәрле халык. Кемнәрдер буыннан-буынга йорт кирәк-яраклары, арба-чана ясый. Кемнәрдер умарта карый, кош-корт, күпләп мал-туар асрый. Урыслар исә алма, яшелчә, җиләк-җимешне күпләп үстерә.

Сәгъдәтшаларның нәселдән килгән үз һөнәрләре. Патша урманнарында агач сирәкләп, утын әзерләп кенә калмыйлар. Җәйнең билгеле бер көннәрендә, юкә агачының тышын салдырып, кайрысын суга батырып мунчала җитештерәләр. Зур осталык һәм тәҗрибә сорый торган бу эшнең чын осталары. Буыннан-буынга сер итеп саклана торган үз алымнары бар.

Сәгъдәтшаныкылар төрле тубаллар, иләк-сөзгечләр ясап көн күрә. Ачлык елларында гына көймәләре комга терәлә. Амбарлар бушап, ашлыкны талап алгач, иләк-тубалларның кирәге калмый.

Элегрәк елларда Шәмсинең дә әтисенә ияреп, тирә-як авылларга иләк-сөзгеч, тубал сыман вак-төяк белән сату итәргә барганы бар. Урыс авылларында бигрәк кызык. Урам буйлатып, урысча кычкырып йөрисе. Капка астыннан кинәт килеп чыккан этләре генә бигрәк усал. Өсләренә кат-кат күлмәк кигән марҗа апалар, иләк, сөзгечне  алырга атлыгып тора. Әтисен дә ерактан таныйлар. “О, Салдатша приехал”, дип сәламлиләр. Шәмси исә бар тавышка сөрән сала: “Каму решета. Каму тубал”...

Заманында дөньяви белем бирүче мәдрәсә тәмамлаган Сәгъдәтша урыслар белән җиңел аралаша. Кайберләре аны үз итеп, чәй эчәргә дә чакыра.

Әтисе әйтүенчә, берничә ел рәттән килгән корылык, ачлык афәте ике халык арасындагы дустанә мөнәсәбәтләрне тагын да ныгыта төшкән. Кемнең кем икәнлеген аңладык, ди ул.  Моңарчы тирә-якны дер селкетеп торган Миләүкә бае  Крмачев ачлык елларында үз тирәсенә дистәләгән башкисәр туплап, тирә-як авылларны таласа, Бәрәнҗәрдән Садыйк бай аңардан калышмаган. Әле кызыллар, әле аклар исеменнән халыкта булган соңгы азык-төлекне тартып алып киткәннәр.

Майна елгасының “салам күпере” аша чыкканда, арбадагылар да шул турыда искә алды. Ачлыкка кадәр, кыш көне бозлар ныгыгач, елганың иң иркен җирендә ике як та йодрык сугышына әзерләнә башлаган. Биш меңнән артык кеше яшәгән Бәрәнҗәр авылында утызлап ир-егетне Садыйк бай шәхсән үзе сайлап алган. Зур акчалар түләп, йодрык сугышының танылган остасын чакырткан. Алар ай буена боз өстендәге булачак бәйгедә катнашучыларны әзерләгән.

Билгеле инде, Миләүкә бае Крмач та тик ятмаган. Өйрәтүчеләрне Мәскәүдән үк чакырып китерткән. Үзара килешү буенча боз өстендәге йодрык сугышында һәр яктан утыз кеше катнашкан. Крмач егетләре сугышыр алдыннан кыюлык өчен диеп, шыпырт кына исерткеч тә куллана торган була. Шуңа, йодрык сугышы өчәр-дүртәр сәгать дәвам иткән.

Ике як тарафыннан кабул ителгән кагыйдәләр нигезендә, борынын канаткан, кулы каймыккан яисә башкача имгәнү алган ир-егетләр сугышны кичекмәстән туктатырга тиеш була. Бу кадәресен Крмач белән Садыйк бай җитәкчелегендә берничә сыбызгычы карап күзәткән.

Өйлә намазыннан соң башланып киткән йодрык сугышы гадәттә караңгы төшә башлаганчы дәвам иткән. Мәйнә елгасының ике як ярына йодрык сугышын карарга йөзләгән кеше җыелган. Ике авыл да шау-гөр килгән. Миләүкә бае үз батырларын атна буе сыйлап, мәҗлес корса, Садыйк бай иң көчлеләргә күп төрле бүләкләр, шул исәптән нәселле ат та бүләк иткән. Байның кече кызы чибәр Гөлниса белән йодрык сугышы батыры Миңгали турындагы кыйссаны бәет итеп җырлауларын Бәрәнҗәрдә әле дә хәтерлиләр.

Тик, ни генә булмасын, бу сугышларның нигезендә ике халык арасында үзара дошманлык, шикләнү, бер-берсеннән курку хисе тәрбияләү торган булса кирәк.

Майна елгасы буенда-гы куе үләнле печән-лекләрне бүлешкәндә үзара низаглар еш килеп чыгу - шуның бер мисалы. Бәрәнҗәр халкы зирәклеге, уңганлыгы белән аерылып торган. Элек-электән иң беренче булып печәнгә дә алар төшә.

Миләүкәдә яшәүчеләрнең үз акылы. Алар печәнгә ел саен берничә атнага соңлап төшә, үлән өлгереп җиткәнне көтәләр. Югыйсә, сусыл чагында чабып, киптереп, коры килеш саклауга кую хәерлерәк булуын яхшы беләләр. Әмма, ни сәбәпледер ел саен диярлек бер үк хәл кабатлана. Соңлабрак чабылган печәннәре яңгыр астында калып чери башлаган чаклары да булгалый.

Майна елгасының уң як ярында печән чабылып беткәч, бәрәнҗәрнекеләр сул як яр буендагы печәнлекләргә күз сала башлый. Кызу көннәрдә иртә таңнан бер ат арбасына төялеп, Сәгъдәтшаныкылар да Мәйна буена төшкәләгән. Үзенә тиешлесен инде чабып, киптереп, өй артына ташып куйганнарны урыс ягы кызыктырмый калмаган, күрәсең. Урыс агай алай-болай карангалаганчы, бәрәнҗәрләр көне-төне эшләп, Майнаның икенче ярын да ялт иттергән чаклар була. Бу хәлгә урыс агайлар битараф калмагандыр, билгеле. Тик, кайчандыр борынгы бабаларыбызның тире тамган барлык болын-кырларны үзенеке санаган бәрәнҗәрләр бу кадәресен дә әллә-ни зур гөнаһка санамаган, күрәсең.

Тагын бер хәл ике якны да берләштереп тора. Кайчандыр бер ярыннан икенчесенә йөзеп чыгу да мөмкин булмаган Мәйна елгасы еллар узу белән саекса да, язлар саен үз көчен күрсәтеп, дөньяны шаулатып ала. Ике якны тоташтырып торучы күпер никадәр генә ныгытылган булса да, язның бер көнендә ташу сулары белән агып китә. Җәй башларына кадәр елга аша кем ничек булдыра ала, шулай чыга. Аннары инде Миләүкә белән Бәрәнҗәр арасында күпер салу мәшәкатьләре башланып китә. Күпер - ике якка да кирәк. Шуңа монысын син эшлә, тегесен мин башкарырмын, дип үзара сатулашу юк. Кемнәр ни эшли ала, урысы-татары тырышып-тырмашып, күперне төзеп куялар.       

Берничә ел рәттән кабатланган корылык бу кадәресенә дә үзенең төзәтмәсен керткән. Быел әнә күпер узган ел ничек калган, шул килеш сакланган. Тезелешеп бәйләнгән бүрәнәләрнең арканы да өзелмәгән. Шулай да, күперне чыкканда, барысы да ат арбасыннан төшеп, җәяүли атларга тиеш. Тәртибе шундый. Суы әзрәк тоелса да, елганың үз гадәте, табигатьнең үз көче. Ташу вакытында күпер аша үтәргә тырышучы берничә кешене үзе белән мәңгелеккә алып киткән күпер бит ул.

Майна күперен узгач, юлчылар өчен җәяү атлавы тагын да кыенлаша. Тау дисәң, тау түгел, салмак кына күтәрелеп баручы җирнең туфрагы яңа гына явып узган яңгырдан соң, аякка ябыша. Әледән-әле тукталып, галуш читләрен балчыктан арындырырга туры килә. Миләүкәгә көн үзәгенә барып җитәрбез дип ниятләнсә дә, мондый адымнар белән әллә ни ерак китеп булмастыр шәт.

Юл газабы - гүр газабы диюләрендә хаклык бар икән. Башка вакытларда ике сикереп, бер атлап дигәндәй, җиңел генә үтелүче ара да бүген нигәдер бик ерак тоела. Моның сәбәбе - Шәмсинең аңына соңлап кына барып җитте булса кирәк. Ишеткәне бар иде барын. Имештер, кая да булса барганда, юл бик озын, ә кайтканда күпкә кыскара икән. Бер үк юл булгач, ничек кыскарсын инде? Ә бит бу сүзләрдә хаклык та бар бугай. Әнә ат та теләр-теләмәс атлый. Кире кайтканда юыртып та алыр әле. Шәмсиләр дә билгесезлеккә таба атлый. Шуңа юл озынрактыр. Ә кайтканда?

Хәер, бер киткәч, кире кайтулар булмастыр инде ул. Якын ара түгел бит. Меңнәрчә чакрым җирне урыйсы бар...

Миләүкәгә ерак та калмый инде. Әнә чиркәве дә күренә башлады. Әллә каян ялтырап тора. Бәрәнҗәрдә сигез мәчет булган, диләр. Хәзер инде берничә генә калып бара. Икесенең манарасын кискәннәр. Кемгә комачау иткәндер, югыйсә. Ачлык гарасаты да шуннан түгелме икән әле? Бабасы гел кабатлый иде. Мәчеткә дә, чиркәүгә дә тияргә ярамый. Бәрәнҗәр мәчетләре манарасын кисүчеләрнең  бер-бер артлы теге дөньяга китеп барулары да тикмәгә түгелдер.

Миләүкә - бик зур авыл бугай. Тик, чиркәүләре берәү генә. Таштан зур итеп, түгәрәкләп төзегәннәр. Тәресен дә кис-мәгәннәр. Чиркәүне бик бай, диләр. Күршедә яшәүче Галимҗан абый сөйләгән иде. Имештер, чиркәү эчендәге тартмада күп кенә алтын-көмеш саклана икән. Садыйк бай бандасында авыллар талап йөргән берәү шул байлыкка кызыгып, берничә әшнәсе белән тартманы ачып, алтын-көмешне алмакчы булганнар. Яңгырлы төн икән. Кинәт яшен яшьнәп, күк гөрселдәгән. Чиркәү эчендә ниндидер утлы шар барлыкка килгән. Бер яктан керә, икенче яктан чыга. Караклар көч-хәл качып котылган. Малга кызыгучыларның берсе икенче көнне үк кинәт авырып китә, башлап йөрүчеләре акылдан язган, имеш. Мәчеткә дә, чиркәүгә дә тияргә ярамый. Алар күккә караган, дигән иде Галимҗан абый. Хактыр.

- Шушы тирәдә туктыйм инде. Гаеп итмәссез. Чиркәү яныннан үтәсем килми,

Вәлиулла солдат өстеннән авыр йөк төшкән сыман, җиңел сулап куйды. Аның өчен бүгенге сәфәр тәмам. Тик, Сәгъдәтшаныкылар өчен сәфәр әле башланып кына килә. Алда ниләр көтә икән?

(Дәвамы бар).

 

 

 

     

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең социаль челтәрләр:

ВКонтакте  Одноклассники  Telegram

Реклама бүлеге телефоны 8(843)47-30-0-02.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев