30 июнь 2017 яңалыклары
-
Хезмәтләрен хөрмәтләп
Күпьеллык намуслы хезмәте, югары һөнәри осталыгы өчен "Спас оптторгы" кулланучылар җәмгыяте идарәсе рәисе Марина Николаевна Андриянова Татарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгының Мактау грамотасы белән бүләкләнде.
-
Алдыгызда баш иябез...
Теләсә кайсы мәктәп тарихы балаларга аң-белем, тәрбия биргән, аларда иң яхшы сыйфатларны тәрбияләгән, Ватанга мәхәббәт уяткан олы җанлы укытучылар исеме белән аерылгысыз бәйле. Мәктәп нинди генә статуска ия булса да, ул һәрвакыт үз алдына куелган олы бурычны үтәде. Еллар үткән саен укытучылар коллективы яңара, кызлар һәм егетләр кулларына урта белем...
-
Сез көндәлек матбугатка языласызмы?
Көндәлек матбугатка язылу буенча чираттагы кампания тәмамланды. Без укучыларыбызга мөрәҗәгать итеп, аларның кайсы газета һәм җурналларга өстенлек бирүен ачыкларга тырыштык.
-
Болгар укучысы "Орленок" лагерында ял итте
Быел санаторий мәктәп-интернат укучысы Мария Арининага Туапсе шәһәре янындагы Бөтенроссия "Орленок" балалар үзәгендәге географик сменада ял итәргә туры килде. Хәзер ул газета укучыларга алган тәэсирләре турында сөйли.
-
Вакытыннан алда язылсаң – арзанрак
1 июльдән 2018 елның беренче ярты елына "Новая жизнь" ("Яңа тормыш") газетасына вакытыннан алда язылу башлана.
-
Спас районында терлек азыгын хәзерләү дәвам итә
Район механизаторлары аяз көннең һәр сәгатеннән файдаланып калырга тырышалар. Хәзерге вакытта терлек азыгы хәзерләү - иң мөһим бурычларның берсе.