26 апрель 2017 яңалыклары
-
Паспортлар тапшырдылар
Шушы көннәрдә районның тугыз укучысына илебез гражданнарының шәхесен ачыклый торган төп документ - паспортлар тапшырдылар.
-
Юл хәрәкәте кагыйдәләрен кем яхшырак белә?
Юл хәрәкәтенең яшь инспекторлары конкурсында 2нче урта мәктәпнең "Светофорики" командасы җиңеп чыкты. Танкеевка мәктәбе филиалы һәм 1нче мәктәп командалары икенче һәм өченче урынны алдылар.
-
Эзтабарлар юлга чыкты
"Хәтер вахтасы" Бөтенроссия акциясе кысаларында, "Болгар" эзтабарлар отряды Бөек Ватан сугышы елларында каты бәрелешләр барган урыннарга китте.
-
Тынычлык һәм дуслык юлыннан
Безнең район делегациясе Татарстан халыкларының III съезды эшендә катнашты.
-
Яңгырлар комачаулый
Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсе мәгълүматларына караганда, һава шартлары шәптән булмаса да, район басуларында уҗым культураларын тукландыру дәвам итә.