22 декабрь 2017 яңалыклары
-
Тайларны кызганып тормаганнар
Атлар урлау нияте белән җинаять кылган ике кеше тиешле җәзаны алды.
-
Хезмәтләрен хөрмәтләп
Республика суды уздыра торган социаль-мәдәни чараларны әзерләүдә һәм оештыруда ярдәм күрсәткәне һәм нәтиҗәле хезмәттәшлек иткәне өчен Спас муниципаль районы башлыгы Камил Әсгат улы Нугаевка Татарстан Республикасы Югары Судының Рәхмәт хаты тапшырылды.
-
Бәйрәмнәр тыныч үтсен
Тормыш күрсәткәнчә, Яңа ел бәйрәмнәрендә янгын чыгу очраклары аеруча еш очрый. Аларның күпчелеге куркынычсызлык кагыйдәләрен җиренә җиткереп үтәмәү аркасында килеп чыга. Фаҗигаләрне ничек булдырмый калу, профилактика чаралары турында безгә Әлки һәм Спас районы буенча күзәтү эшчәнлеге бүлегенең өлкән инспекторы, эчке хезмәт майоры Сергей Деманов сөйли:
-
Алтын куллы оста
Балымерда яшәүче Юлия Чекалина буш вакытын файдалы да, мавыктыргыч та итеп уздыра белә. Тегүдән калган тукыма кисәкләрен, пыяла шешәләрне һәм башка нәрсәләрне ул күз явын алырлык сәнгать әсәрләренә әверелдерә.
-
Кытай – гаҗәпләндерә торган ил
Инде хәбәр ителгәнчә, Евразиянең кечкенә шәһәрләре арасында халыкара активлык рейтингында Болгар шәһәре өченче урынга лаек булды. Район башлыгы Камил Нугаевка җиңүче дипломын Кытайда тапшырдылар. Әлеге сәфәрдән алган тәэсирләре белән дә ул бик теләп уртаклашты.
-
Спас энергетиклары бүген һөнәри бәйрәмнәрен билгеләп үтә
22 декабрьдә энергетика тармагы хезмәткәрләре үзләренең һөнәри бәйрәмен билгеләп үтәләр.