22 ноябрь 2011 яңалыклары
-
Сарымсакны ничек сакларга
Иң беренче чиратта, сарымсакны җыеп алганда ук яхшы итеп җилләтергә кирәк, ә саклауга куйганда 25-35 градус температурада 1-2 атна буена тагын бер тапкыр киптерергә кирәк. Аннары сакларга куялар. Уңыш күп булганда, сарымсакны 10-12 кг сыйдырышлы тартма яисә кәрзиннәрдә яисә 20 см калынлыктагы киштәләрдә саклау яхшырак. Саклау чорында температура даими рәвештә...
-
Гомерегезне куркыныч астына куймагыз
Су өсте юка боз белән капланырга өлгермәде, боз астыннан балык тотарга яратучылар, бөтен куркынычсызлык кагыйдәләрен онытып, балыкка йөри башладылар.
-
Үз бурычларын аңлап эшлиләр
Өченче көн салым органы хезмәткәрләре үзләренең һөнәри бәйрәмнәрен билгеләп үттеләр.
-
“Берәү дә читтә калырга тиеш түгел”
Федераль җыелышның Дәүләт Думасына сайлауларга ике атнадан кимрәк вакыт калды. Бу уңайдан без кайбер укучыларыбызга мөрәҗәгать итеп, әлеге мөһим сәяси кампаниягә карата үзләренең уй-фикерләре белән уртаклашуларын үтендек. Валентина Никитина, пенсионер (Антоновка авылы): - Без ирем белән һәр сайлауда да катнашырга тырышабыз. Хәер, олы яшьтәгеләрнең барысы да сайлау участокларына килеп, үзләре...
-
Пенсия взносларга бәйле
Пенсия фондына взносларны вакытында һәм тулы күләмдә түләү мәсьәләсе катгый контроль астында торса да, күп кенә оешмалар һәм предприятиеләр взносларны вакытында түләүне кирәк тапмыйлар.
-
Яңа директор билгеләнде
Элеккеге директорның башка эшкә күчүе сәбәпле, "Рассвет" халыкка социаль хезмәт күрсәтү үзәгенә яңа җи-тәкче итеп элек директор урынбасары булып эшләгән Светлана Викторовна Гыйбадуллина билгеләнде.
-
Уңышлы чыгыш ясадылар
Аксубай районы башлыгы призларына үткәрелгән самбо буенча турнирда безнең яшь көрәшчеләр призлы җиде урын яуладылар. Үз авырлык категорияләрендә һәм яшь төркемендә Данила Вихлянский белән Максим Самаркин җиңеп чыктылар. Кирилл Борюшкин икенче урынны алды, ә Илья Морюхов, Никита Никифоров, Всеволод Карпушин һәм Марат Усманов ярышның бронза призёры булдылар. Аларның барысына да...
-
Юл һәлакәте корбаннары истәлегенә
20 ноябрьдә Юл һәлакәте корбаннары көне билгеләп үтелә. Бу көнне Изге Авраам чиркәвендә һәм Болгар мәчетендә догалар укылды. Аннан алда ЮХИДИ бүлеге хезмәткәрләре укучылар белән юлларда аварияләр санын киметүгә юнәлдерелгән профилактик чаралар үткәрделәр. Ни кызганыч, фактлар күрсәткәнчә, аларның саны кимеми. Быел авария нәтиҗәсендә район юлларында берничә кешенең гомере өзелде.
-
Аккордеон моңы яңгырый...
Кичә Болгар балалар сәнгать мәктәбенең концертлар залында аккордеон музыкасының республика фестивале ачылды. Бу кичне тамашачылар игътибарына тәкъдим ителгән аккордеоннар бәйрәме проектының авторы - Җиһанов исемендәге Казан дәүләт консерваториясе укытучысы Антон Попов. Ул үзе, шулай ук консерватория студентлары Максим Даренков һәм Евгений Сакмаров башкаруында төрле авторлар һәм жанрлар әсәре яңгырады. Залда...
-
Китапханәгә грант бирелде
Үзәк китапханә инде өченче тапкыр мәдәният һәм сәнгать муниципаль учреждениесе проектлары конкурсы нәтиҗәләре буенча Татарстан Республикасы грантын отты. Коллектив "Китапханә эше" номинациясе буенча "Сезнең китапханә гидыгыз" проектын тәкъдим итте. Грант буенча отылган акчаны китапханә каршында нәшрият бүлеге ачуга тоту планлаштырыла, биредә төрле темалар буенча ярдәмлекләр, үз газеталары чыгарылачак.
-
Игътибар үзәгендәге мәсьәләЛӘр
Узган җомга көнне безнең районга эш визиты белән Татарстан Республикасы Премьер-министры Илдар Халиков килде.