8 август 2014 яңалыклары
-
Давыл шактый зыян салды
Пәнҗешәмбе көнне иртә белән үк шәһәрдә бензопычкы, балта тавышлары, махсус техника гөрелтесе ишетелеп торды. Юлларны кичә кич белән көчле давыл аударган агачлардан чистарта башладылар.
-
Башкача яшәүне күз алдына да китерә алмыйлар
Иж-Борискинода яшәүче Щелкуновлар гаиләсе башкаларга һәр яктан үрнәк булып торалар. Тәртипле, эшчән бу гаиләдә өч ул үсә. Хуҗалыклары нык, мул тормышта яшиләр. Авылны нәкъ шундый кешеләр яшәтә дә инде...
-
“Мин – чирәм җирләргә киттем…”
1956 елда поезд белән Свердловск шәһәренә килеп җиткәч, Елена Ковальчук безнең шәһәрдә яшәүче әнисенә әнә шундый телеграмма җибәрә.
-
Кимчелекләр табылмаган
Яңа уку елы башланыр алдыннан районның күзәтчелек эшчәнлеге бүлеге мәктәп һәм мәктәпкәчә учреждениеләрдә янгын куркынычсызлыгы кагыйдәләренең ничек үтәлүен тикшергән. Зур кимчелекләр ачыкланмаган, дияргә була. Тикшерелгән барлык обектлар да файдалануга яраклы дип табылган. Шулай да, тикшерүчеләр билгеләп үткәнчә, бердәнбер җитешсезлек - күпчелек авылларда янгын сүндерү өчен су юк. Гидрантлар бары тик...
-
Бурычны вакытында түлә
Спас район суды тарафыннан үзенең балигъ булмаган балаларына алимент түләүдән баш тартканы өчен шәһәр кешесенә карата чыгарган хөкем карары үз көченә керде. Әле 2003 елның маенда ук мировой суд чыгарган карар нигезендә, әлеге ир-ат үзенең ике улын тәрбияләүче ике хатынга тиешле алимент акчасы түләргә тиеш булган. Әмма ул алган табышын...
-
Карак җәзасын алды
Суд Өчкүл авылы почта бүлеген талап чыккан шәһәр кешесен шартлы рәвештә ике елга ирегеннән мәхрүм итте. Исерек хәлдәге бу ир-ат ишектәге йозакны ватып бинага керә һәм аннан азык-төлек продуктлары урлап чыга. Тикшерү барышында каракның шикләнерлек күп сәбәпләр калдыруына игътибар итәләр. Тикшерүчеләр аның эзенә бик тиз төшәләр. Суд залында җинаятьче үз...
-
Их, чиясе дә, чиясе!
Бу җәй Чәчәкледә яшәүче Рәфыйк Рәхимовны чия мул уңышы белән куандырган. Башка еллардан аермалы буларак, тәмле һәм витаминнарга бай җиләк шактый эре булган. Җыеп алган кадәресе үзләренә кайнатма пешерергә һәм компот әзерләргә дә, тирә-күршеләренә дә җиткән. Кайбер исәпләүләргә караганда, бакчадан 300 килограммнан артык чия җыелган. Рәфыйк абый бакчасындагы башка культуралар...
-
Дүртенче смена – профильле
Дүшәмбедә "Болгар" сәламәтләндерү-белем бирү үзәге дүртенче профильле сменада ял итәчәк балаларны кабул итә. Сменаның исеме "Мы - такие разные…" дип атала. Шәһәрдән, авыл районнары һәм Казаннан килгән алтмыштан артык бала бер атна дәвамында төрле чараларда катнашачак. Балалар дүрт отрядка бүленгән. Һәр отрядның тиешле юнәлеше бар. Ике отряд, мәсәлән, туган як...
-
Спорт мәйданчыклары төзелә
Районда республиканың "Шаговая доступность" социаль проектын тормышка ашыру кысаларында укучы яшьләр өчен өч спорт мәйданчыгы төзелә. Полянка урта мәктәбендә өсте ясалма үләнле мини-футбол кыры, Ямбактыда -волейбол һәм баскетбол мәйданчыгы, ә инде Спас тармак технологияләре техникумында тренажерлы спорт мәйданчыгы төзелеп бетәргә тиеш. Моның өчен 5 миллион сум акча бүлеп бирелгән. Әлеге...
-
Эшләр туктап тормый
Көннәр яңгырлы торса да, игенчеләр бөртекле культуралар һәм борчак суктыру өчен булган мөмкинлекләрдән файдаланырга тырышалар. Көзге бодай һәм арыш мәйданнарының күпчелек өлешендә эшләр тәмамланып килә. Хуҗалыкларда арпа суктыруга керештеләр. Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсеннән алынган мәгълүматларга караганда, 7 августка көзге бодай 12100 гектардан җыеп алынган. Уртача уңыш гектарыннан 21 центнер...
-
Ындыр табагында эш кайный
"Болгар Арыш" җәмгыятенең Урта Йорткүл ындыр табагы эшчеләре өчен бөртекле культуралар урып-җыюның беренче атнасы бик киеренке булды: бер тәүлек эчендә ындырга кайткан 500 тонна чамасы көзге бодайны чистартып, саклауга салырга кирәк иде.