5 март 2015 яңалыклары
-
Яз бәйрәме белән сезне, кадерле хатын-кызларыбыз!
Халыкара хатын-кызлар көне алдыннан Спас районы башлыгы Камил Нугаев районның барлык хатын-кызларын бәйрәм белән котлады. Район Советы, башкарма комитет һәм үземнең исемнән иң яраткан, иң сөекле, иң кадерле, иң гүзәл әниләребезне, хатыннарыбызны, апа-сеңелләребезне, кызларыбызны һәм, гомүмән, барлык хатын-кызларыбызны язның беренче бәйрәме - Халыкара хатын-кызлар көне белән тәбрик итәм, диелә котлауда....
-
Тормыштан ямь табып яши!
Озак яшәүнең сере нәрсәдә? Һәр кешенең бу сорауга үз җавабы бар. Ә менә күптән түгел үзенең туксан яшьлек юбилеен билгеләп үткән Анна Калмыкова фикеренчә, нигездә тынгысыз, эш яраткан кешеләр озак яши. Аның белән аралашканнан соң, озак яшәүнең сере - тормышны яратуда, аннан ямь табып яши белүдә дип өстисем килә.
-
Җырга гашыйк кыз
Шәһәр тамашачылары Ким авылының укучы кызы Инна Антипина җырлавын күп тапкырлар ишеткәне бардыр. Үзенең туган авылында, Болгарда үткәрелгән төрле концертларда ул даими катнаша.
-
БЕР Гасырлык гомер юлы
Көек авылының Ак әбисе, әле шушы араларда гына икенче гасырга аяк баскан Миннегайшә әби Нургалиева күпләрне сокландырырлык. Әбекәйнең акылы камил, күзләреннән - моң, йөзеннән җылы нур бөркелеп тора
-
Сез тормышыбызның кабатланмас яме...
Минсәет Бакиров, пенсионер (Полянка авылы): - Гаиләбездә хатын-кызлар күп булгач, үземне бәхетле кешегә саный алам. Хатыным, ике кызым һәм оныкларым белән бергә мәш килеп яшибез. Барысы да эшкә уңган, тәмле итеп пешерәләр, өй эчен һәрвакыт тәртиптә тоталар. Хатын-кыз өйнең яме һәм нуры, дип юкка әйтмиләрдер. Алар янәшәсендә без үзебезне кояшны...
-
Хезмәтләрен хөрмәтләп
Иске Рәҗәп авыл җирлеге башлыгы Нугаев Мансур Әсгат улы "Татарстан республикасында җирле үзидарә үсешенә керткән хезмәте өчен" медале белән бүләкләнде. Аның озак еллык нәтиҗәле хезмәте һәм җирле үзидарә органнары эшчәнлеге үсешенә керткән хезмәте шулай югары бәяләнде. Сидорова Надежда Хәсиятулловна, Антоновка авыл җирлеге китапханә мөдире, Давыдов Виктор Иванович, район Мәдәният йорты...
-
Хезмәт килешүләре гадел булырга тиеш
Билгеле булганча, хезмәт яшендә булган, тик ачык эшчәнлек алып бармаган кешеләр республикада да, районда да җитәрлек. Бу күрсәткечне киметеп, мәҗбүри пенсия иминиятләштерү взносларын түләүне арттыру бүгенге көндә иң актуаль мәсьәлә булып тора.
-
Авыр сынаулар үтеп
Шәһәребездә яшәүче Бөек Ватан сугышы ветераны Александра Прохоровага әле күптән түгел генә тантаналы шартларда "1941-1945 еллардагы Бөек Ватан сугышында Җиңүнең 70 еллыгы" медале тапшырылды. Александра Григорьевна армия сафларына 1943 елның май аенда алына. Икенче Украина фронты составында сугышларда катнаша. Казаклар частендә радист булып хезмәт итә. Аның сугышчан юлы Румыния, Венгрия,...
-
Юбилярны җылы котладылар
Шәһәрдә яшәүче Тамара Крутилина күптән түгел үзенең туксан яшьлек юбилеен билгеләп үтте. Тыл хезмәтчәнен район башкарма комитеты җитәкчесе Валерий Осокин, ветераннар оешмасы рәисе Михаил Тюленев, социаль хезмәт вәкилләре котлады. Юбилярга РФ Президенты Владимир Путин исеменнән котлау открыткасы, чәчәкләр һәм бүләкләр тапшырдылар. Тамара Емельяновнага намуслы хезмәте өчен рәхмәт әйтеп, изге теләкләрне...
-
Юбилярны җылы котладылар
Шәһәрдә яшәүче Тамара Крутилина күптән түгел үзенең туксан яшьлек юбилеен билгеләп үтте. Тыл хезмәтчәнен район башкарма комитеты җитәкчесе Валерий Осокин, ветераннар оешмасы рәисе Михаил Тюленев, социаль хезмәт вәкилләре котлады. Юбилярга РФ Президенты Владимир Путин исеменнән котлау открыткасы, чәчәкләр һәм бүләкләр тапшырдылар. Тамара Емельяновнага намуслы хезмәте өчен рәхмәт әйтеп, изге теләкләрне...
-
Балыкларны сакларга ярдәм итәләр
"Спас" заказнигы һәм "Средневолжрыбвод" учреждениесе хезмәткәрләре Өчкүл авылы күлләрендә балыкларны коткару буенча профилактика чаралары үткәрделәр. Чиста, Исемсез, Атаман күлләрендә балыклар кислородка кытлык кичермәсен өчен бензин бозваткыч ярдәмендә 60тан артык чокыр ясалды. Бәкеләр катмасын өчен аларның өстен салам белән каплап куйдылар. Бу табигать ядкарьләре булып саналган күлләрдә балыкларны саклап калырга ярдәм...