Яңа тормыш
  • Рус Тат
  • Саклык чараларын күрергә кирәк

    Районда гриппка каршы вакцинация башланды.

    Район үзәк хастаханәсенең табиб-эпидемиологы Алексей Ким хәбәр итүенчә, ул узган еллар белән чагыштырганда, ике ай алданрак үткәрелә һәм барлыгы 5390 кешегә ясалачак (узган ел - 4000 кешегә ясалган). Вакцинаның беренче партиясе белән медицина хезмәткәрләренә прививкалар ясалган. Беренче чиратта шулай ук халык белән эшли торган оешмалар - балалар бакчасы тәрбиячеләре, социаль хезмәт, социаль-мәдәни объект хезмәткәрләре вакцина белән тәэмин ителәчәк.
    Теләге булган һәр кеше район хастаханәсенә килеп, гриппка каршы түләүсез прививка ясата ала. Моның өчен бары тик регистратурада документлар - паспорт һәм медицина иминиятләштерү полисын күрсәтергә кирәк.
    Вакцинаның күп өлеше, шул исәптән балалар өчен чыгарылган 1250 данә "Гриппол плюс", мәктәпкәчә балалар учреждениеләренә һәм мәктәпләргә җибәреләчәк. Бер бала да прививкасыз калмас.
    Ны кызганыч, өзлегүләр килеп чыгудан куркып, кайбер ата-аналар балаларына гриппка каршы привика ясатудан баш тарталар. Тик вакцинация ясау грипп белән авырудан коткармаса да, авыруны җиңел формада, пневмония, гайморит, хроник бронхит һәм башка өзлегүләрсез үткәрергә мөмкинлек бирә.
    Авыруны булдырмый калу өчен прививка ясату гына аз. Организмны ныгытуга, аның авыруларга каршы торучанлыгын күтәрүгә юнәлдерелгән профилактик чаралар үткәрергә кирәк. Бу чараларга чыныктыру процедуралары, физкультура белән шөгыльләнү керә. Сәламәт яшәү рәвеше алып барган кешеләр азрак авырый, моны онытмаска кирәк.
    Авыруны булдырмыйча калу өчен берничә гади кагыйдәне үтәргә кирәк. Авыруның көчле чагында кунакка, кеше күп җыела торган урыннарга йөрергә ярамый. Өйгә кайткач, кулларыгызны һәм битегезне, аеруча борынны сабын белән яхшылап юарга кирәк. Бу бик мөһим, чөнки авыру китереп чыгаручы микроблар организмга нәкъ борын куышлыгы аша эләгә. Өйдән чыгар алдыннан борын кырыйларына сабын эремәсе яки оксолин маен сөртү дә файдалы. Бу процедура лайлалы тышчаның дымлылыгын саклый һәм вируска үрчергә ирек бирми.
    Бу чорда туклануга да зур игътибар бирергә кирәк. Рационга яшелчә һәм җиләк-җимешне күбрәк кертегез. Суган һәм сарымсак турында да онытмагыз, чөнки алар составындагы витаминнардан башка фитонцидлар микробларны үтерә.
    Әгәр авырып китсәгез, үз-үзегезне дәвалау белән мавыкмыйча, шунда ук медицина учреждениесенә мөрәҗәгать итегез.

    Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


    Нравится
    Поделиться:
    Реклама
    Комментарии (0)
    Осталось символов: