Яңа тормыш

Спас районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Сәламәтлек саклау

Колак авыртуны ничек дәваларга?

Бүгенге көндә даруханәләрдә колак ялкынсынуын дәвалау өчен күп төрле дарулар тәкъдим итәләр. Алар арасыннан үзегезгә яраклысын ничек табарга?

Равил Әхмәдуллин,
район үзәк хастаханәсенең табиб-отоларингологы.
Колакка тамыза торган тамчыларны сайлаганда, беренче чиратта чигә сөягенең анатом-физиологик төзелешен, ялкынсыну процессында катнаша торган микрофлораны, шулай ук кулланылган даруларның фармакокинетикасын күздә тотарга кирәк. Даруларның температурасы якынча 37 градус булырга тиеш, артык салкын яки артык кайнар даруларны куллану колакның калоризациясенә китерә һәм авыруда баш әйләнүен китереп чыгара (аеруча бу колак пәрдәсе тишелгән очракларда булырга мөмкин).
Нормадагы колак сагызы колак тишекләрендә менә дигән дезинфекция үзенчәлегенә ия, шуңа күрә аны чистартып торуның бернинди файдасы юк. Сәламәт колакларны мамык, шырпы, төрле колак чистарткычлар белән чистартырга ярамый, шул исәптән балаларныкын да. Бу бары тик тиренең зарарлануына һәм инфекция килеп чыгуына гына китерергә мөмкин. Колакларны баш юган вакытта җылы су һәм сабын белән юу да җитә.
Отит авыруын (колак ялкынсынуы) дәвалаганда кулланыла торган даруның оптималь күләмен билгеләргә кирәк. Тышкы отитларны дәвалаганда, тамчыларны күбрәк тамызырга кирәк, чөнки препарат колак тишеген тулысынча тутырырга тиеш. Урта отитны дәвалаганда исә тамчылар азрак күләмдә кирәк булачак: препарат колак пәрдәсенә эләгергә тиеш, бер тамызганда 3-5 тамчы да җитеп тора.
Колак пәрдәсе тишелгәндә составында спирт булган тамчыларны куллану катгый тыела, чөнки колак эченең лайлалы тышчасының ялкынсынуын һәм нәтиҗәдә көчле авырту китереп чыгара.
Тамчыларның файдасы ике сәгатькә бара. Аларны дүрт төркемгә бүләргә мөмкин: микробларга каршы ("Ципромед", "Нормакс", "Анауран"); гөмбәчекләргә каршы ("Кандибиотик", "Клотримазол", "Нитрофунгин", "Фукорцин"); ялкынсынуга каршы һәм авыртуны бетерә торган (борлы спирт, "Отипакс"); гормональ-антибиотиклы ("Полидекс", "Гаразон", "Дексон", "Софродекс").
Шулай да колакка тамыза торган даруларны кулланганда, беренче чиратта кешенең үзенчәлеген күздә тотарга, тамчыларның бер төрен генә түгел, төрле (антибиотик, ялкынсынуга каршы, гормональ) препаратларны чиратлаштырып кулланырга кирәк. Составында глюкокортикостероидлар (ГКС) һәм ототоксик (колакка зыян китерергә мөмкин) антибиотиклар булган даруларны бары тик табиб кына билгели ала. Отитларны дәвалаганда колакка сала торган дарулар булып саналмаган препаратлар ("Диоксин", водород перекисе) куллану киңәш ителми.
Колакны яхшылап чистартып, дөрес сайлап алынган даруның файдасы системалы антибактериаль терапиядән бер дә калышмый.
Реклама

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең социаль челтәрләр:

ВКонтакте  Одноклассники  Telegram

Реклама бүлеге телефоны 8(843)47-30-0-02.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X