21 февраль 2014 яңалыклары
-
Иң яхшы класс җитәкчесе
Беренче шәһәр урта мәктәбенең татар теле һәм әдәбияты укытучысы Әнисә Хәйруллина "Кеше тәрбияләү" республика конкурсының муниципаль этабында "Класс җитәкчесе" номинациясендә җиңүче булды.
-
Ул Үзбәкстан Президентын саклаган
Якташыбыз, Йолдыз поселогы егете Рәшит Вилданов моннан берничә еллар элек Үзбәкстан дәүләте җитәкчеләрен саклаучы махсус структурада хезмәт итә. Вакыт кешене үзгәртә дисәләр дә, ул һаман элеккечә калган - шәм кебек төз буйлы, тыныч, сабыр. Рәшитнең бик еш як-ягына әйләнеп каравына гына бераз гаҗәпләндем…
-
Колак авыртуны ничек дәваларга?
Бүгенге көндә даруханәләрдә колак ялкынсынуын дәвалау өчен күп төрле дарулар тәкъдим итәләр. Алар арасыннан үзегезгә яраклысын ничек табарга?
-
Авылга белгечләр кирәк
Күптән түгел район Мәдәният йортында укучыларның авыл хуҗалыгы тармагы белгечләре белән очрашуы булды.
-
Электрон хезмәтләр аша
Пенсия фондының иминиятләштерелгән затлары арасында утыз кеше инде "Личный кабинет плательщика" хезмәтеннән файдаланган. Бу хезмәт түләү дисциплинасын контрольдә тотарга, Пенсия фонды белән исәп-хисап ясауны тикшерергә, аларның хәле турында мәгълүмат, башкарылган карарлар һәм кире кайтарып бирелгән акчаларны исәпкә алып, түләүләр реестрын алырга мөмкинлек бирә. Моннан тыш, бу хезмәтне кулланганда, исәпкә алынган...
-
Әфганчылар белән очрашу
Әфганстаннан совет гаскәрләренең чыгарылуына 25 ел тулды. Кирәк булганмы анда безнең гаскәр-ләрне кертү, әллә юкмы? Бу сорау күпләрдә төрле фикер уята. Ерак таулар илендәге хәлләрне кичергән кешеләрнең күпчелеге әлеге бәхәскә кушылмаска тырыша. Фикерләре бер: алар Ватан куйган бурычны үтәгән. Ямбакты авылы китапха-нәсендә Мәдәният йорты хезмәткәрләре белән берлектә "Солдат сугышны сайламый"...
-
Борчу тудырырлык саннар
Бу атна башында районда наркотикларга каршы комиссиянең киңәйтелгән утырышы булды. Яшьләр эше, спорт һәм туризм бүлеге җитәкчесе Әхтәм Вәлиәхмәтов үз чыгышында районда наркотикларга кагылышлы хәлләрнең ничек булуын яктыртты. Аерым алганда, бу проблема бездә дә бар икән. Оператив-эзләнү чаралары барышында полиция хезмәткәрләре РФ Җинаятьләр кодексының 228нче маддәсенә караган (наркотик матдәләр саклау)...
-
И туган тел, и матур тел
Узган атна ахырында үткән җәмәгать советы утырышында Татарстан Республикасында 2004-2013 елларда ТР дәүләт телләрен һәм башка телләрне саклау, өйрәнү һәм үстерү буенча дәүләт программасын тормышка ашыру турында сүз барды. Утырыш эшендә район башлыгы Камил Нугаев катнашты.
-
Хезмәтләрен хөрмәтләп
"Мәгариф өлкәсендә ирешкән уңышлары өчен" күкрәк билгесе укытучы Лисюк Ольга Александровнага, Татарстан Республикасы Мәгариф һәм фән министрлыгы Мактау грамотасы Калюшина Галина Александровна, коррекция мәктәп-интернат тәрбиячесенә тапшырылган - үсеп килүче буынга белем һәм тәрбия бирү өлкәсендә ирешкән уңышлары, мәгариф системасында озак еллык намуслы хезмәтләре өчен.
-
Тыл хезмәтчәнен котладылар
Бу көннәрдә шәһәрдә яшәүче Зоя Карягина үзенең 95 яшьлек юбилеен билгеләп үтте. Юбилей уңаеннан тыл хезмәтчәнен башкарма комитет җитәкчесенең социаль мәсьәләләр буенча урынбасары Елена Афоньшина, ветеран оешмасы вәкиле Михаил Тюленев, социаль хезмәт вәкилләре җылы котлады. Юбилярга Владимир Путин исеменнән Президент открыткасы, чәчәкләр һәм бүләкләр тапшырылды. Зоя Даниловнага озак еллык фидакарь...
-
Батырлык дәресләре
Ватан сакчылары көне алдыннан балалар китапханәсендә батырлык дәресләре үткәрелде. Дәресләрнең берсе герой-антифашистларга багышланды. Болгардагы 2нче урта мәктәпнең сигезенче класс укучылары Елена Ильинаның "Четвертая высота" китабындагы кайбер өзекләргә нигезләнеп эшләнгән театральләштерелгән тамаша карадылар, сугыш темасына багышланган китаплар күргәзмәсе белән таныштылар. Әлеге чараны әзерләүдә шәһәрдәге икенче урта мәктәп укучылары Анастасия Гришина, Анастасия...
-
Ышанычлы яклады
Кадетлар мәктәп-интернатының алтынчы класс укучысы Илья Бутовичев "Мин бу мәктәптә укуым белән горурланам!" Бөтенроссия интернет-конкурста катнашып беренче урынны алды. Класс җитәкчесе Елена Никитина белән бергә ул үзенең мәктәбе турында презентация әзерләгән. Әлеге материалда ул әлеге учреждениенең тарихы, укытучылар һәи тәрбиячеләр коллективы турында сөйләгән. Мәктәптә укучыларның ничек укуы һәм яшәүләре фоторәсемнәрдә...
-
Әтисе һәм абыйсы үрнәгендә
Безнең шәһәр егете Сергей Макаров армия хезмәтен тәмамлаганнан соң, гаилә традицияләрен дәвам итеп, контракт буенча хезмәт итәргә җыена.