Яңа тормыш

Спас районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Язмышлар

Үзе белгәннәрне балаларга өйрәтә

"Регата" балалар техник иҗат станциясендә иң мавыктыргыч түгәрәкләрнең берсе ул суднолар төзү түгәрәгедер, мөгаен. Түгәрәк белән яшь педагог-оештыручы Руслан Рәҗәпов җитәкчелек итә.

Ирина ТЕЛИЦЫНА
Агачтан төрле әйберләр ясау белән ул мәктәптә укыганда шөгыльләнә башлаган. Шуңа күрә һәр хезмәт дәресен Руслан түземсезлек белән көтеп алган. Эшен ул башта тормыш-көнкүрештә еш кулланыла торган уклау, куна тактасы, төйгеч, чәчәкләр савыты кебек гади әйберләр ясаудан башлый, аннары кухня урындыклары ясап карый. Матур һәм җайлы килеп чыга. Алган күнекмәләрнең киләчәктә дә файдасын күп тоя. Хәзер, мәсәлән, агачтан корабль модельләре ясый. Арада игътибарны җәлеп итә торганнары да юк түгел. Русланның кул эшләренә карыйсың да, аның осталыгына, фантазиясенең никадәр бай булуына тагын бер кат сокланып куясың.
Корабль ясау өчен Руслан Толиб улы иң әүвәл илле сантиметрлар озынлыгындагы гадәти нарат борысы ала. Өтерге ярдәмендә аның эчке өлешен кистереп ала, аннары ышкы белән алгы ягын тиешле рәвешкә китерә. Менә шуннан соң модель җилкәнле хәрби кораб - шлюп яки фрегатны хәтерләтә башлый. Өске корылмалар, палуба кирәк-яраклары - болар ювелир осталыгы таләп итүче эшләр. Моның өчен төрле материаллар - фанер һәм тимерчыбык кисәкләре, теш чистарту өчен махсус чыгарыла торган очлы шырпы, шашлык таяклары кулланыла. Җилкәнле мачта куелгач, судно танымаслык булып үзгәрә. Модельләр суда тагын да тотрыклы булсын өчен аларның аскы өлешенә киль урнаштырыла.
Гомумән, бу бик мәшәкатьле эш. Әле шушы араларда гына Руслан "Регата" станциясе җитәкчесе Владимир Трошин һәм "Картинг" берләшмәсе педагогы Петр Киселев белән берлектә республика күргәзмәсендә катнашу өчен радио ярдәмендә идарә ителә торган җилкәнле кораб модельләре әзерләгәннәр. Модельләрнең берсен шәһәрдәге икенче урта мәктәп укучысы Эдуард Салихов ясаган. Бу укучы инде үз педагогыннан күп нәрсәләргә өйрәнгән. Әйтик, җилкәнле яхта төзү өчен кипкән каен рейкасы кулланылуын яхшы белә. Мондый каен таягы бик нык һәм әйбәт бөгелә. Хәзер, мәсәлән, остаханәдә бер мачталы җилкәнле суднолар ясыйлар. Һәркайсы якынча иллешәр литр булачак. Моның да нечкәлекләре җитәрлек. Беренче чиратта, суднодагы агачның бер җиреннән дә су керергә тиеш түгел. Югыйсә, судно үзенең формасын югалтачак. Каркаска, мәсәлән, эпоксид келәе белән махсус тукыма ябыштыралар. Тарттырылган тышлык әле тагын эпоксидлы сумала белән дә ныгытыла. Бөтен эшләрне тәмамлаганнан соң агач өслек тулысынча корабль буявы яки лак белән каплана.
Руслан Толиб улы уннан артык җилкәнле судно моделе ясаган. Ул моның белән генә чикләнеп калырга җыенмый. Мәсәлән, моннан берничә ел элек Идел елгасында су төбенә киткән "Булгария" теплоходы миниатюрасын ясауга керешкән. Үз гаиләсе өчен яхта төзү турында да хыяллана. Башлаган эшен, күңел түрендә йөрткән уй-хыялларын тормышка ашырмый калмас, дип ышандырып әйтергә тулы нигез бар. Ясаган модельләре һәркемдә зур кызыксыну уята. Аның осталыгына сокланмый мөмкин түгел. Киләчәктә ул үзе белгәннәрнең барысын да балаларга өйрәтүне үзенең төп бурычы итеп саный.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең социаль челтәрләр:

ВКонтакте  Одноклассники  Telegram

Реклама бүлеге телефоны 8(843)47-30-0-02.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев