Яңа тормыш

Спас районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Язмышлар

Үз сүзендә тормый калмас...

Әле күптән түгел генә Иске Рәҗәп халкы үзләренең легендар якташлары, Бөек Ватан сугышы гарасатларын кичеп кайткан һәм үзенең игелекле гамәлләре белән районда гына түгел, ә республика күләмендә танылу алган Зиннәтулла ага Гыйззәтуллинның 95 яшьлек юбилеен зурлап билгеләп үттеләр.

Тәлгат ҖАМАЛЕТДИНОВ

Бу уникаль кешенең биографиясе бай һәм кызыклы, аның турында күп сөйләргә мөмкин. Төрле елларда аның турында безнең газетада да байтак материаллар бастырылды. Шунысын әйтергә кирәк, Зиннәтулла ага белән очрашкан саен аны яңа яктан ачасың. Мин аның хәтере әйбәт булуына да гаҗәпләнәм, шул ук вакытта бирсә дә бирер икән Ходай, дип көнләшеп тә куям. Ә инде еллар дәвамында туплаган белеме, бай тормыш тәҗрибәсе һәркемгә үрнәк булырлык.
Балачактан кыенлыкларны күп күреп үскән Зиннәтулла ага язмышының шулай язылуына бер дә зарланмый. Ятимлек ачысын бик яшьли татыган ул: башта әтисе вафат булган, аннары әнисез дә калган. Биш яшьлек малайны Казандагы балалар йортына тапшырганнар, ә инде берничә елдан Чистай шәһәрендәге приютка күчергәннәр. Яңа урынга килеп ияләшергә дә өлгерми кала,  Зиннәтулланы Алексеевскидагы балалар йортына озаталар. Озак та үтми илдә махсус карар чыгарыла. Әлеге документ нигезендә, балалар йортларындагы ятимнәрне туганнары тәрбиягә алырга тиеш була. Әнә шулай итеп, унөч яшен тутырган Зиннәтулла 1937 елда Иске Рәҗәп авылында яшәүче Мәрьям апасында сыену урыны таба.
Мәктәптә гел яхшы билгеләргә генә укый, бик күп эшләрне оештыручыларның берсе була. Өлкән классларда, мәсәлән, аны пионервожатый итеп билгелиләр, мәктәп интернатында тәрбияче булырга да туры килә әле. Сугышка 1943 елда, унынчы классны тәмамлауга ук китә. Ерак Көнчыгышта япон самурайларына каршы көрәшә, орудие командиры итеп билгелиләр. Тоташтан сигез ел хәрби хезмәттә була ул. Яу кырыннан 1951 елда, күкрәген орден-медальләр белән тутырып кайта. Ял итеп тә тормастан яңадан мәктәпкә килә.
--Мәктәп минем өчен әти дә, әни дә булды, -- ди Зиннәтулла Гыйззәтулла улы. – Әгәр сугышта үтермәсәләр, кайткач укытучы булачакмын, дип сүз биргән идем...
Егет сүзе бер була, дигәндәй, ул авыл мәктәбендә балаларга тарих һәм хәрби әзерлек нигезләреннән белем бирә башлый. Читтән торып Ульяновск педагогия институтының “География” бүлеген тәмамлый. Бераз соңрак Казан дәүләт педагогия институтында укып икенче югары белем ала. Берара Әлки районының Чиябаш мәктәбендә укыта. Шуннан соң аның гомере һәм педагогик эшчәнлеге тулысынча Иске Рәҗәп мәктәбе белән аерылгысыз бәйле. Төрле елларда завуч та, директор да була ул.
Үсеп килә торган яшь буынга аң-белем һәм тәрбия бирүдәге олы хезмәтләре өчен Зиннәтулла Гыйззәтулла улы РСФСРның халык мәгарифе отличнигы, “Татарстан Республикасының атказанган укытучысы” дигән мактаулы исемнәрне йөртә “Татарның милли фонды казанышы” сертификатына ия. Гомерен мәктәпкә багышлаган олы җанлы бу кеше күп тапкырлар республика Мәгариф министрлыгының Рәхмәт хатларына һәм Мактау грамоталарына лаек булды. Саный китсәң, Зиннәтулла аганың бүләкләре һәм мактаулы исемнәре бик күп. Тик ул бүләк яки исем алу өчен җан атып йөри торган кеше түгел. Элек тә, әле хәзер дә бөтен тырышлыгын мәктәпне үстерү һәм таныту, балаларны илебезнең лаеклы гражданнары итеп тәрбияләү өчен бирә.
Аның иң зур хезмәтләреннән берсе – ул, әлбәттә инде, мәктәп музее. Музейга әле 1965 елда ук нигез салынган. Күпме еллар дәвамында ул хезмәттәшләре һәм балалар белән бергә авылның бай үткәне, төрле танылган кешеләр белән бәйле булган материалларны бөртекләп җыйган. Төрле елларга караган экспонатлар, еллар үтү белән саргайган документлар һәм фоторәсемнәр – болар барысы да кыйммәтле хәзинәгә тиң. Аларның һәркайсы теге яки бу чордагы вакыйгалар турында искәртеп тора, шуңа күрә бу экспонатларны киләчәк буыннарга саклап калу зур әһәмияткә ия. Федераль статуска ия булган музейда төрле семинарлар, очрашулар еш уздырыла. Бу да күп нәрсә турында сөйли. Музей эше белән танышу, берочтан Зиннәтулла аганы да күреп китү өчен мәктәпкә хәтта башка районнардан да киләләр. Мондый кеше белән ничек горурланмыйсың!
“Зиннәт ага кебекләр йөз елга бер генә туа, Ходай андыйларны сыный да, бәрәкәтле озын гомер дә бирә”, -- дип зурлады үзенең элеккеге тарих укытучысын район башлыгы Фәргат Мөхәммәтов. Ул Зиннәтулла агага изге теләкләрен җиткереп, аны ихластан юбилее белән тәбрик итте, укучылар һәм авыл яшьләре арасында әле һаман да эш алып барганы өчен рәхмәт әйтте. Берочтан Россия Федерациясе Президенты Владимир Путинның котлавын да укып үтте.
ТР Дәүләт Советы депутаты Камил Нугаев, залдагыларга мөрәҗәгать итеп, юбилярның авыл һәм район тормышында биләп торган роле турында сөйләде. Аны олысы да, кечесе дә ихтирам итә, аеруча балалар ярата. Зиннәт абыйлары янында мәш килеп йөриләр...
--Сез башкара торган эшләр илебез Бөек Ватан сугышында Җиңүнең 75 еллыгына әзерләнгәндә аеруча зур әһәмияткә ия, -- диде Камил Әсгат улы һәм ТР Дәүләт Советы Рәисе Фәрит Мөхәммәтшинның котлавын укыды.
Зиннәтулла Гыйззәтула улын сәхнәгә чыгып ТР Дәүләт Советы депутаты Фоат Вәлиевның ярдәмчесе Гөлнара Гайфуллина, “Ватаным Татарстан” газетасының бүлек мөдире Камил Сәгъдәтшин, район ветераннар советы рәисе Татьяна Бурумова, мәгариф бүлеге җитәкчесе Александр Ермилин, Иске Рәҗәп авыл җирлеге башлыгы Мансур Нугаев, мәктәп директоры Әнисә Булатова һәм килгән кунаклар, элеккеге хезмәттәшләре һәм башкалар котлады. Тантанага юбилярның балалары һәм оныклары да кайткан иде.
...Еллар үзенекен итә. Шуңа да карамастан, Зиннәтулла ага үзен әле егетләрчә тотарга тырыша, көн саен иртән мәктәп музеена барып килмәсә, күңеленә нидер җитмәгән кебек тоела. Балалар белән очраша, туган авылында, районда һәм илебездә булган хәлләр белән кызыксына. Дәвалау учреждениеләренә дә мөрәҗәгать итәргә туры килгәли. Әмма аның беркайчан да авырып торам әле, хәлем юк, дип зарланганын беркайчан ишетмәссең. Юбилее көнендә Мәдәният йорты сәхнәсенә чыгып, мин сезне әле тагын йөз яшьлегемә дә чакырачакмын, дип вәгъдә бирде. 
Ачлык, ятимлек ачысын, сугыш гарасатларын күп күргән ветеран бу юлы да үз сүзендә торыр, дип ышанасы килә. Әйткәнне үти торган кеше ул, Зиннәтулла ага!

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең социаль челтәрләр:

ВКонтакте  Одноклассники  Telegram

Реклама бүлеге телефоны 8(843)47-30-0-02.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев