Яңа тормыш

Спас районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Язмышлар

Язмаларда шул чорлар сулышы

Әлеге язмамны район газетасының 1940-1945 елларда басылып чыккан материалларына нигезләнеп эшләдем. Көектә Буденный исемендәге колхоз 1930 елны төзелә, әмма мине 10 ел узганнан соң колхозда нинди үзгәрешләр булуы кызыксындырды.

Кайбер күрсәткечләр буенча колхоз урталыкта баручылар рәтенә кергән. Колхозлар бу чорларда авыл хуҗалыгы салымының суммасы буенча өч группага бүленәләр. Буденный исемендәге колхоз беренче группага кертелгән колхоз булып санала, чөнки авыл хуҗалыгы салымының ставкасы 36 сумга тигез була. Дөрес, бу исемлектә Буденный колхозы 19 нчы урынны биләп тора, шунысы да кызыклы, бөтенләй 30 урында булучы колхозлар да була. Колхозда башта кырчылык өлкәсендә генә 7 бригада булуы билгеле, соңрак бригадалар саны 5кә калдырыла. "Бишенче бригада бригадиры Вафин Хатыйп иптәш Сталинның югары уңыш өчен көрәшергә кирәклеге хакында онытмый. Чәчүлек яхшы шартларда саклана, һәр биш көн саен бригада әгъзалары аның торышын карап баралар. Кар тоту, тавык тизәге, көл җыю буенча бригада норманы 200% арттырып үти. Артта калучы 3нче бригаданы буксирга алырга кирәк булачак".
Колхозның комсомол оешмасы вәкилләре дә ярышта актив катнашалар. " Тырмалауда эшләүче комсомолец Н. Яруллин норманы 140% ка арттырып үти. Язгы сукада эшләүче И.Хөснетдинов нормасын 150% ка җиткерә." "Кул белән чәчкәндә көндәлек норма 7 гектарга тигез булган очракта да -диелә әлеге язмада- чәчүчеләр Хәмит Сибгатуллин, Ибраһим Хәлилов норманы арттырып көненә 9 гектар җир чәчәләр". 1930 елларда башланган әләкләшү, ялагайланып бер-береңне газетага һәм НКВД органнарына чагу 1940-1945 елларга да хас. Агитаторлык эше халык массаларын агартуның бер чарасы буларак кабул ителә. "Җирле Советларга сайлаулар үткәрелгәннән соң да, Көек авылының агитколлективы үзенең эшчәнлеген туктатмый" дигән язмада агитколлектив җитәкчесе Фәйзуллин булган, иң яхшы агитаторлар арасында Сиразов һәм Галиуллин исемнәре дә яңгырый: " Сиразов белән Галиуллин иң зур тәҗрибә туплаган агитаторлар буларак,көн саен бригадаларда кычкырып газеталарны укуны оештыралар. Партия һәм хөкүмәтебезнең карарларын аңлату өстендә киң эш җәелдерделәр". Терлекчелек өлкәсендә бернинди яңалык та кертелми, чөнки һаман да " Буденный исемендәге колхозның сыерларын көн саен биш чакырым ераклыкка болыннарга куалар. Нәтиҗәдә йөзләрчә литр сөт югала, инде күптән лагерьда тотуны кертергә кирәк. Агитация-пропаганда көчле булган чорлар да да, балаларның иҗатына зур игътибар бирелә". "Безнең районыбызның яшь талантлары" дигән мәкаләдә Куйбышев шәһәрендәге беренче номерлы мәктәпнең укучылары призлы урыннарны яулап алулары хакында хәбәр ителә. Көек авылының иске клубында 1940 елны кинофестиваль үткәрелә. " Барлыгы өч фильм күрсәтеләчәк. Билет бәясе 2 сум 50 тиен". Комсомол оешмасына килгәндә ул даими рәвештә өстән дә астан да (әгъзалары тарафыннан да) тәнкыйтькә дучар була. 1940 елның сентябрендә Көек комсомол комитетына сайлаулар булды. Отчет доклады белән комитетның секретаре иптәш Хәмитова чыгыш ясады. Докладчы "комсомол оешмасының эшен бик тә начар чагылдырды. ВКП(б) ның район оешмасы безнең оешма хакында онытты"-диде.
Кайчакта район газетасы битләрендә туган мәктәбемнең укытучылары да үзләренең агитаторлык эшчәнлекләре хакында язалар. Мәсәлән Г. Сираҗиев үзенең агитаторлык эшчәнлеге хакында түбәндәгеләрне сөйли: " "Һөнәрем буенча мин - укытучы. Көек авылында эшлим. Язгы чәчү эшләре барышында миңа зур җаваплылык таләп ителә торган агитаторлык эше йөкләнелде һәм 7 нче бригаданы миңа беркеттеләр. Эштән азат вакытта мин кыр станында колхозчылар өчен газеталарны кычкырып укуны оештырам. Елдан-ел колхозчыларның мәдәнилек дәрәҗәсе арта бара һәм шуңа бәйле рәвештә аларның кызыксынулары дәрәҗәсе дә үсә. Шуңа күрә дә мин, зур тәҗрибә туплаган агитаторларны район газетасы битләрендә үзләренең тәҗрибәләре белән уртаклашырга чакырам". Хезмәт алдынгылары хакында газета битләрендә даими рәвештә язылып килә. Мәсәлән, арыш урагында иң күп уручылар арасында Лотфуллина Маһруй, Ибниева Сара, Гатауллина Мәрзия, Абдрашитова Мәрфуга,Исхакова Мөнирәләрнең исемнәре очрый. Алар көненә норма буенча 0,16 гектар урынына 0,26 гектар уралар. Район газетасы тормышның барлык якларын яктыртырга омтыла.
Агитация эшен киң җәелдерү аркасында 3 нче бишъеллык заемына язылу нәтиҗәләре буенча Көек авыл Советы районда 1нче урын ала. Заемга язылуның беренче өч көне дәвамында барлыгы 14100 сумга язылу әлбәттә каты кысу аркасында булуы хакында газета битләрендә бер генә сүз дә язылмый.
Хәрби-патриотик эшкә зур игътибар бирелгәнгә күрә, гражданнар сугышында катнашкан шәхесләрнең истәлек-хатирәләре басыла. Шул исәптән, Врангель гаскәрләренә һәм Польшага каршы сугышта катнашкан райвоенкомиссар, 3 ранг интенданты Коптевның хәтирәләре дә басылып чыга.
1930 елларның икенче яртысыннан башлап газетада тагын ике рубрика барлыкка килә - "Фронт хәбәрләре" һәм " Европа илләрендә". Бу рубрикаларда совет -фин сугышының барышы һәм Европадагы вәзгыять күзәтелә һәм якынлашып килүче сугышның салкын сулышы сизелә.
(Спас муниципаль районы архив бүлеге җитәкчесе Рузания Харис кызы Низамовага әлеге материаллар белән танышырга мөмкинлек биргәне өчен олы рәхмәтемне белдерәм).
Айдар КАЗАКОВ, Көек гомумбелем бирү мәктәбенең тарих укытучысы.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең социаль челтәрләр:

ВКонтакте  Одноклассники  Telegram

Реклама бүлеге телефоны 8(843)47-30-0-02.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев