Яңа тормыш

Спас районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Язмышлар

Утыз ел балалар белән

Аграмак авылы балалар бакчасы мөдире Людмила Гыймалетдинова үзенең бөтен гомерен яраткан эшенә багышлаган кеше. Әйтергә генә җиңел, ул утыз елдан бирле балалар бакчасында эшли.

Марина ЗАЙЦЕВА.
"НЖ".
Иртәнге кар салган сукмактан, төрле төсләр белән игътибарны үзенә тартып торган балалар мәйданчыгын үтеп, балалар тавышыннан шау-гөр килгән бакчага килеп кердем.
- Балалар, хәзер тезеләбез дә, зарядка ясарга залга керәбез, - диде тәрбиячеләре.
Шуны гына көткән нәниләр группалары белән физкультура үтә торган иркен бүлмәгә үттеләр. Аннары иртәнге аш. Балалар бакчасында гадәти көн әнә шулай башлана.
- Бүген балаларның бөтенесе дә килә алмады,-ди Людмила Константиновна,- кайберләре авырып тора, икенчеләре әти-әнисе белән кунакка киткән. Безгә Аграмак балалары гына түгел, башка авылдан да киләләр. Сентябрьдән Ямбакты авылыннан килеп эшләүче татар теле укытучысы Айгөл Вахитова улы Рамилне дә үзе белән безнең бакчага йөртә башлады һәм ул рус телен тиз өйрәнде. Мәктәпкә кергәч аңа бу фәнне өйрәнү җиңелрәк булачак. Айгөлнең иптәш хатыны да шулай эшләргә уйлый.
Ул мине балалар бакчасы белән таныштырып йөрде. Якты, иркен бүлмәләрдә кирәкле бөтен нәрсә дә бар. Бигрәк тә уенчыкларның күплеге күзгә ташлана. Аларның күбесен мәктәп укытучысы Татьяна Соленова һәм алтынчы класс укучысы Алексей Грузов бүләк иткән. Алар бүлмәләргә ямь өстәп торалар.
Ул арада балалар физзарядкадан чыгып, Людмила Константиновна белән исәнләшергә йөгереп килделәр дә, кочаклап алдылар. Ул үзе дә елмаеп, аларның һәрберсенә җылы сүзләр әйтеп, яратып алды. Моның ихластан булуы әллә каян күренеп тора.
- Мин балачактан балалар бакчасында тәрбияче булып эшләргә хыялландым,- диде ул сүзен дәвам итеп. - Мәктәпне тәмамлагач, документларны Чистай педагогия училищесына илтеп тапшырдым. Аны уңышлы гына бетердем дә, туган авылымдагы кайчандыр үзем йөргән бакчада эшли башладым...
Яшь тәрбияче эшкә килүгә укыган теория белән практика арасында зур аерма булуын аңлый. Аларны училищеда рәсем ясарга, музыкага, төрле әйберләр ясарга өйрәтәләр. Әлбәттә, боларның барысы да кирәк. Ә менә елаган балаларны тынычландыру, ясле яшендәге эчләре авыртып елаган балаларга ярдәм итү барыннан да мөһимрәк икән. Элек бит бик кечкенәләрне дә китергәннәр, чөнки бала карау ялы беткәч, өйдә утырган әниләргә түләнмәгән һәм эш урыны да сакланмаган. Шуңа күрә күкрәк баласын алар ясле-бакчага илтергә мәҗбүр булганнар.
Яследә чисталык һәм тәртип көчле була, тәрбиячеләрнең дә, башка хезмәткәрләрнең дә бер генә буш вакыты да булмаган. Йогышлы яки тире авыруларын булдырмас өчен иртә белән килүгә көн саен нәниләрнең өйдән килгән киемнәрен салдырып, ясленекен кидергәннәр. Ул елларда памперслар турында ишеткән кеше дә булмаган, шуңа күрә кичкә бала чүпрәкләре, колготкалар һәм башка киемнәр тау булып өелә, аларның барысын да юып киптерергә кирәк. Утызлап баланы кашык белән тотып ашату үзе генә дә ни тора! Әле балалар бакчасында үз сменаңны эшләп кайткач, совхоз билгеләгән эшкә дә чыкканнар. Фермада сыер да сауганнар, дуңгызлар абзарын җыештырганнар, урак вакытында ындыр табагында ашлыгын да чистартканнар. Шушы авыр эшләрдән соң да клубка чыгарга вакыт тапканнар. Ә авыл мәдәният йортында куйган концертларны ничек онытасың?
Бераз эшләгәннән соң Людмила Константиновна тормышка чыга. Гаиләдә бер - бер артлы балалары туа. Өч бала белән йорт мәшәкатьләре тагын да арта. Ләкин яшь вакытта боларның берсе дә сизелми икән. Шактый итеп терлек-туар асрыйлар. Сыер, бозаулар, сарыклар, кош-кортлар - боларның барысына да өлгерергә кирәк. Җәй көне эшләр тагын да арта. Күп итеп бәрәңгесен, яшелчәсен утырталар. Кыскасы, үзләренә дә, сатарга да җитә. Людмила Константиновна хуҗалык эшендә иренең һәрвакыт алдынгылар рәтендә булуы белән горурлануын яшермәде. Балалары да ата-ана үрнәгендә тырыш, мөстәкыйль, эшчән булып үсәләр.
Коллективта бик тәҗрибәле, гомерләрен шушы эшкә багышлаган кешеләр эшли. Тәрбиячеләр Татьяна Төхвәтуллина, Мария Дмитриева сиксәненче елларда ук эшли башлаганнар. Аграмак авылының әллә ничә буыны шушы кешеләр кулы аша үткән. Моннан егерме ел элек балалар бакчасын башка урынга күчергәннәр. Анда ремонтын да үз куллары белән ясаганнар, территорияне дә тәртипкә китергәннәр.
Бакчада ашату мәсьәләсе беренче урында тора. Монда балаларны тәмле ашаталар, ризыкларны һәрвакыт төрләндереп торалар, тиешле норманы катгый саклыйлар.
Людмила Константиновнаны моннан унике ел элек мөдир итеп куялар, ләкин күңеле белән ул әле һаман тәрбияче булып кала, буш вакыты чыкса, һәрвакыт балалар янында булырга тырыша.
Аның күптәнге хыялы тормышка ашкан - биредә ул театр һәм бию түгәрәге оештырган. Үзләренең видеопроекторлары, караоке функциясе белән музыка үзәге, телевизор һәм хәтта ноутбуклары да бар.
Өлкәннәр көненә багышланган бәйрәмдә балалар бик матур итеп спектакль куйганнар. Мәктәпкәчә учреждениеләр арасында үткәрелгән район конкурсларында Аграмак балалар бакчасы нәниләре ел саен призлы урыннарны алалар.
Аларның хәтта Бөтенроссия дәрәҗәсендәге бүләкләре дә бар. Мәсәлән, "Белем бирү процессын оештыру һәм хезмәт күрсәтү сыйфаты" дигән конкурста бронза сертификат алганнар. Бу конкурска балаларның рәсемнәрен җибәргәннәр. Саша Филиппова рәсеме иң яхшы дип табылган.
...Ул арада балалар урамга чыгарга киенә башладылар.
- Көн салкынчарак булса да, без балаларны һәрвакыт урамга алып чыгабыз, - ди Людмила Константиновна. - Саф һавада уйнау - авыруларга каршы иң яхшы профилактика. Ә менә гриппка каршы прививка ясауга мин үзем дә, ата-аналар да тискәре мөнәсәбәттә.
Иммунитетны вакциналар белән түгел, организмны чыныктырып, әйбәт ашатып, көн режимын саклап кына ныгытырга мөмкин. Безнең балалар бакчасы шушы юнәлештә эшли...
Саф һавада чыр-чу килеп уйнаган, битләре алсуланган балаларга карап, үзеңнең күптән үткән балачагыңны уйлап куясың. Бу балалар өчен тормыш әле башлана гына. Алар - Аграмак авылының киләчәге.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең социаль челтәрләр:

ВКонтакте  Одноклассники  Telegram

Реклама бүлеге телефоны 8(843)47-30-0-02.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев